fbpx
22.10.2018

Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар


китап коммуникатив
Уен- кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш.
Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә.Ә дәрестә балага күп вакыт ике- өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп , мин коммуникатив уен үрнәкләре эшли башладым. Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек , начар билге алудан курку хисе  юкка чыга.Коммуникатив уен- текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен уйланылган  (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау ( чишү) дигән сүз Ситуация сөйләмгә этәргеч була.Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала.Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны ( сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар- сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә   ( диалог) яки күмәк сөйләмгә ( полилог) тарту максатыннан үткәрелә.Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Дәвамы монда

Шәрехләү