fbpx
27.08.2019

“Кыш Бабай бүләге” темасына шөгыль конспекты


Кыш Бабай
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе  Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.  Тема.Социаль-коммуникатив үсеш  белем бирү өлкәсе буенча икенче кечкенә ясле төркемендә  “Кыш Бабай бүләге” темасына шөгыль конспекты.

Кыш Бабай бүләге. Максат.  Күз алдында еш була торган әйберләрнең  исемнәрен һәм аларның кайбер хәрәкәтләрен белдерә торган сүзләр исәбенә балаларның сүз запасын арттыруны дәвам иттерү. Әйберләрнең нинди булуын (зур,кечкенә), кайда урнашуын (шкафта) белдерә торган сүзләрнең мәгънәсенә төшендерү. Олылар әйткәнне аңларга һәм алар кушканны тыңларга өйрәтүне дәвам итү.

Кайбер күренешләр арасындагы иң гади сәбәп бәйләнешләре турында аңлатма бирү (урамда әле салкын кыш, шуңа күрә кешеләр  бүрек, итек, тун кигәннәр; Кыш бабай да килә). Уеннар вакытында балаларның хәрәкәт активлыгын, тою-сиземләү сәләтен, күзаллауларын, олылар белән үзара сөйләшеп аңлашу осталыкларын үстерү. Диалогик сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып бару.

Шөгыль барышы.Тәрбияче. Исәнмесез балалар. Сезне күрүемә мин бик шат. Ягез әле танышыйк. (Һәрбер баладан исемен сорау). Таныштык та. Уен уйнап алабызмы? (Бармак уены уйнала).(Ат, кыңгырау шалтыраган  тавышлар килә. Кыш бабай һәм Кар кызы тәрәзәгә килеп күренәләр,сәламлиләр).

Тәрбияче. Балалар,Кыш бабай һәм Кар кызы сезнең кебек акыллы балаларга бүләкләрен таратып йөри ахры. Әйдәгез, без дә Кыш бабай һәм Кар кызын сәламлик. (Кыш бабай, Кар кызы китәләр. Ат, кыңгырау тавышлары янәдән ишетелә.  Серле көй  уйный). Күрегез , Кыш бабай белән Кар кызы бүләкне тәрәзә төбенә куеп киткәннәр . (Капчыкны алып карау. Капчыктан берәм-берәм уенчыкларны чыгару).

Тәрбияче  уенчык  аюны алып   – Бу нәрсә?- дип сорый. (Балаларның җаваплары).

-Әйе, аю. Ә без аю турында берәр шигырь беләбезме? (Р.Харисның “Лап-лап” шигырен  күмәкләп сөйлиләр). Булдырдыгыз. Ә безнең бүлмәдә тагы аю бармы?(Балаларның җаваплары. Теләгән бала аюны алып килә). Балалар карагыз әле,кайсы аю зур,ә кайсысы кечкенә?(Балаларның җаваплары.Аюларны чагыштырып карап җавапны дәлиллибез).

Алсу , синең дә капчыктан уенчык аласың киләме?(Бала килеп уенчык ала).

Нәрсә алдың? (Мәсәлән, ат уенчыгын  ала).

Балалар,бу нәрсә? (Балаларның җаваплары. Активлаштыру).

Ат турында без җыр беләбез бит. Җырлыйбызмы? (“Минем атым” җыры  хәрәкәтләр белән башкарыла).

Булдырдыгыз,молодцы. Кемнең капчыктан уенчык аласы килә? Булат аласы килә ди. (Бала песи уенчыгын ала). Без песи турында шигырь  беләбез бит. Ягез, сөйләп күрсәтик. (Р.Миңнуллин “Мияу!” шигырен бергәләп сөйлиләр һәм песине сыпыралар).

Капчык эченнән әллә нәрсә тавышы ишетелә. (Тәрбияче шалтыравыклар ала). Менә нәрсәләр шалтырый икән… Бу нәрсә? (Балаларның җаваплары).Шалтыравыклар белән нәрсә эшлибез? (Балалар шалтыравыкны шалтыраталар). Эйдәгез җырлап, биеп алыйк. (М.Бикбова музыкасы һәм  сүзләре “Шалтыравык”  җыры хәрәкәтләр белән башкарыла).

Бигрәк акыллы балалар йөри безнең бакчага,молодцы.(Эт өргән тавыш ишетелә).

Нәрсә тавышы ишетелә? (Балалар  җаваплары). Кайда икән? Эзлик эле үзен.(Балалар капчыктан алып бирәләр).

Эт турында шигырь сөйлибезме? (М.Җәлил “Маэмай” шигырен бергәләп сөйләү). Молодцы.

Капчыкта уенчыклар эле бетмәде. Бигрәк юмарт инде Кыш бабай. Сезне бик ярата. Күрегез әле, безнең туп белән уйнарга яратканны белеп тагы бер туп җибәргән. (Тәрбияче туп сүзен кабатлата).Туп турында без җыр беләбезме? Җырлыйбызмы? (“Матур туп” җыры хәрәкәтләр белән башкарыла). Булдырдыгыз,молодцы. Балалар, безнең булмәде  туплар кайда саклана әле? (Балаларның җаваплары).  Наилә,кечкенә тупны алып кил әле. (Бала тупны алып килә. Тупларны зурлыклары буенча чагыштыру.”Зур,кечкенә” сүзләрен кабатлау). (Серле көй тавышы ишетелә).

Балалар, әле  Кыш бабайның  тылсымлы капчыгынды татлы күчтәнәче  дә бар икән. Хәзер уенчыкларны  киштәләргә урнаштырып , кулларыбызны юып күчтәнәч белән сыйланыйк. Ә Кыш бабабызга  кычкырып рәхмәт әйтик. Ул безне һичшиксез ишетәчәк,чөнки  тәрәзәдән һәрвакыт күзәтеп тора. (Балалар рәхмәт әйтәләр. Кыш бабайның балаларны мактаган тавышы ишетелә).

 

Шәрехләү