fbpx
25.09.2017

Яңа ресурс.Фигыль формалары.


Яңа ресурс.Фигыль формалары. 
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы.6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Тема: “Фигыль формалары”
Максаты: Белем бирү (дидактик): җөмләдә сүзләр тәртибен үзләштерү, фигыль формаларын җөмләдә дөрес куллану, текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча сөйләшә белү. Фикерләү сәләтен үстерү (үстерелешле): гомуми кагыйдәләргә һәм нормаларга буйсынып, фикерли һәм чагыштыра белү, үз позицияңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү. Тәрбия бирү ( тәрбияви): укучыларны әхлак кагыйдәләренә төшендерү. Универсаль  уку гамәлләрен камилләштерү: Регулятив УУГ:  дәреснең темасын, максатын мөстәкыйль таба белү, кирәкле материалны эзләү, үз позицияңне бәяләү (үзбәя). Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә эшне оештыру, үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, гомуми карар чыгару. Танып-белү УУГ:  дәреслектәге текст белән эшләү, аңлап уку,  үз фикереңне  исбатлый алу. Шәхескә кагылышлы УУГ: аңлы үзбәяне үстерү, әхлак – этик мөнәсәбәтләр өлкәсендә ориентлашу. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, Хәйдәрова УМК. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта һәм акбур тактасы, эш дәфтәрләре, нэтбуклар. Дәрес тибы: текст өстендә эш, лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү һәм тулыландыру. Тулысынча

Шәрехләү