Мин, Зарипова Миләүшә Васил кызы, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә озынайтылган көн тәрбиячесе булып эшлим. Дәрестән тыш вакытларда укучылар белән төрле конкурс, мероприятиеләрдә катнашабыз. Күптән түгел бөек шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Без анда “Җәлил рухы яши күңелдә” проекты белән катнашып, яхшы уңышка ирештек.
Җәлил рухы һәрчак күңелдә
Кереш
Без кечкенәдән үк шигырьләр, әкиятләр тыңлыйбыз. Хәреф танып укырга өйрәнүгә кулга китап алабыз. Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар турында. Алар безне куандыра, шатландыра, тормышны яратырга өйрәтә, яки, киресенчә, безне борчый, уйланырга мәҗбүр итә.
Язучы, шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге кирәк. Аларның иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Гомумән, язучыларның әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.
Язучыларның төп бурычлары − яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын җырлау.
Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар.
Фәнни эшемнең темасын: ” Җәлил рухы һәрчак күңелдә ” дип атадым. Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү; татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен укучыларыма пропагандалау, шигырьләренең балаларга тәрбия бирүдәге ролен күрсәтү; Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.
Шундый нәтиҗәгә килдем: Муса Җәлил татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Муса Җәлил балаларга бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.
Төп өлеш. “Кечкенә дусларга” китабына күзәтү
Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Соңыннан шул күңелле вакытларны искә алып “Әлифба” шигырен дә яза. Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга.
Беренче шигырен ул 9 яшендә яза. 1922 нче елда Казанга килә, укырга керә. Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли. Шагыйрь балалар өчен 20-30 нчы елларда актив яза, хәтта иҗаты бу еллар балалар әдәбиятының үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин.Аның туган як табигате, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп бара.
Муса Җәлил-балаларның якын дусты булган. Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган.Балалар өчен язылган шигырьләре “Кечкенә дусларга” китабында урын алган. Бу фәнни эшемдә “Кечкенә дусларга” китабына күзәтү ясарга уйладым.Иң беренче булып мине китаптагы “Кызыма” шигыре үзенә җәлеп итте. Бу шигырен ул кечкенә кызы Чулпанга багышлый.
Кызыма (өзек)
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем. Тулырак…