05.01.2019

Төймә тагу. Коррекцион 5нче сыйныф.


Төймә тагу
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең хезмәт укытучысы Шакирова Гөлфирә Гаделфәрт кызы.Тема: Төймә тагу. 5 сыйныф. Бу дәрес 19 декабрьдә мәктәптә үткәрелгән “Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр” дигән  Республика семинарында күрсәтелде.

Дәреснен максаты: төймә тагу күнекмәләрен практик ныгыту.

Бурычлар: фикерләү сәләтен үстерү, хезмәткә мәхәббәт һәм пөхтә эшләү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер,магнитофон язмасы, презинтация, уенчык гномнар, төймәләр,халатлар.

Дәрес  тибы: катнаш.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дежур рапорты.

Уңай психологик халәт тудыру.(Ишек шакыйлар, почтальон  керә)

– Сезгә посылка килде.

Укытучы -Кемнән килгән икән бу посылка? Посылкага язылан(укый):

-За горами, за лесами,

В доме гномов на поляне,

Та живет, что всех милей.

……имя ей!

Белоснежка

Укытучы: Әйе бу Белоснежка, посылканы безгә ул җибәргән икэн.Нинди әкият герое әле ул?

“Белоснежка и семь гномов” әкиятеннән.

Укытучы: Ә сез ул әкиятне укыдыгызма? Безнен китахәнәдә бу әкитнен русчасы бар,(китапны курсәтеп) алып укыгыз. Белоснежка татарчага тәрҗемә ителгәч Карсылу була .Сатуда” Карсылу һәм  җиде кәрлә” дигән татарча диска бар, алып карый аласыз.Карсылу безгә   хат җибәргән:

 Флешкадагы сорауларга җаваплар табыгыз.(слайд1)

  1. Белемнәрне актуальләштерү:

Укытучы: Төймәләр нинди була? .(слайд 2)

-Төймәләр тишекле һәм аяклы була.

Укытучы:Төймәләр нинди төрләргә бүленәләр? .(слайд 3)

-Төймәләр бизәлеше, кулланышы, ясалышы буенча бүленәләр.

Укытучы:Бизәлеше буенча төймәләр нинди була? .(слайд 4)

-Төймәләр төрле зурлыкта, төрле формада һәм төрле төстә булалар.

Укытучы:Кулланышы буенча төймәләр ничек бүленәләр? .(слайд 5) Тулырак…

Табигать-зур байлык. Коррекцион мәктәптә сыйныфтан тыш чара.


Табигать-зур байлык. Коррекцион мәктәптә сыйныфтан тыш чара.

Табигать-зур байлык

 Гайнуллина Алсу Фирдәвес кызы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең  1 нче категорияле тарих укытучысы. Югары сыйныфларда  Ватан тарихы һәм  җәмгыять белеме дәресләре алып бара. Мәктәп музеен җитәкли.  Әлеге сыйныфтан тыш чара “Мәгариф”  журналы үткәргән  “Яшел бишек “ конкурсында  3 урын  алды.Мәгариф”  журналының  2018 ел  8 санында басылып чыкты.

Максаты:

-укучыларның экологик культуралылыгын  үстерү;

– фикерләү сәләтен үстерү;

– табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, китаплар күргәзмәсе, табигать рәсемнәре.

  Сыйныф сәгатенең барышы.

Исәнмесез, балалар! Тышка карыйк әле, хәзер  нинди ел фасылы?  Яз көнендә табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.) Менә бүген дә тышта кояш елмая, кояш нурлары күзләрне чагылдыра. Әйдәгез, без дә бер –беребезгә карап елмаеп алыйк, бер-берегезгә  матур елмаю бүләк итик.

  Бүген сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында барачак икән? Моны белү өчен табышмаклар чишеп алыйк.

Табышмаклар чишү.

1.Борынсыз чыпчык боз тишә .( тамчы) (слайд)

2.Ипи түгел,

 Су түгел,

Авыр түгел,

Аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел. (һава) (слайд)

3.Утта янмый, суда батмый. (боз) (слайд)

  1. Челтер-челтер ага….(чишмә) (слайд)
  2. Җәен киенә, көзен чишенә. (агач) (слайд)
  3. Кич калака, иртән бата (ай) (слайд)
  4. Җәй тукылдый бу чүкеч, кыш тукылдый бу чүкеч.(тукран) (слайд)

8.Кара алтын нәрсә ул?(нефть) (слайд) 

-Нинди сүз килеп чыкты? Табигать. (слайд) Без  дә бүген ” Табигать-зур байлык” дигән сыйныф сәгатенә җыелдык.  2018 ел- Россиядә экология елы дип игълан ителде. Нәрсә ул экология?Экология- табигатьне саклау турындагы фән. (слайд)

Укучылар белән әңгәмә:

-Нәрсә соң ул табигать?(балаларның җаваплары тыңлана)

 Табигать тере табигать һәм тере булмаган табигатькә бүленә (слайд)

Тере табигать: үсемлекләр,гөмбәләр,кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр, кеше.

