fbpx
23.03.2021

Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестен йомгаклау дәресе


Мәдинә Маликова
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһгалиева Гөлназ Нәҗип кызы. Тема: Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестен йомгаклау. (8 нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган дәрес планы)

Максат. Мәдинә Маликова әсәренең идея-эстетик әһәмиятен аңлау; логик фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү; яшәеш өчен кирәкле уңай сыйфатлар тәрбияләү, яшьләрне тормышка әзерләү.

    Җиһазлау. М.Маликова портреты,  китап күргәзмәсе, “Чәчкә балы”на китапнамә (буктрейллер), компьютер, мультимедиа проекторы, штрих-кодлар, телефоннар.

Дәрес төре: эзләнү – тикшеренү дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, тест.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Хәзерге көндә илһамланып иҗат итүче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты, хикәяче, романчы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликова белән таныштык. Әйдәгез, Мәдинә апаның биогрфисен искә төшереп китик әле. Моның өчен, телефоннарны алып, штрих-кодларны укырга һәм сорауларга җавап бирергә әзерләнәбез.

Укучы җавабы: Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында игенче гаиләсендә туа.

Укучы җавабы:  Мәдинә Маликова Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый

Укучы җавабы:

Мәдинә Маликова «Чаян»,  «Сөембикә» журналларында эшли.

Укучы җавабы: Мәдинә Маликовага Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1976 елда Татарстанның, ә 1985 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ул шулай ук Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты.

Укытучы.  Бүген без Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» исемле повесте буенча фикер алышырбыз, хәзерге заман яшьләре күзлегеннән – сезнең күзлектән чыгып бәяләрбез. Әйдәгез, “Чәчкә балы” әсәре буенча ясаган китапнамәне карап китик. (Китапнамәнең адресы https://youtu.be/7EUgnQddelY )

Укытучы. Повесть Гамилнең фаҗигасе белән башланып китә. Беренче сорауны белер өчен тагын штрих-кодны укырга кирәк.

Укучы җавабы:  Төп герой Гамил һәм аның гаиләсе үрнәгендә кешенең рухи дөньясы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә. Гамил  нык ихтыяр көче булган кеше буларак күз алдына килеп баса. Аның өчен гаиләсе, уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзенә ошамаган баланы, шикләнсәләр дә,  “менә дигән итеп” тәрбиялиләр. “Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да” яраталар, аякка бастыру өчен бик күп көч куялар. Кешеләр сүзен дә күтәрәләр. Инде урамда, үзенә һөҗүм иткән яшьләр арасында, үзенең Газименә охшаган малайны күргәч, ул бөтенесен дә аңлап ала. Бәби табу йортында алышынган бала бит бу. Милициягә дә, хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә малайны яклый, өенә алып кайта, тәрбияли башлый. Наркоман икәнен  белгәч тә, ташламый. Әйткән сүзендә тора. Көчен дә, акчасын да кызганмый. Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта. Үз гомерендә эчү, сугышу, җәберләү, шакшылыкны гына күргән малай, монда икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә дә. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт  ярдәм итә.

Укучы җавабы:  Сәгъдия уйнап-көлеп, җырлап-биеп кенә яшәгән кыз. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тәтешкә бухгалтерлар курсына укырга керә. Төскә-биткә матур, буй-сын зифа. Иңнәренә төшкән куе кара чәчләр, тулы иреннәр арасыннан балкып торган энҗе тешләр. Хәзер гап-гади авыл хатыны. Гамилне чын күңеленнән яратып, хөрмәт итеп яши. Балаларына  яхшы әни.

Укучы җавабы:  Эльза – эчә торган ир белән үзе эчә торган хатынга әйләнгән, үзендә җирәнү хисен тудырган кеше белән күп еллар яшәгән, шушы тормыштан чыгу юлын тапмаган һәм табарга тырышмаган да 4 яшьлек «чирләшкә» кыз һәм бозыклык юлына баскан 13-14 яшьлек малай Макарның әнисе.

Укучы җавабы:  Җәмил – эчә торган  Эльза белән Геннадий Харитоновлардан туган “чирләшкә” малай. Ул хәмергә ияләшкән ата-анадан туганга, каш-керфеге бөтенләй булмый, әле температурасы төшми, әле имә алмый. Бала сәламәт гаиләдә туарга тиеш.

Укучы җавабы:  Бу – Макар.

