fbpx
19.11.2017

Икмәкнең үсү юлы. Зурлар төркеме өчен шөгыль.


икмәкнең үсү юлы 
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Икмәкнең үсү юлы. ” ( Зурлар төркеме 4-7 яшь).
Максат. 1.Балаларны ипинең табынга килү тарихы белән таныштыру; 2.Бөртектән ипи ризыклары барлыкка килү юлын аңлату; 3.Игенченең хезмәтен күзаллау. 4.Ипигә сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау. 1.Презентация «Ипи – табын күрке». 2.Башаклар, бодай бөртекләре, он, камыр. 3.Камыр ризыклары,  рәсемнәре. “Басу” макеты. 5.Практик эш өчен кулланмалар һәм киемнәр. Шөгыль барышы.       Сөмбелә керә. (Кулында кәрзин  Мин – көз әни – Сөмбелә,                         Көзге байлык кулымда,  Чакырам мин һәммәгезне  Шушы бәйрәм түренә. Исәнмесез, хәерле көн, балалар..Мин сезгә күчтәнәч алып килдем. Нәрсә икән ул, уйлап карагыз әле, дусларым? Амбар төбеннән себерелгән, каймак белән тугланган, майда басылган, мичкә тыгып пешерелгән, тәрәзә төбендә суыттылган, – нәрсә ул? Балалар җавабы: Икмәк! Икмәк турында әйтемнәр,мәкалләр беләсезме?(балалар җавабы). Әйдәгез,түгәрәккә басыйк та,бөтенебез кабатлыйк. Ипи барысына да баш. Икмәк- табын кояшы. Күктә кояш, җирдә икмәк — мәңгелек. Яшәү көче — икмәктә. Икмәкнең кадерен бел, игенче хезмәтен хөрмәт ит. Сез ничек уйлыйсыз Икмәкне нәрсәдән пешерәләр? (оннан) Ә онны нәрсәдән ясыйлар? (бөртектән) Ә бөртек каян килә? (басудан) Бөртекләрнең өе нәрсә? (башак) Кәрзинемдә башаклар бар, әйдәгез бөртекләрен карыйбыз. Практик эш. Башакны уып, башактан орлыклар алу. Игенче орлыкларны нишләтә?(балалар җавабы).Игенчегә кем булыша?(балалар җавабы)Сезнең белән агроном турында видиоролик карап алыйк. Сөмбелә: Бөртекнең басуга чәчелешен, тишелешен, үсүен агроном күзәтә. Ул һәрвакыт игенче белән бергә эшли. Әйдәгез без дә агроном булып “орлык чәчү” уенын уйнап алыйк.. Кайсыгыз агроном булырга тели?(Агроном сайлана) Менә бу безнең басулар. (басулар өч размерда скотч белән идәндә билгеләнә) Иң элек агроном  бу басуга нәрсә чәчәр? (Агроном рәсем күрсәтә) Сез бөтенегез дә кукуруз бөртекләре булырсыз! (Сөмбелә өрә)  Сезнең барыгызны да агроном хәзер җиргә чәчә. (Сөмбелә агрономны мактый). Икенче басуга агроном “абый” нәрсә утыртыр микән? Агроном рәсемне карый, балаларга күрсәтә, Сөмбелә өреп барсында борчакка әйләндерә. Ә хәзер сез барыгыз да борчак орлыклары.   Агроном борчак утырта. (Сөмбелә агрономны мактый) Өченче басуга бодай чәчелә. Иң соңгы орлыкны агроном чәчә. Сез хәзер бодай бөртекләре. Агроном, башладык!  Агроном булу сиңа ошадымы? Үскәч, кайсыгызның агроном буласы килә? Тулысынча

Шәрехләү