fbpx
19.02.2020

Акыл үсешләре тоткарланган балаларны укырга һәм язарга өйрәтү


Акыл үсешләре тоткарланган балаларны укырга һәм язарга өйрәтү

акыл үсешләре

  1. Акыл үсешләре тоткарланган укучыларны укырга өйрәтү методикасының психологик нигезләре.

Уку – сөйләм эшчәнлеге төрләренең берсе, аны хәрефле кодны тавыш кодына күчерү һәм кабул ителгән мәгълүматны аңлау дип кабул итәргә кирәк.

Укый белү сөйләм берәмлегенең ишетү-сөйләү образын (сүзләр, сүзтезмәләр, җөмлә) күрү образы аша сөйләм рәвеше белән, һәм соңгысының мәгънәсе белән чагыштыруын үз эченә ала. Бу өчлекнең бердәм процессы укуның теләсә нинди төрендә –  кычкырып укыганда да, эчтән укыганда да саклана. Беренче очракта, сөйләм компоненты тышкы сөйләмдә, икенче очракта эчке сөйләмдә тормышка ашырыла.

Уку тәҗрибәсе һәм тиз уку күнекмәләрен камилләштерү үсә барган саен, арадаш компонент  кечерәк роль уйный башлый. Ә сөйләм берәмлегенең күрү образы торган саен турыдан-туры аның мәгънәсе белән туры килә.

Акыл үсешләре тоткарланган балаларның уку техникасы аз формалашкан булса, кычкырып укуның роле мөһимрәк була. Нәкъ менә шул укучыга хәрефле символларны төшенергә һәм инде үзе күптән белгән  мәгънәле сөйләм белән бәйләргә ярдәм итә.Әлеге психологик закончалык шундый якын килү белән аңлатыла, башта балаларны кычкырып укырга өйрәтәләр һәм шуннан соң гына акрынлап эчтән укуга күчерәләр. Болай эшләү язма информация кабул итә башлауның иң продуктив ысулы булып тора.

Күрү, ишетү һәм фикерләү компонентлары арасында бәйләнеш урнаштыру өчен яшерен артикуляция генә җитми. Шуңа күрә махсус мәктәпләрнең хәтта 7нче сыйныфында укучылар да текстның эчтәлеген эчтән укуга караганда, кычкырып укыганда яхшырак аңлыйлар.

Акыл үсешләре тоткарланган балаларның уку күнекмәләрен формалаштыруда психологлар өч этапны аерып күрсәтәләр: аналитик, синтетик һәм автоматлаштырылган этаплар. Аналитик уку әсәрдәге лексик һәм граммати материалны текстны уку барышында искә төшерүне, анализлауны күзаллый, ягъни бу очракта текст алды дәресләре булмаска да мөмкин. Укуның ситетик төре дигәннән шуны аңларга кирәк: укучы текстны аңлап укырга лексик, грамматик яктан алдан әзерләнгән була, ягъни текст тәрҗемәсез генә, тел чараларын махсус анализламыйча да аңлашыла. Практикада аналитик уку төре дә, синтетик уку төре дә кулланыла. Материал тел ягыннан, лингвистик яктан катлаулы булганда, әлбәттә, методика синтетик уку төрен куллануны тәкъдим итә. Ә инде гадирәк, катлаулы булмаган әсәрләрне уку барышында анализлап, ягъни аналитик уку төре аша да өйрәнеп була.

Аналитик уку төре укучыны яңа материалдан курыкмаска өйрәтә. Беренче этапта күреп кабул итә торган берәмлек булып хәреф яки иҗек тора. Укучының күрү кыры бу чорда  әле бик чикләнгән. Укыган сүзнең мәгънәсен аңлау аның әйтелешеннән сизелерлек артта кала. Чөнки бер иҗекне икенчесенә кушып, сүз әйтү өчен вакыт кирәк. Шуннан соң гына аның мәгънәсенә төшенергә була. Әмма инде әлеге этапта ук, иҗекләп укуны үзләштергән бала, беренче иҗеккә нигезләнеп, гомумән сүз турында тулысын чамаларга тырыша. Әмма мәгънәви фараз иҗекләрдән генә аңлашылмаганга күрә укучы, кагыйдә буларак, ялгыша. Ләкин сүзне белү теләге булу укучының аңлы рәвештә укырга омтылуы турында сөйли.

