fbpx
04.08.2012

Яшелчә дәвалый. …дәвамы бар.


Яшелчә дәвалый.  ...дәвамы бар.

 Көнгә, ким дигәндә, биш төрле яшелчә ашарга кирәк диләр. Бу организмны витаминнар һәм микроэлементларга баета. Яшелчә ашап сез төрле авырулардан сакланып каласыз, булганнары белән көрәшәсез.

Кәбестә

Кәбестә ашказанын ныгыта, йокысызлыктан булыша, күз күремен ныгыта, хроник йөткерүдән, эчәклек ялкынсынганда ярдәм итә. Ангинаны дәвалаганда тамакны кунжут мае кушылган кәбестә согы белән чайкарга киңәш итәләр. Кәбестә пешкән су баш авыртуын бетерә.

Суган

Суган кан юлларын чистарта, аппетитны күтәрә. Суган пешкән су организмны йомшарта. Серкә белән маринадланган суган сары авыруын дәвалау өчен, талак авыртканда, аппетитны һәм ашказаны эшчәнлеген яхшырту өчен файдалы. Кискән суган иснәсәң баш мие тамырлары ачылып китә.

Кишер

Кишер бавыр тамырларын чистарта, ашказанын ныгыта. Ул күкрәк, ашказаны, бавыр авыртканда файдалы, бөердән һәм сидек куыгыннан ташларны куарга булыша. Кишер сидек кудыру үзлегенә ия, аны хроник йөткерү һәм плеврит булганда ашыйлар. Чи килеш кишер авыр эшкәртелә, ә аның согы күпкә җиңелрәк үзләштерелә. Аны бал белән кушып ашасаң эчәклек ныгый, ашкайнату җайга салына.

Шалкан

Шалкан бик туклыклы яшелчә. Ул йөткерүдән булыша, күкрәкне һәм эчәклекне йомшарта, күз күремен яхшырта, аппетитны күтәрә.

Кыяр

Кыяр чистарту үзлегенә ия, ул сусауны баса, канны киметә, югары кислоталы ашказаны өчен, сидек куыгы ялкынсынганда файдалы. Кыяр эчне йомшарта, сидекне, бөер белән сидек куыгыннан комны һәм ташларны куа.

Фасоль

Фасоль чистарту үзлегенә ия, сидекне куа. Аның бигрәк тә төшенең кабыгы сидек куу үзлегенә ия. Фасоль күкрәкне һәм үпкәне йомшарта.

Сарымсак

Чи сарымсакта файдалы матдәләр бигрәк тә күп. Ул лайлалы матдәләрне эретә, буыннардагы сыеклыкны чистарта, киптерә, канны сыегайта, сидек һәм тир куу үзлегенә ия. Сарымсак тамакны һәм тавышны чистарта, астма, күпчелек нерв авырулары вакытында, шулай ук казналар һәм теш өчен файдалы. Ләкин аны артык күп ашасаң баш авырта, күзләргә зыян килә.

Чөгендер

Чөгендер куе канны чистарта һәм суыра, кан юлларын ача, ашказаны һәм эчәклек стеналарыннан куе лимфаны кубара. Аның кызгылт яфраклары бөер, сидек куыгы авырулары, геморрой вакытында файдалы.

Шәрехләү