Терек булмаган табигать:кояш, һава, су, туфрак, тау.(слайд)

Әйдәгез, табигать күренешләрен карап китик әле( слайд)

 Сез бу слайдларда нәрсәләр күрдегез?

      Әйе,мондый матурлыкны карау күзне иркәли, кәефне күтәрә, соклану хисе тудыра. Ләкин мондый матурлыкның капма-каршысы да  бар. Әйдәгез, карап китик әле.(слайдлар)

Сез бу кадрларда нәрсәләр  күрдегез?

Табигатьнең мондый хәлгә төшүенә кем гаепле? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

Әйе, Җир-Анабызның мондый хәлгә төшүенең төп сәбәпчесе-Кеше. Кеше табигатькә искиткеч зур зыян сала.Бүгенге көндә планетабыз бик нык пычранган, бик күп төр үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар юкка чыгу алдында тора. Ни кызганыч, Табигать- Җир-Анабызны пычрату  әле дә дәвам итә.  Ә бит кайчандыр әби –бабаларыбыз табигатькә бик сакчыл карашта булганнар ,табигатьне рәнҗетергә курыкканнар, табигатькә зур хөрмәт белән караганнар, табигатьне саклау турында  мәкаль-әйтемнәр чыгарганнар. Шуларның берничәсе белән без дә танышып китик әле.

 “Буталчык” уены.  

Экранда  мәкаль-әйтемнәр бирелгән. Тик алар кисәкләргә бүленгәннәр, буталганнар.Сезгә шул мәкаль-әйтемнәрнең үз парларын табып, дөрес итеп җыеп укырга кирәк.
Тулырак…

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү һәм сөйләмнәрен үстерү


 

сәламәтлек мөмкинлекләре

 

Кереш

  Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып, әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә. Кызганычка, бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән.  Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан ел  андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң, мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә.Шуңа да бу язманы менә шул уңайдан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәм  булсын дип, һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан язарга алындым да. Тулырак…