Синтетик уку этабында сүз төп берәмлеккә әверелә. Җөмләне уку вакыты сизелерлек кыскара һәм синтагма структурасында соңгы сөйләм берәмлеген яки җөмләне әйтү мизгеле якынлаша. Укыган сүзгә нигезләнеп, бу процесс тагын да уңышлырак була бара, әмма хаталар булу мөмкинлеге дә кире кагылмый. Әмма, кагыйдә буларак, бу хаталар укылганның  гомуми мәгънәсен бозуга китерми, чөнки балаларда алданрак укылган контекстка ориентлашу мөмкинлеге була. (Чишмәләрне дип әйтә, ә чишмәне кирәк; малай үкереп елап җибәрде урынына малай кычкырып елап җибәрде ди). Бу тенденция акылга зәгыйфь балаларда мәгънәви фараз куллануга карата да күренә, гәрчә аларның массакүләм мәктәп укучыларыннан аермалы буларак, фаразлаулары бу этапта да булырга мөмкин. Нәтиҗәдә укылганның мәгънәсе   бозыла (Мин(ем) тагын мәктәпкә киттем. Җиргә салмак кына кар ява.(төшә)).

Моңа карап кына укучыны кискен битәрләргә кирәкми, чөнки бу үзе уңай тенденция. Ул йөгерек уку күнекмәләрен үстерүнең нигезе булып тора.

Автоматлаштырылган уку этабының  төп берәмлеге – синтагма яки җөмлә. Аңлау әйтелү процессын узып китә башлый, чөнки текстның билгеле бер кисәге күрү аша кабул ителә һәм әйтүгә караганда аңлау тизрәк бара. Бу этапта синтагма яки җөмлә рәвешендә ихтимал булуны фаразлау күп вакыт хатасыз төгәлләнә. Укучылар тулысынча йөгерек уку күнекмәсен үзләштерәләр

Акыл үсешләре тоткарланган балаларны укытуда барлык өч этап та яхшы күзәтелә, чөнки алар вакыт буенча сузылган: бөтен беренче уку елында һәм 2 нче сыйныфның беренче яртыеллыгында  балалар аналитик укыйлар. Уку елының  икенче яртысы һәм бөтен 3 нче сыйныф әле тулысынча формалашмаган арадаш чор булып тора. Әлегә бу вакытта  укучылар синтетик уку этабына күчмәгән булалар.

4 һәм 5 нче сыйныфларда синтетик уку этабы тәмамланырга тиеш, ләкин андый күчеш барлык акылга зәгыйфь укучылар өчен дә була алмый. Икенче һәм өченче этап арасында аралык булып 6 нчы сыйныф тора, ә 7 нче сыйныфтан сыйныф укучылары автоматлаштырылган укуны үзләштерергә тиеш. Ләкин, тикшеренүләр күрсәткәнчә, акылга зәгыйфь барлык укучылар да автоматизмга ирешә алмый. Сәбәпләре: укыганның мәгънәсен аңламау һәм мәгънәви фаразның көчсез үсеше.

Акыл үсешләре тоткарланган укучылар тулысынча әле укып бетермәгән текстны алдан уйлый белүне  ахыргача үзләштереү халәтендә булмыйлар. Әмма аларда инде йөгерек укуның техник ягы формалашкан була.

Коррекцион мәктәптә текстларны дөрес итеп һәм аңлап укырга өйрәтү-махсус язма.

