fbpx
15.11.2015

Конкурс.Кыш бабай.


Кыш бабай конкурсы
“Мөгаллим язмалары” сайты
Яңа Ел уңае белән!
“Сөйкемле Кыш бабай”дигән конкурс үткәрә.

1.Гомуми  нигезләмә.  

”Сөйкемле Кыш бабай”  конкурсын  “Мөгаллим язмалары”  сайты уздыра. Конкурсның исемен һәм нигезләмәсен алу, өлешчә файдалану , конкурс эшләрен башка сайтларга кую  тыела.

 

 2. Конкурсның максаты:

-татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә Интернет   челтәре  мөмкинлекләрен файдалану һәм татар теленең Интернет челтәрендә куллану сферасын киңәйтү;

-иҗат, аралашу, ял итү,  белемнәрне камилләштерү өчен яңа мохит буларак мәгълүмати интернет-тирәлек үсешенә ярдәм күрсәтү;

– сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру ;

-талантлы балаларга үз иҗатларын пропогандалау мөмкинлеге тудыру;

– физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл үсеше тоткарланган балаларның иҗади cәләтләрен үстерү һәм аларның эшләрен Интернет челтәрендә тарату.

 

3.Конкурсны үткәрү тәртибе

3.1 Конкурс Интернет челтәрендә  https://mugallimplan.ru/ сайтында үткәрелә.

3.2 Конкурс елга бер тапкыр Яңа Елга багышлап үткәрелә.

3.3 Конкурста җиңгән эшләр “Мөгаллим язмалары” сайтына куела.

3.4 Бәйгене үткәрү вакыты: 25ноябрьдән-25 декабрьгә кадәр  (2015).

3.5 Бәйге өч этаптан тора:

  I этап –  конкурс эшләрен кабул итү (2015нче елның 25нче ноябреннән-2015нче елның 15нче декабренә кадәр ).

II этап – сайлап алу туры. Иҗади эшләрне тикшерү, бәяләү. (2015елның 15 – 25декабре.)

III этап –Җиңүчеләрне билгеләү. Хезмәтләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантларның эшләре  “Мөгаллим язмалары” сайтында урнаштырыла.

 

2.Конкурста катнашу тәртибе.

2.1 Конкурста 1-8 сыйныф укучылары һәм коррекцион мәктәпләрнең 1-9  сыйныф укучылары катнаша  ала. Коррекцион мәктәпләрдә укучы балаларның эшләре аерым карала һәм урыннар аерым бирелә.

2.2 Конкурста  татар телендә язылган эшләр генә кабул ителә.

2.3 Конкурска заявка биреп,катнашучы үзенең бәйге таләпләре белән килешүен һәм конкурска җибәргән эшләрне сайтларга һәм социаль челтәрләргә куярга рөхсәт иткәнлеген белдерә. Конкурста катнашу бушлай.
3.Конкурс эшләре өчен төп таләпләр. 

1. Конкурста моңарчы беркайда да басылмаган эшләр генә кабул ителә.
3.1   Конкурска җибәрелгән эшләр бүтән сайтлардан күчереп алынган булырга тиеш түгел.

3.2  Авторлык хокукын тупас бозучы   ( чит авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы), этика нормаларын үтәмәүче,  сайт адресына  тискәре,әдәпсез сүзләр әйтүче Конкурсантлар шунда ук бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителәләр

3.3  Конкурс эшләре чиста-пөхтә эшләнелгән,фотолар ачык,язмалар хатасыз булырга тиеш.

3.4 Конкурска электрон файллар гына кабул ителә.
4. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

1)     Компьютер графикасында  Кыш  бабайга  багышлап эшләнгән коллаж. Нинди программада эшләнүен күрсәтергә кирәк.

2)      Кыш бабай турында 1-3 минутлык видеоролик.

3) Кыш бабай рәсеме. Акварель,карандаш яки компьтер графикасында ясалган рәсемнәрнең фотосурәте.

4)Кыш бабай костюмы. Авылга,мәктәпкә,балалар бакчасына,мәдәният йортына “килгән”  Кыш бабай  белән үзегез  янәшә төшкән фотосурәт.

4.1  Кыш бабай рәсеме һәм Кыш бабай костюмы фотога төшерелеп,В Контакте  челтәрендәге  “Мөгаллим язмалары”  төркеменә куела.Моның өчен төркемгә керергә,төркемгә кушылырга кирәк. Адресы: http://vk.com/club68893985  Фотоны һәр конкурсант  “Кыш бабай рәсеме-2015”  яки “Кыш бабай костюмы-2015” һәм “Кыш Бабай турында коллаж” дигән альбомнарга үзе куя. Видеоролик диварга беркетелә.   “Описание” дигән урынга катнашучы укучы һәм аның җитәкчесенең тулы исем-фамилиясе,мәктәпнең татарча тулы исеме  языла.

 

4.Җиңүчеләрне бүләкләү.

4.1 Конкурс нәтиҗәләре 25нче декабрьдә “Мөгаллим язмалары” сайтында игълан ителә. Нәтиҗәләр һәр эшкә куелган лайклар саны буенча билгеләнә. Лайклар куюның соңгы көне-15 декабрь 23сәг.59минут.

4.2 Һәр номинациядә җиңүче укучылар I-II-III дәрәҗәдәге  Дипломнар белән бүләкләнәләр.Катнашучы укучыларга Сертификатлар бирелә. Барысы да электрон формада сезнең почтага җибәрелә.

4.3 Сертификатның бәясе-50, Дипломның  бәясе – 40 сум. Кирәк кешеләр

шушы анкета-форманы тутырып  konkursbabay@mail.ru  адресына хат җибәрәләр. (Кирәк булмаса,түләү мәҗбүри түгел).

 

Катнашучының тулы И.Ф.О.сыҖитәкче укытучының И.Ф.О.СыйныфМәктәпнең тулы исеме Адрес,телефон, Е-mailНоминация

 

Түләү өчен монда күчәргә кирәк: http://goo.gl/MAB5NU  Түләгәндә исем-фамилиягезне язарга онытмагыз.
Әлеге Нигезләмә, кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән, тәҗрибә арта бару белән  һәм сезнең тәкъдимнәрегезне дә исәпкә алып,  яхшыртылырга мөмкин. Нигезләмә бәйгенең рәсми сайтында урнаштырыла һәм бәйгедә катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.
Конкурста иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!
P.S. Конкурс эшләрен җибәрү яки урнаштыруда кыенлыклар чыкса,сорауларыгызны турыдан-туры  “Мөгаллим язмалары” сайтыннан язып җибәрә аласыз.

Шәрехләү