fbpx
03.12.2015

Хәвефле көннәр


Бу язма “Татарстан яшьләре”нен бүгенге санында басылып чыкты.взрыв 2

Соңгы атналарда яшәве бигрәк куркыныч була башлады. Компьютерның кайсы төймәсенә бассаң,шунысыннан “сугыш” сүзе килеп чыга,телевизорны кабызсаң,анда бертуктаусыз шартлау,үтереш-суеш күрсәтәләр, газеталарның беренче бите террор, шартлау дигән сүзләр белән шыплап тулган.Бер туганыбызның улы яңарак кына армиягә киткән иде.Сугыш башланмагае дип алар зар елый.Гомер буе ачык торган мәктәп капкаларына йозак эленде.Күңелләрне шом-шөһбә биләп алды.Нәрсә булыр? Тагын кайда шартлатырлар? Рәсәй кадәр Рәсәйнең дә самолетларын бәреп төшерә башлагач,эшләр тирәнгәрәк кереп бара түгелме соң? Тынычлык бозылды.Халык Мисырдагы фаҗигадән соң аңына килергә өлгерә алмады, Париждагы канкойгыч хәлләр тагын бөтен дөньяны тетрәндерде.Аңа Брюсельдәге шартлау өстәлде…Ул арада Татарстанга да 18 террорчы килгән дигән хәбәрләр таралды. Безне нәрсә көтә? Куркып яшәү-иң хәтәр нәрсә. Курыккан кеше үзен үзе белештерми башлый. Аның алдагы көнгә ышанычы бетә.Психологлар мондый вакытларда суицид очраклары бермә-бер арта дип кисәтәләр.Акыллы кешеләрнең дә акылларына сыймый торган хәлләр бара.Бер гаепсез йөзләгән кешенең үлеменә китергән коточкыч җинаятьләр өчен гаеплеләрне тотарлармы, әллә бер уйламаган җирләрдә яңа корбаннар барлыкка килерме? Хокук сакчыларына болай да ярым-йорты гына ышанган халык үзен-үзе саклар өчен нәрсә эшли ала? Бүген менә шундый сораулар тынгылык бирми.

  Үзен шәһит итәргә әзер торган террорчы бер гаепсез кешеләрне,балаларны һәлак итә.Ни өчен? Ул мескеннәрнең сәясәткә,дингә,илләр арасында барган ызгыш-талашларга бернинди катышлары юк, югыйсә. Кемнәрдәндер үч алам дип кешеләрне үлемгә дучар итү үзе зур гөнаһ бит әле ул. Күрәсең, аларның бөтен максатлары халык күңеленә курку салу.Курыккан халык өенә бикләнәчәк, аның хакимияткә ышанычы бетәчәк. Ил башлыгы бүген шартлатучыларны дөньяның теләсә кайсы почмагыннан эзләп табып,җавапка тартачакбыз дип янаганнан соң, иртәгә яңа шартлау була икән,бу хөкүмәткә ышанып яшәргә буламы? Бездә террор китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерергә тырышу гамәлләре кылынмый,киресенчә,үч алу белән янау, куркыту башлана.Ә шуннан соң башланып киткән сугышларның берсенә дә депутатларның да, хакимияттәгеләрнең дә  балалары  бармый,гади халык баласы үлемгә җибәрелә.Әфган,Чечня җирләренә һич югы берәр район башлыгының гына булса да  баласы аяк бастымы икән? Юк, андый хәл булмады һәм булмаячак.

   Хәвефле көннәр кичерәбез. Террорчыларны ислам,мөселманнар белән бәйләргә тырышу бара. Монысы тагын исламга каршы чираттагы һөҗүмне аклау һәм көчәйтү өчен кирәк. Дошман эзләү сәясәте яшәгәндә илдә тынычлык булырга мөмкин түгел. Рәсәй тарихыннан моңа мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Ләкин ни файда? Бездә бит барыбер тарихтан тиешле сабак алучы һәм нәтиҗә ясаучы кешеләр юк. Шулай булгач, хәвефле көннәрдә озын-озак яшәргә туры киләчәк әле.

Шәрехләү