fbpx
18.01.2012

Укытучы чәчен нәрсә агарта? Тикшерү турында


Укытучы чәчен нәрсә агарта? дигән мәкалә сайтка яңартып куелды.4.10.2019

Тикшерүләр

укытучыУкытучының ярты вакыты һәм көче   укытып түгел, ә тикшерүдән куркып үтә. Аның эшен көн саен директор белән   завуч тикшереп тора.Вакытында эшкә килгәнме ул, дәресенә план төзегәнме,   күрсәтмә әсбаплары җитәрлекме, буш сәгатендә кибеткә чыгып йөрмиме, журналы   бармы, өй эшен биргәндә кайсы биттә икәнлеге язылганмы, коллегасының   дәресләренә керәме, газетага язылганмы һ.б. Болары күнегелгән тикшерүләр,   күнегелгән эшләр.

Әле тагын югарыдан килә торган тикшерүләр дә бар: район мәгариф бүлегеннән, Мәгариф министрлыгыннан. Менә алары инде хәтәр,   укытучының җелеген суыра торган тикшерүләр. Болай да көндәлек тикшерүләрдән   куркып куянга әйләнеп беткән укытучы югарыдан тикшерүче килеп төшкәндә,   җан-тәслим кылу алдында кала. Мин тикшерүчеләрне явыз, укытучыга дошман   кешеләр дияргә җыенмыйм. Киресенчә, үз түрәләрең белән чагыштырганда Казан кунаклары әүлия.

Күпме тикшерүчеләр белән очрашканым бар, Аллага шөкер,   алардан бер дорфа сүз ишетмәдем, тупас мөгамәлә күрмәдем. Ләкин бу тикшерүләрнең   иң авыр ягы – тикшерүче үзе түгел, ә шул тикшерүчеләрне көтү. Кайчан тикшерү   буласын, гадәттә, уку елы башында ук әйтеп куялар. Үткән уку елында безнең   район мәктәпләре, мәсәлән, март аена кадәр Мәгариф министрлыгыннан киләсе   тикшерүне көтеп яшәде. Мондый вакытта балаларга белем бирү, укыту эше   онытыла. Укытучы башаягы белән кәгазь боткасы «пешерү» эшенә чума.

Тематик   планнар яңартыла, саргайган язулар ак кәгазьгә яңадан басыла. Компьютер,   принтерларның мәктәпкә килүе укытучыга күпләп яңа мәшәкатьләр өстәде. Замана   техникасында белем сыйфатын күрсәткән диаграммалар эшләнә, һәр балага   портфилио тутырыла, ачык дәрес планнары, түгәрәк, кабинет, үзбелем күтәрү   планнары пичәтләнә. Менә шулай көн арты көн, ай арты ай үтә. Районга җыелышка   барган саен директор белән завуч бюрократлык документларының яңа формаларын   күтәреп кайталар. Күндәм «эш аты» алны-артны карамыйча яңа кәгазьләр тутыру   эшенә керешә. Ә бу вакыт балалар белән үткәрелергә тиешле бәйрәмнәр, кичәләр,   очрашулар билгесез вакытка кичектерелә, дәресләр дә аннан-моннан гына   үткәрелә. Укучылар да эленке-салынкы йөри башлый, чөнки беләләр, андый   тикшерүләр алдыннан укытучылар берәүне дә орышмый, «2»ле куймый. Югыйсә…   тикшерүчегә ишетелергә мөмкин.

Тикшерүгә әзерләнү

Тикшерү көтеп, укытучы тәмам хәлсезләнә,   нервылана, ашаудан кала. Мәктәп хуҗалары мондый вакытта, хаттикшерү килү белән   куркытып, камчыларын уңга-сулга тагын да ярсыбрак болгыйлар. Залдагы стендлар   искергән – яңартырга, стена җимерелгән – сыларга, агартырга, тәрәзә ватылган   – пыяласын куярга, классларны юарга, чистартырга. Укытучының вакыты менә   шулай үзенә тиешле һәм тиешле булмаган эшләрне эшләп уза. Укытучы бүген   җәмгыятьтә иң куркак, иң хокуксыз, иң мескен, иң хәерче җан иясе. Дөрес,   Русиянең фән мәгариф министры А.Фурсенко: «Укытучы дәрәҗәле һөнәргә әйләнеп бара»,–   дип әйтергә ярата.