  1. Акыл үсешләре тоткарланган балаларның уку күнекмәсен үзләштерү үзенчәлекләре

Укуның  тулы канлы күнекмәләре түбәндәге сыйфатлар белән характерлана: дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап уку. Дɵрес уку- авазларны дɵрес ǝйтеп, текстны кычкырып, хатасыз һǝм салмак уку дигǝн сүз.Хатасыз укыганда, бала сүздǝге хǝрефлǝрне, иҗеклǝрне, кушымчаларны тɵшереп калдырмый; булмаган авазлар ɵстǝп, сүзлǝрне бозмый, бер сүзне икешǝр тапкыр укымый. Аңлап уку исǝ укучының текст эчтǝлеген ачык һǝм тирǝн аңлый белүендǝ күренǝ. Ə бу үзе аерым сүз, җɵмлǝлǝрнең мǝгьнǝсен аңлау, укылганның ɵлешлǝре арасындагы логик яки психологик бǝйлǝнешне билгели алу нǝтиҗǝсе булып тора. Текстны тулы аңлау ǝсǝрнең тɵп уен белүдǝ һǝм аның эчтǝлегенǝ карата үз карашыңны, мɵнǝсǝбǝтеңне билгели алуда чагыла. Һәр сыйфатның формалашуы акылга зәгыйфь укучыларда  хәйран үзенчәлекле. Ул үзенчәлекләр белем бирү чорында ук күренә башлый: балалар хәрефләрне акрын истә калдыралар, графеманың язылышына охшаш хәрефләрне кушалар, авазны хәреф белән җитәрлек дәрәҗәдә чагыштырмыйлар,   сүзләрнең аваз составын бозалар, укыган сүзне предмет, хәрәкәт, билге белән тәңгәлләштерүдә зур кыенлыклар кичерәләр.

Уку. Уку – мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш. Укырга өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук башта җөмләне аңларга һәм эчтәлеген ачыкларга һәм шуннан соң гына, әгәр аңлашылмаса, авыр сүзләрне аерып алырга өйрәтергә кирәк. Дөрес уку өчен уку техникасы өстендә эш алып барыла. Бу фонетик күнегүләр, махсус аерып алган сүзләрне иҗекләп уку, бер хәрефе белән аерылып торган сүзләрне уку, иҗекләрне уңай һәм кире уку.

Текстны аңлау дәрәҗәсе түбән булганда уку күңелсез шөгыльгә әверелә. Укуга кызыксыну, укырга өйрәтүнең техник ягын яхшырту өчен кызыклы алымнар кулланыла: җөмләнең ахырын укып бетерү, рәсемнәрне сүзләр белән алыштыру, текстны үзгәртү; шигырьләр укыганда кызлар/малайлар юлларны чиратлап уку, хор белән уку, көйләп уку, пышылдап уку, авыз эченнән уку, иреннәр белән уку һ.б.

Уку этабында тагын бер зур бурыч – укыганны аңларга өйрәтү. Эчтәлеген аңлауга укучылар телдән сөйләм вакытында яхшы үзләштергән материал аша гына ирешә. Шуңа күрә текстлар яхшы төзелгән булырга тиеш. Укыла торган текстны аңларга нинди шартларда ирешергә соң? Беренче, укый башлаганда текстка “керү” моменты, яки текста нәрсә турында сүз барганын ачыклау. Икенче, сүзлек өстендә эш.

Укучыларның сөйләм телен үстерүдә бик зур рольне халык авыз иҗаты җәүһәрләре башкара. Бу тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, шарада-табышмаклар, әкиятләр. Алар укучыларда кешелек сыйфатларын үстерү, мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләү өчен артикуляция һәм тел гимнастикалары булып та торалар.

Махсус (коррекцион) сыйныф контингенты сенсор, сөйләм һәм сыйфат ягыннан бертөрле түгел. Укырга өйрәтү процессында балалар уку күнекмәләрен үзләштерүнең төрле этапларында булалар, бу нәрсә фронталь эш өчен өстәмә кыенлыклар тудыра.Мәсәлән, 2 нче сыйныфта кайбер укучылар инде аерым, төзелеше ягыннан гади сүзләрне кушып укый алалар. Әмма  күпчелек балалар бары тик иҗекләп укуны гына үзләштерә алалар.    Акылга зәгыйфь укучылар иҗек образларын бик акрын гына туплыйлар

Уку техникасына программа таләпләре катлауланган саен берничә яңа кыенлык туа.

