fbpx
12.12.2021

Китап – серләр сандыгы. Әдәби чара.


китап  китап
    ТР Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы һәм Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы. Тема: “Китап – серләр сандыгы” (“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында уздырылган чара).

Максат. 1.Укучыларны танылган язучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыру.

  1. Китап укуга карата кызыксыну уяту.
  2. Укучыларыбызда туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

1 а.б.  Китап  – халык тарихының елъязмасы.

Шуның өчен дә язма һәм басма сүз халыкның үткәне, тарихы, мәдәнияте, халыкның дөньяга карашын һәм әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак.  Теге яки бу милләтнең дөньяда тоткан урыны, тарихи өлгергәнлеге аның үзенең милли китабына булган игътибары, хөрмәте белән бәяләнә. Үткәненә хөрмәте булмаган халыкның киләчәге өметсез.                                              2 а.б. Тормыш синең алга берсеннән-берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш – табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Г.Тукайның “Китап” шигыре укыла.

2 а.б. “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен… Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде… Һәм син сәйлән кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен көч таптың.

Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме  – аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.” (Гомәр Бәширов)

2 а.б.  Әйе, китап – киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.Китапларның була төрлесе: әдәбие, фәнние, фәнни-популяры, әдәби-публицистигы, тарихи, төрле һөнәрләргә өйрәтә торганы һәм тагын  күп-күп китаплар…

Җыр: (“Якын дус”, З.Хәбибуллин көе, Җ.Тәрҗеманов шигыре)
1 а.б.Бөек шагыйребез әйткәнчә: Дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Тел байлыгын өйрәнү өчен безгә  ярдәмгә китаплар килә. Менә без сезнең белән  бүген китапны зур­лау, хөрмәтләү чарасына җыелдык.

2 а.б.Шигърият  дөньясы серле, моңлы, көйле, көчле… Уеңны уйдырып сала белсәң генә, син шагыйрь дигән исемне күтәрә аласың; сүзең көчле, мәгънәле булса гына, тыңлаучыга барып ирешә. Шуңа күрә  “шигырь  –  күңелнең хаҗы, шигырь – сәнгатьнең таҗы”,  –  дип  язды Ф.Яруллин. Балалар тормышын белсәң генә, балалар күңеленә керәсең. Безнең татар шигърияте балалар өчен язучы талантлы шагыйрьләргә бай. Кайбер шагыйрьләрнең китап турында язган шигырьләрен тыңлап китик.

Х.Шабановның  «Кадерлә син китапны»  шигыре укыла.

2 а.б. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”,  – дип язды Г.Тукай халык әдәбияты турында. “Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер. Бу бертөрле сихри көзгедер… Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләсе әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр,” – дип тә әйткән бөек Тукаебыз. Ә тел, туган тел турында халкыбыз бик зирәк, акыллы сүзләр әйтә белгән.

Җыр: Тел турында җыр … “Газиз  туган телем”

1 а.б. Туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә. Кадерле укучылар! Бүгенге кичәдә туган фикерләрегез сезнең күңелләрдә китапка, укуга карата  кызыксыну, күп укуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде.Китапның якын дусты булыгыз, аны  яратыгыз һәм кадерләгез! Бер-берегезгә дә кешелекле , ярдәмчел булып үсегез.

Чыгышыбызны М.Госманов сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

“Китаплар… Ничәмә-ничә гасырлардан бирле ул, дәртләргә дәрман, күңел сырхауларына шифа булып, зиһеннәрне сугара-сугара, акылларны “ашлап” килә. Үзе дә бит ул Кеше акылының җимеше. Ул адәм балаларының берсен икенчесенә куша; халыклар белән халыкларны таныштыра, буыннар белән буыннарны кавыштыра. Хәтта, бер бөек чор белән икенчесе арасына олы “күпер” салып, Кешелек тарихының өзелмичә  күчә баруын тәэмин итә. Шуңа күрә дә элек-электән Китапны олылаганнар, аңа табынганнар. Кешеләр, илләр күңеленә сукмак эзләгән диннәр дә, язуга ябышып, Китапка төренгәннәр: Тәүрат, Инҗил һәм Коръәннәр шулай барлыкка килгән.”  Олуг галимебез сүзенә кушылып, без дә шундый теләктә калабыз: Китапны укыйк, саклыйк, без аны кадерләсәк, ул да татар милләтен, аның рухи мирасын, телен саклап калуда ярдәм итәр.

Файдаланган әдәбият.

  1. Г.Тукай. Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр. –Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511б.

2.Хәзерге балалар шигърияте: беренче җыентык. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2004. – 479б.

Күчереп алу өчен: https://cloud.mail.ru/public/4fQk/mdCQdSUMj

Шәрехләү