30 мең алып эшләгән Мәскәү укытучыларының хәле, бәлки,   чыннан да, шулайдыр, ләкин безнең шикелле авыл мәктәпләре мөгаллимнәренең   хәле ул дәрәҗәгә беркайчан да менеп җитмәс, ахры. Мәктәп ябылса нишләрмен,   эштән чыгарсалар кая барырмын дип дер калтырап торган укытучы нәрсә кушсалар,   шуны эшләргә әзер. Шуңа күрә тикшерү килер алдыннан укытучыларның күбесе   йөрәген тотып егыла, кан басымы күтәрелеп, сырхауханәгә кереп ята.Ниһаять, озак көткән тикшерү көне килеп җитә.Телефоннан «фәлән сәгатьтә тикшерүчеләр   сездә була» дигән хәбәр җиткерәләр. Тез буыннары калтырый, куллар кесәдәге   валидолны капшый. Агарынган укытучылар кемнең генә дәресенә керерләр икән дип   чыш-пыш киләләр.

Бер-ике сәгать үткәч, бүген сездә булмыйлар, иртәгә киләләр   дигән яңа хәбәр килеп ирешә. Бүген укытасы дәресләрен ташлап, укытучылар   шатыр-шотыр иртәгесе көнгә яңа план төзи башлыйлар. Укытучы тагын бер төнен   йокысыз уздыра. Икенче көнне инде ул мескеннең кешегә күренерлек кыяфәте   калмый. Тикшерүчеләр белән очрашуын ул юньләп хәтерләми дә. Шулкадәр курку   белән көткән тикшерүчеләр өстән-өстән генә классларга күз йөртеп чыгалар да,   директор белән завуч бүлмәсенә кереп бикләнәләр. Алар укытучының алты ай буе   хәзерләгән кәгазьләрен тотып та карамыйлар, аның эше белән, дәресләре белән   бөтенләй кызыксынмыйлар, чөнки аларның берничә шкафка шыплап тутырылган   мәктәп документациясен карап чыгасылары бар.

Тикшерү бара…

Бездә   тикшерүчеләр укытучы хезмәтен дөрес бәяләми. 20-30 ел буе ат урынына мәктәптә   чиләнгән укытучыга хәтта Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы да эләкми.

Мәктәптә   эшләүче һәр укытучының хезмәтен бәяләп китәрлек булмагач, нәрсәгә кирәк ул   ревизорларның мәктәпкә килүе. Бюрократлык документларын тикшерү өченме?   Югарыдан килгән тикшерүләрне мәктәп җитәкчеләре үз мәнфәгатьләрендә бик оста   файдаланалар. Үз абруе җитмәгән директор укытучыны тикшерүче белән куркытып   эшләтә башлый. Аның өчен тикшерүдән соң эшләрнең нинди булуы әһәмиятле түгел,   тикшерүгә кадәр эшләрнең әйбәт булуы кирәк. Күз буяучылык һәм ялган   мәктәпләрдә менә шулай чәчәк ата. Кеше килгәндә барысы да ал да гөл, башка   вакытта аунаган да таушалган.

дщрес планнарыМин совет   мәктәбендә эшләдем, бүген капитализм мәктәбендә эшлим. Әмма хезмәтемдә   бернинди аерма күрмим. Элек тә акча аз иде, бүген дә аз. Элек тә күп эшне   бушка эшләдек, бүген дә шулай. Элек тә ял йортларына директор белән завуч   йөрде, бүген дә. Язмыш көлүе дими ни дисең, борынгы Грециядә балаларны   мәктәпкә алып барып кайтучы колны «педагог» дип йөрткәннәр. Бүгенге педагог   та гаепле кеше сыман һәр тикшерүчедән калтырап төшүче, һәр әйткәнгә башын иеп   торучы күндәм бер мәхлук.

… Бу уку   елы башлангач безнең мәктәпкә ноябрь аен кадәр тагын тикшерүгә әзерләнеп   яшәргә туры килде. Аллага шөкер, әйбәт эшлисез, дип киттеләр. Гел тикшереп   торганга әйбәт эшләргә өйрәндекме, белмәссең…

Фәрит ВАФИН,
Арча районы,
Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы

“Татарстан яшьләре” газетасыннан №22-23

Шәрехләү