 Бу авазлар һәм хәрефләр чагыштырмасының җитәрлек дәрәҗәдә тиз булмавы ,аларны бутау, бер авазның икенче авазга кушылуында кыенлыклар (бу кимчелекләр 1 нче сыйныфта ук хәл ителә).Балалар иҗекнең кушылган гомуми образын аңламыйлар һәм һәр иҗекне аерым механик ятларга тырышалар.

Акыл үсешләре тоткарланган балаларга хас булганча кырынлык, хәрәкәт итүнең билгеле бер алымына гына бәйлелек синтетик укуның аналитик алымнарына (иҗекләрдән тулы сүзләргә) күчәргә комачаулый. Нәтиҗәдә, укучылар, иҗекләрдән укый башлап, хәтта яхшы таныш һәм үзләштерелгән лексика сүзләре белән укуга  көчкә-көчкә күчәләр. Һәм киресенчә, беренче сүзне укыгач, шулай ук икенчесен тиз укырга омтылалар әмма, кагыйдә буларак, ялгышалар.

 Акыл үсешләре тоткарланган балаларны язуга өйрәтү

 Барлык укучылар да язарга булдыралар һәм язарга тиешләр. Монда да шул укырга өйрәтү алымнары кулланыла: балалар күбрәк язган саен аларның язулары шулкадәр яхшыра бара. Язма эшләр өчен  кызыклы күнегүләр һәм дөрес максатлар алынырга тиеш. Әгәр укучылар күнегүне аңласалар һәм ул мавыктыргыч булса, нәтиҗә шулкадәр яхшырак була.

Баштагы чорда биремнәрне укытучы үзе формалаштырырга һәм уйларга тиеш.Укучыларга күнегүне этаплап эшләргә кирәклеген аңлатырга кирәк.Балалар үзләре аңлаган,үзләре белгән темага күнегүләрне җиңел башкаралар.

Әле яза белмәгән балага ак дәфтәр бите куркыныч нәрсә булып күренә.Шуңа күрә һәркайсы белән аерым сөйләшергә, ничек язарга,ничек башларга, нинди эзлеклелектә икәнлеген аңлатырга кирәк. Күнегүләрдәге биремнәрне үти башлаганчы берникадәр вакыт аралыгы  узу кирәк.Паузадан соң күнегүдәге биремнәрне үтәү һәм хаталарны төзәтү җиңелрәк була. Укытучы үрнәге – язуга өйрәтүдә иң шәп алымнарның берсе. Укытучы үз мисалында әледән әле язу күнекмәләренә игътибарны көчәйтергә тиеш. Грамоталы язуга өйрәтү өчен  махсус аерым дәресләр уздыруның кирәге юк. Текстарны күчереп язу, күнегүләр эшләү вакытында укучылар үз хаталарын ,үз ялгышларын үзләре табып төзәтсәләр яки укытучы ярдәм итсә уңышлырак була.

Начар язган өчен балаларны тәнкыйтьләргә, битәрләргә ярамый. Ул язудан читләштерергә мөмкин.Укучыга дустанә мөнәсәбәт, аның язуын мактау баланы киләчәктә тагын да тырышыбрак язарга этәрә Һәр дәрестә нинди темага булса да текстлар яздырылырга тиеш.Текстлар язу сөйләмне үстерә, фикерләү сәләтен үстерә, теманы тулысы белән аңларга ярдәм итә.

Тикшеренүләр кызыл кара белән куелган билгеләрнең язуга этәргеч бирүен күрсәтә.Мактау һәм төпле анализ “Төзәтүгә генә түгел,ә үсешкә дә  этәргеч бирә .Балаларга төрле жанрларда язылган текстларны укытырга кирәк. Һәм шул жанрдагы текстны күчереп яздыру язарга өйрәтүнең бер өлеше булып тора.

                                                     Фәрит Вафин   

Шәрехләү