fbpx
26.11.2014

Могҗиза көткән көннәр


   Яңа елҖәмәгать,сизәсезме борынны Яңа ел ,чыршы исе “кытыклый” башлады.Иртәрәк кебек үзе,әмма кичә Арчага барып,кибетләрдә йөри башлагач,вакытсыз түгел,бик вакытлы икәнен күреп кайттым. Кибет түрләрендә матур бизәлгән чыршылыр кукыраеп утыра.Аяк астында шыгыр-шыгыр килгән кар да юк,балалар да чана-чаңгы өстерәп йөрми,ә шулай да кибетләрдә куелган чыршылар әнә шулай күңелне кытыклап, Яңа елның кул сузымы ераклыкта гына икәнен искәртеп тора. Алга карыйсың да күңел күтәрелә – яшел чыршы,бүләкләр,мандариннар һәм җем-җем иткән утлар белән килүче әкияти могҗиза өмет итәсең.Гаҗәп бу Яңа ел!..Ничә яшьтә булуыңа,кем һәм кайда эшләвеңә карамый-һәркемне балачак иленә суырып ала,дөньяга алсу күзлектән карата.Теләгән һәр зат күпме теләсә,шуның кадәр монда-балалыкта кала ала,могҗизага ышанырга гына кирәк! Яңа елның бөтен тылсымы да әнә шунда-кеше үз гомеренең иң ваемсыз,иң борчусыз чагына  кайтып килгән кебек булуындадыр.Шулай булмаса, без балачактагы чыршы бәйрәмнәрен сагынып-юксынып сөйләшмәс идек.Дәресләрдә үзебез журнал битләрен тегеп пакетлар ясый идек. Шуларга өшеп беткән бер алма,катып беткән прәннек,печенье салып бирерләр иде, һәм шулар арасында без елга бер тапкыр гына ,Яңа елда гына күреп кала торган кечкенә генә бер мандарин булыр иде.Ә хәзер кайсы гына кибеткә кермә-анда күз явын алырлык тартмаларда кыйммәтле Яңа ел бүләкләре тезелеп киткән.Эчләрендә безнең төшләргә дә кермәгән тәм-том,шоколад,тәмле сулар…Әйе,бәхетле бүгенге балалар.Күз тимәсен,бүләкләрдән сыгылып торган кибет киштәләре гел шундый муллык-куаныч эчендә балкып торсыннар.

Яңа елга кадәр әле вакыт бар- аз да түгел,күп тә түгел.Бәйрәмгә әзерләнергә дә,эшләрне төгәлләргә дә,кәҗә елына төрле хыялый планнар корырга да өлгереп була.”Татарстан яшьләре” игълан иткән Яңа ел теләкнамәсе язарга да вакыт җитәрлек әле. Ә бүген исә балачак иленә кайтып,чыршы бизәр өчен уенчыклар сайларга,төнге урамнарда җемелдәшкән утлар матурлыгын күрү өчен урамнарга чыгарга,карлар явып китсә,таудан чана шуарга да кирәк.Иң мөһиме: Яңа елдан өмет һәм могҗиза өмет итәргә кирәк.Ә көткән могҗиза,һичшиксез,киләчәк!

Шәрехләү