fbpx
04.10.2017

Тукайга бүләгебез


 Тукайга бүләгебез
Түбән Кама муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Илзирә Рафаэл кызы. “Тукайга бүләгебез” (сценарий).

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырыла. Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр. Залның бер ягына интерактив такта куела.

Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры башкарыла (фортепианода бер укучы башкара ала). Залга кичәне алып баручылар чыга.

1нче алып баручы. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкины һәм Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

2нче алып баручы. Г.Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

1нче алып баручы. Габдуллага 4ай булганда –әтисе, 3яшьтә 9ай булганда әнисе Мәмдүнә вафат була. (Экранда Г.Тукайның кечкенә чагы, әти-әнисенең рәсемнәре, туган авыл күренешләре күрсәтелә).

2нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр.

“Тәфтиләү” көе яңгырый. Сәхнәгә кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга.

Нәни Апуш. Мин кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби карчыкның:”Кадалмас әле, килмешәк!”– дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән.

Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне Казанга бара торган бер ямщикка утыртып мине Казанга озаталар.

(Кечкенә Апуш башын аска иеп кереп китә)

Шигырь. “Асрамага бала бирәм!- дип,

Кем ала?” – дип сатып йөргәннәр.

Әй язмышның шомлы агышы

Бөеклекнең алтын ярлары…

Гомерендә – халкы язмышы,

Җырларында – халкы моңнары.

1нче алып баручы. Җылылык эзләп йөргән бу сабыйны тормыш Кырлай авылына җибәрә.

2нче алып баручы. Монда Тукайның иң матур көннәре үтә.

Шигырь. “Туган авыл”

1нче алып баручы. Кырлайда Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Монда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта. Шигырь “Таз” сәхнәләштерелә.

2нче алып баручы. Габдулла авыл малайлары белән су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә ул да печәндә; урагы җитсә уракта була.

(Экранда авыл күренешләре күрсәтелә. Кызлар “Уракчылыр” биюен башкара.)

1нче алып баручы. Кырлайдан соң Җаек шәһәре. Монда ул белем ала һәм иҗат итә башлый.

1укучы башкаруында фортепианода “Әллүки” көе яңгырый.

2нче алып баручы. 19 яшендә Тукай Казанга килә.

Г.Тукайның Галиәсгар Камал белән очрашу күренеше.

Алда өстәл. Өстәл артында Г.Камал утыра. Ишек шакып Тукай керә.

(Экранда фильмнан өзек күрсәтелә)

Алып баручы: “Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә бишмәт кигән, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә, өстәл өстендәге газеталарны актара башлады. Бераз укыгач.

Г.Тукай: Безнең газета –журналлар сезгә килә торгандыр бит?

Г.Камал: Сезнең нинди газета?

Тукай: “Фикер”, “Әлгасрел – җәдит”, “Уклар”.

Камал: Сез Уральскийданмы?

Тукай: Әйе.

Камал: Алай булгач, … Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?

Тукай: Ул Апуш мин булам инде.

1нче алып баручы. Менә шулай Тукай Галиәсгар Камал белән таныша. Аның белән бергә “Яшен”, “Ялт-йолт” журналларын оештыра.

2нче алып баручы. Кызганыч, шагыйрь гомере кыска була.

1нче алып баручы. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә дә, ул балалар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.

Мәтәлчек ата-ата маэмай булып киенгән бала килеп керә. Малай күренә. “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли. (Рольләргә бүлеп)

Алып баручы. Глупый песик! Нужно к делу

Приучатся с малых лет,

Ремеслом не овладеешь

Если будешь, стар и сед!

2нче алып баручы. Җырларын да тыңладык, шигырьләр дә сөйләдек, нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер компьютердан бер өзек тыңларсыз, аннары бу өзекнең нинди әкияттән икәнен атарсыз.

1нче алып баручы. Сейчас послушайте отрывак из одной сказки, а потом назовите название сказки.

“Шүрәле” әкиятеннән өзек тыңлана.

Балалар: Шүрәле!

Сәхнәгә биленә балта кыстырган Былтыр керә.

Алып баручы. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

Былтыр утын кискән кыяфәт ясый.Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкырып Шүрәле карап тора.

Былтыр: Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь җегет! Киче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр Шүрәле яныныа бара.

Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмыйм уйныймын.

Тик сине, шартыма күнмәссең дип мин уйлыймын.

Шүрәле: Нәрсә шартың, сөйлә, нәрсә кушсаң да күнәм.

Былтыр: Шунда бар бик озын һәм бик юан бүрәнә

Шул агачны бергәләп шушы арбага салыйк.

Шушы ярыгыннан нык итеп син тот, и урман сарыгы.

Шүрәле бармагын тыга һәм кысыла.

Шүрәле: Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине.

Кысты, кысты, уууу.

Алып баручы: И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел.

Шул вакыт тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә. Малай артыннан сәхнәгә су анасы керә. Ул кычкыра

Су анасы: Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак !

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

Алып баручы: Укучылар, болар кемнәр? Алар кайсы әкияттән?

Балалар: Су анасы!

Су анасы: Әйе, мин су анасы. Сез бу малай кебек карак түгелме? Ә малай ялгышын таныймы? Әйдәгез бер уен уйнап алабыз. Татар халкы үзенең аш-сулары белән электән үк дан тоткан. Хәзер мин татар халык ашларын атыйм, ә сез дәвам итәрсез. Кем соңгы әйтә шул җиңүче була. Я начну называть татарские национальные блюда, а вы продолжите. Кыстыбый, ….

Җиңүчегә Су анасы үзенең алтын тарагын бүләк итә.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән ике укучы чыга. Кулларында капчык.

Сарык: Мә-ә-ә. Без кая килеп чыктык? Бу кемнәр?

Кәҗә: Ми-ки-ки-ки. И надан сарык! Мәктәп бит!

Сарык: Мә-ә-ә. Исә-ә-нмесез, балалар.

Кәҗә: Ми-ки-ки! Ал капчыгыңны тизрәк, анда нәрсә бар? Китап.

Кәҗә: Бу китапта “Безнең гаилә” шигыре бар. Бу шигырьне кем белә?

Укучы: Мин беләм. “Безнең гаилә” шигырен сөйли.

Ике укучы “Бала белән күбәләк”(Г.Тукай сүзләре) җырын җырлый.

Сарык: Тукай әле ул балалар, шигырьләр, әкиятләр генә түгел, табышмаклар да язган. Кем белә аның табышмакларын?

Залдагы утыручылар табышмаклар әйтәләр.( Экранда ел фасыллары күренеше)

Кәҗә: Ми-ки-ки. Рәхмәт. Күп беләсез икән. Афәрин.

Сарык: Мә-ә-ә. Ярар. Сау булыгыз. Без китәбез.

2нче алып баручы: Тукай исеме мәңгеләштерелгән. Аның исемендәге урамнар, районнар бар. Тукай исемендәге премия бирелә. Казанда аңа һәйкәл куелган, музее бар.

1нче алып баручы. Тукайга багышлап язучыларыбыз шигырьләр, поэмалар, романнар яза. Тукайга багышланган шигырь укып үтә.

1нче алып баручы. Тукай исән.

Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Кичә барлык катнашучылар башкаруында “ Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Шәрехләү