Укытучы.  Макарның җинаять юлына этәрүче сәбәпләрне санагыз:

  • Малайга игътибар җитмәү;
  • Кирәгенчә кадерләмәү;
  • Ата-ананың әхлакый яктан үрнәк булмавы;
  • Гаилә әгъзаларының бер-берсен аңламаулары;
  • Баланы мәхәббәт, шәфкать, эчкерсез һәм самими аралашудан мәхрүм итү.
  • Укучы җавабы: Әйе, Макар терелә, начар гадәтләрен дә ташлый. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт  ярдәм итә.

Укучы җавабы:

  • Бу әсәрдә актуаль проблемаларның берсе – ул тату гаилә.
  • Мәхәббәткә тугрылык;
  • Күңел сафлыгы – рухи гариплек
  • Гаилә бәхете – бәхетсезлеге;
  • Бала язмышы – ата-ана язмышы;
  • Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте;
  • Рухи кыйммәтләр – әхлаксызлык;
  • Тәрбия – тирәлек йогынтысы
  • Минемчә, җәмгыятебездә булган төп проблема – наркомания, эчкечелек.

Укытучы.  Дөрес, автор бу проблемаларны күреп, бик борчыла. Һәм, аныңча, проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне яхшы дәвам итүчеләр булачак. Ә инде андый гаиләләребез күбрәк булса, җәмгыятебез дә сау-сәламәт булачак.

Укучылар, без Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» әсәре турында фикер алыштык. Хәзер телефоннардан «Kahoot» уенын табыгыз. Өйрәнгәннәр буенча белемнәрне тикшерүне дәвам итик.

 «Kahoot» — яңа сүзләрне үзләштерергә, укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итә торган уен. Моның өчен интернет тоташкан телефоннар кирәк. Телефоннан интернетка кахут дип язып керегез. РИН дигән язуга басыгыз. Экрандагы саннарны РИН дип язылган шакмакка языгыз һәм интерга басыгыз. Алдагы шакмакка исемегезне яки команда исемен языгыз. Димәк, безнең экранда катнашучылар чыкты. Уенны башлыйбыз. Сорауны игътибар белән укыйбыз. Уйларга 2 – 3 секунд бирелә. Яңадан экранда күрсәтелгән вакыт эчендә телефоннарда дөрес дип уйлаган җавапка басасыз. Сезнең телефоннарда үзегезнең баллыгыз күренә. Ә бөтен кеше җавап биргәч, баллар экранга чыга. Иң өлгер кеше иң югары балл җыя. Дәрес азагында балларны яхшы билгегә алмаштырырга була. Без, укытучылар, ул балларны үзебезгә Game Results күчереп ала алабыз. (Шулай ук дискка да).

  1. М.Маликова кайда туган?

А)  Сарман районы Яңа Бүләк авылында

Б) Сарман районы Мортыш Тамагы авылында

В) Сарман районы Яхшыбай авылында

  1. Кайсы әсәр Мәдинә Маликованыкы түгел?

А) Чәчкә балы

Б) Шәфкать

В) Агыла да болыт агыла.

3) “Чәчкә балы” әсәре кайчан язылган?

А) 2003-2004 нче еллар

Б) 2018 нче ел

В) 1935 нче ел

4) Аланлык авылында яшәүче оста хуҗабикә, тормыш иптәшен яратып, хөрмәт итеп яшәгән хатын

А) Сәгъдия                      б) Эльза                         в) Сәрия

  1. Буйга калку, кыска, куе керфекле, кара күзле, киселмәгән тырнак асларына кап-кара кер утырган. Бу кем?

А) Газим                   Б) Гамил                       В) Макар

  1. “Ташлама мине, әни…. Читкә җибәрмә мине…” Бу сүзләрне кем әйтә?

А) Макар                     Б) Җәмил                    В) Газим

6) Макарга әти-әнисе ничек эндәшә?

А) Мохтар                 Б) Марсель              В) Мәҗит

7) Җәмилнең яраткан шөгыле:

А) кош-корт                Б) умарта                 В) терлек

8) Җәмил кинәт кенә борылды да, селтәнеп, кәрәзле рамны … башына сылады.

А) Газим                      Б) Мохтар                В) Гамил

9) Нәрсә агуы наркотикларга омтылышны, тартылуны бетерә икән?

А) елан агуы                    Б) бал корты               В) шөпшә

10) Сәгъдия наркоманга нинди дару тапкан?

А) чәчкә балы              Б) укол                         В) елан агуы

Укытучы. Димәк, безнең уенда 1 нче урын кемдә? Ничә балл? Әсәрнең бүгенге көн өчен дә актуаль булуы белән килешәсезме?

Укытучы.Тормыш никадәр генә авыр булса да, кыенлыклар күпме генә очраса да, түбәнлеккә тәгәрәмә. Кеше булып кал! Тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнергә тырыш! Дәрес тәмам.

Шәрехләү