Рәсем сәнгатеннән “Көзге урман” темасына ачык дәрес


көзге урман
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы Габдрахманова Нурия Равил кызы. Тема: Рәсем сәнгатеннән “Көзге урман”темасына ачык дәрес конспекты.7нче сыйныф (коррекцион).
 Тема: “Көзге урман” темасына рәсем ясау. Максат: Юеш кәгазьдә рәсем ясау һәм төшереп ясау техникаларын куллану. Гади карандаш кулланмыйча краскалар белән ясарга өйрәтү. Рәсем ясаганда беренче һәм икенче планда урнашкан предметларны ясарга өйрәтү. Бурычлар: танып белү – гадәти булмаган рәсем ясау сәнгате,бөек художниклар һәм аларның картиналары (Исаак Ильич Левитан «Алтын көз», Василий Дмитриевич Поленов «Алтын көз», Ефрем Иванович Зверьков «Алтын көз») белән таныштыру. Коммуникация – сорауларга дөрес, тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыкларын үстерү. Сәламәтлек – балаларның дөрес утыруларын таләп итү. Куркынычсызлык – буяуларны куллану кагыйдәсен ныгыту. Матур иҗат – укучыларның иҗадилыгын үстерү. Җиһазлау: компьютер, технологик карта, күрсәтмә материал. Дәрес барышы: I. Дәресне оештыру. Балаларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Буяуларны юешләү. Эмоциональ әзерлек. II. Кабатлау. – Балалар бүген мин дәресебезне Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Зилә Фазлыева шигыре белән башлап җибәрергә телим. Шушы шигырьдән сез безнең бүгенге дәресебезнең темасын аңларсыз. язалар, шагыйрьләр шигырьләр, художниклар исә картиналар. III. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү. – Без дә бүген сезнең белән танылган художниклар кебек “Көзге урман” картинасы ясаячакбыз. Исегезгә төшерегез әле табигать күренеше сурәтләнгән картиналар ничек атала? (Пейзаж) Картинабызны ясау өчен гадәти булмаган ысуллар кулланырбыз. Бүген дәресебездә кулланасы яңа сүзләр белән танышып китик әле. IV. Сүзлек эше. – Нетрадиционная техника рисования – гадәти булмаган ысул белән рәсем ясау; – Рисование на мокрой бумаге – юеш кәгазьдә рәсем ясау; – Печатание – төшереп рәсем ясау (Слайд 3) V. Кирәкле әсбаблар белән танышу. VI. Рәсем ясау. 1) Альбом битен юешлибез.(Слайд 4) 2) Альбом битенең өске ягыннан күк йөзен ясый башлыйбыз, зәңгәр, зәңгәрсу, күк төсләр кулланабыз. Битнең өске ягы караңгырак итеп буяла, горизонтка таба яктыра бара. .(Слайд 5) 3) Альбом битенең аскы ягына җир ясыйбыз. Сары, көрән төсләр кулланабыз. Битнең аскы ягы караңгырак төскә буяла, горизонт сызыгына таба яктыра бара. (Слайд 6) 4) Горизот сызыгына ерактан күренеп торучы урман ясыйбыз. Яшел, сары, кызыл, кишер сары төсләр кулланабыз. Бу безнең картинабызның икенче планы булачак. .(Слайд 7) VII. Картина белән танышу. (Слайд 8, 9, 10). – Танылган художниклар үзләренең картиналарында көзге урман күренешен ясаганнар. Алар табигатьнең кабатланмас матурлыгын күзәткәннәр. Сезнең игътибарыгызга Исаак Ильич Левитанның, Василий Дмитриевич Поленовның, Ефрем Иванович Зверьковның «Алтын көз» картиналарын тәкъдим итәм. VIII. Рәсем ясауны дәвам итү. 1) Беренче планга агач кәүсәсе ясыйбыз. Көрән төс белән агачның төбеннән очына таба сызабыз. Агачның очы горизонт сызыгын узып китә.(Слайд 11) 2) Агач кәүсәсенә 5 ботак өстибез.(Слайд 12) 3) Агач ботакларына вак ботакчыклар өстибез. (Слайд 13) 4) Агачның кәүсәсен тигезләп матурлыйбыз. Шушы ук тәртиптә тагын бер агач ясыйбыз. (Слайд 14) 5) Ак краскага бер тамчы кара төс өстибез дә каен кәүсәсен ясыйбыз. (Слайд 15) 6) Каенның ботаклары җиргә таба салындырып ясыйбыз. Кәүсәсенә кара төрткеләр сызабыз. (Слайд 16) IX. Ял минуты (күзләр өчен гимнастика). X. Рәсем ясауны дәвам итү. 1) Меңьяфрак үләненең чәчәген кызыл, сары төсләргә буыйбыз. (Слайд 17) 2) Буялган чәчәкне кысып тотып агачларга яфраклар ясыйбыз. Җиргә коелган яфракларны шулай ук меңьяфрак үләненең чәчәге белән төшерәбез. (Слайд 18) 

Коррекцион үстерелешле күрсәтмәлелек


коррекцион күнегү
Күп еллар  коррекцион мәктәптә эшләү дәверендә рус балаларын татар теленә өйрәтүнең төрле методларын һәм чараларын кулланып карарга туры килде. Ләкин күпме генә тырышлык куюга карамастан, балаларның күбесе үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтә алмый, кайберләре сүзгә кушымчаларны дөрес ялгамый йә җөмлә төзеп әйтә белми. Моннан чыгу юлын эзләп, коррекцион эчтәлектәге рәсемле күрсәтмә әсбаплар эшли башладым. Танып – белү эшчәнлеге түбән, хәтере начар үскән, сүз байлыгы аз булган укучылар белән предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Төсле рәсемнәр баланың күрү, күзаллау сәләтен үстерә, фантазиясен киңәйтә; чагыштырып анализ ясый белергә өйрәтә, белемнәрне истә калдырырлык итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әйбер – сурәт күрсәтмәлелеген куллану өйрәнелә торган сүз белән аның төшенчәсе арасында ныграк бәйләнеш булдырырга ярдәм итә. Моннан тыш күрсәтмә әсбаплар укытучыга дәрестә тел атмосферасы тудырырга, татар сөйләмен үстерү өчен тормышчан ситуацияләр корырга булыша. Нәтиҗәдә балаларның сүз байлыгы арта, җөмлә төзү эше җиңеләя.Тәкъдим ителә торган күрсәтмә биремнәрне телдән эшләү өчен һәм язма сөйләм телен үстерү өчен дә кулланырга мөмкин. Кабатлау – йомгаклау дәресләрендә тестлар урынына да файдаланып була. Дәвамы монда

 

 

 

Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар


китап коммуникатив
Уен- кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш.
Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә.Ә дәрестә балага күп вакыт ике- өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп , мин коммуникатив уен үрнәкләре эшли башладым. Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек , начар билге алудан курку хисе  юкка чыга.Коммуникатив уен- текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен уйланылган  (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау ( чишү) дигән сүз Ситуация сөйләмгә этәргеч була.Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала.Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны ( сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар- сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә   ( диалог) яки күмәк сөйләмгә ( полилог) тарту максатыннан үткәрелә.Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Дәвамы монда