Казандагы Дөнья чемпионатын өч сумлык тәңкәләрдә мәңгеләштерделәр.
2015 елның 22 июнендә Россия Банкы Казанда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты алдыннан әйләнешкә, барлыгы 5000данә күләмендә өч сумлык көмеш акчалар чыгарды.
Истәлекле бүләк акчалар Санкт-Петербургтагы акча басу сараенда югары сыйфатлы көмештән эшләнгәннәр.
Әлеге өч сумлык башка акча берәмлекләре шикелле Россия Федерациясе территориясендә законлы түләү чарасы булып тора һәм бөтен төрле түләүләр вакытында бернинди чикләүсез кабул ителергә тиеш.