fbpx
01.12.2023

Сан төркемчәләре


  сан төркемчәләре
Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Сафина Римма Ришат кызы. Тема: Сан  төркемчәләре. 6нчы сыйныф.

Тема: Сан төркемчәләре

Теманың максаты:

1.Белем бирү:  саннарны искә төшерү,  алган белемнәрне камилләштерү;

  1. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
  2. Тәрбияви: татар театрын күзәтү, онлайн-сәяхәт аша туган телебезгә мәхәббәт, милләтебез һәм телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү

Дәреснең тибы: яңа тема аңлату һәм белемнәрне системага салу дәресе.

Дәрес формасы: уен-дәрес

Дәрес методы: өлешчә эзләнү

 

Предметара бәйләнешләр: әдәбият, сәнгать, рус теле, музыка, география.

Җиһазлау: Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)

Төркемнәрне оештыру: Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

 

Дәрес барышы:

 

  1. Исәнләшү.
  2. Минем кулымда ҖИР шары. Географиядән беләсез ул 6 континенттан тора.Континент нәрсә әле ул, синонимы бармы?

(укучылар җавабы)

-Әгәр тел белемен континентларга бүлсәк ничә материк булыр иде?

(укучылар җавабы)

– Шушы 6 континетның без кайсы өлкәсендә яшибез?

ЕВРАЗИЯ. (укучылар җавабы)

-Тел белеменең кайсы өлкәсен өйрәнәбез?

– МОРФОЛОГИЯ. (укучылар җавабы)

– Һәр континент дәүләтләргә бүленә.

-ТР, Марий Эл, Удмуртия,

– Морфология нинди өлкәләргә бүленә?

Һәр материкның рельефы төрле булган кебек, сүз төркемнәренең дә вазифалары төрле, бар охшаш яклары, бар аермалары. Без сезнең белән Морфологиянең кайсы  дәүләтендә сәяхәт итәбез әле?

  • Сан.
  • Санның нәрсәләрен өйрәндек?

Белдерелүен, сорауларын, исемләшүен, җөмләдә нинди кисәк булуын, ясалу төрләрен. (укучылар җавабы)

  • Рәвеш, сыйфат белән чагыштырып карасак, нәрсәне өйрәнмәгәнбез әле без.

Төркемчәләрен. (укучылар җавабы)

  • Дөрес. Димәк бүгенге тема, Сан төркемчәләре. Дәфтәрләргә числоны, сыйныф эшен, теманы язып куябыз.
  • Сан нәрсәне белдерде әле?
  • Предметның санын. Исәбен белдереп, ничә, күпме, никадәр, ничәнче, ничәләп, ничәү, ничәшәр сорауларының берсенә җавап бирүче сүз төркеме сан дип атала.
  • Әйдәгез 5 цифрын тактага языйм да, сан сорауларына җавап биреп барыйк әле. НИЧӘ- 5; күпме-5; никадәр-5; НИЧӘНЧЕ- 5+енче; НИЧӘШӘР? КҮПМЕШӘР?- 5+әр; НИЧӘЛӘП? – 5+ләп; НИЧӘҮ?- 5+әү;
  • Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча саннар 5 төркемгә бүленәләр: микъдар саны (предметның төгәл санын, исәбен белдерә), Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә,Бүлем саны предметларның тигез әлешләргә бүленүен белдерә,Чама саны предметның санын якынча белдерә. Җыю саны бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә.(СЛАЙДЛАРда ныгыту)

 

“Үз сүзеңне тап уены”

  • 5 укучы тактада 5 төркемчәгә бүленә. Укытучы саннар кергән җөмләләрне укый. Һәркем үз санын дөрес урнаштырырга тиеш.

Ике укучы “Ялкын”,”Салават күпере”  журналларыннан сибелгән татар халкы турында саннар кертеп текст төзи.

-Хәзер без мөстәкыйль үзләштерү  һәм алган белемнәрне бәяләү өчен  бик  уңайлы сервис- LearningApps.org  сайтында бер күнегү эшләп алырбыз.( Сан төркемчәләрен дөрес урнаштырырга)

 

Физкультминутка (Зәңгәр вагон) ( Тәртип саны) (Икешәр-икешәр) (Өчәр-Өчәр) (Табышмаклар)

 

PISA (Programmerfor International Student Assessment) методы.

Билет өстендә эш. 

 

Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе, Ничәнче елда булган? (тәртип саны) Кайсы ай, ничәнче число? Бер билет ничәшәр сум торган? (350шәр- бүлем саны) Ничәнче рәт, кайсы урын? Галиаскар Камал театрында ничәләп урын бардыр дип уйлыйсыз? (500ләп, 700ләп. 1000ләп) чама саны,  Ничә яшьтән керергә ярый? 12 яшьтән өлкәнрәкләргә керергә ярый.

Рефлексия.

Өйгә эш бирү. 185-186нчы күнегүләр, “Әтнә театры” турында мәгълуматлар туплап килергә.

Билгеләр кую.

Йомгаклау.

 

Җир шары буйлап сәяхәтебезне бүгенгә  туктатып торабыз. Әле без бу тукталышта тагын 4 дәрес булачакбыз. Димәк, бүгенге белемнәребезне ныгытырга, үз-үзебезне сынарга әле безнең вакыт бар. Күпмилләтле илебездә туган телебезне яхшы белеп, башка телләрне хөрмәтләп, чын Кеше булып яшик.

КЕШЕ. Син яшисең!

Димәк син – исән.

Җирне кирәк учта үлчәргә,

Бал кортының берсе үлсә,дә!

 

Шәрехләү