fbpx
29.12.2018

5 минутта шигырь ятлап буламы?


     5 минутта шигырь ятлап буламы?5минутта шигырь ятлап буламы? Нинди шигырь бит. Озын шигырьләр була, кыскалары да. Мәктәп программасы елдан ел катлаулана.Укучыларга биремнәр артканнан арта.Мондый шартларда балаларга яңа таләпләргә яраклашуы бик кыен.Бигрәк тә бу уку дәресләренә кагыла. Рус һәм татар әдәбиятыннан ятлыйсы шигырьләрнең саны артканнан арта. Кайчагында укучыларга атнага икешәр-өчәр шигырь ятларга туры килә. Ничек ятлап өлгерергә?

1нче адым. Эшне кулыгызга кәгазь , каләм алудан башлагыз.

Зур итеп шигырьнең исемен язып куярга кирәк.Шигырьләрнең төрлесе була : озыннары һәм кыскалары, гадиләре һәм катлаулылары.Ләкин нинди генә булсалар да ,аларның күбесе кыен ятлана.Гади генә таләпләрне үтәп ,шигырь ятлау эшен шактый җиңеләйтергә мөмкин.

Иң элек шигырьне 3 тапкыр кычкырып укып чыгарга кирәк. Шигырьдә язылган вакыйгаларны күз алдына китерергә тырышыгыз.

2нче адым. Шуннан шигырьнең һәр сүзенә басым ясап һәм сүзләрне аңларга тырышып әкрен генә укып чыгасыз.Сүз кайсы заманда бара: үткән замандамы , киләчәкме әллә хәзерге замандамы?

3нче адым. Аннан шигырьне кәгазьгә күчереп язарга кирәк. Кайбер кешеләрдә үзе язганны истә калдыру хәтере көчле үскән була.Сүзләр , җөмләләр күбрәк истә кала. Компьютерда язып чыгу тагын да отышлырак.

4нче адым. Шигырьне шул үзең язган яки компьютерда чыгарган биттән ятлау дәвам ителә.Ятлаганда беренче юлны берничә тапкыр кабатлап укыгыз. Аннан шуны кәгазьгә карамыйча кабатларга тырышыгыз.Шул рәвешчә икенче юлны истә калдырыгыз.Хәтердә калган ике юлга өченче юлны өстәгез.Кат-кат укыганлыктан, баштагы юллар тиз истә калачак.Ятланган юлларга алга таба яңа юлларны өстәп барырга кирәк.Строфаларга бүлеп ятлагыз. Аннан ятланган строфаларны кушып сөйләп карагыз.

 5нче адым. Шигырьне юллап кына түгел ,ә ике юлны бергә кушып ятлау тагын да уңышлырак булырга мөмкин.Кайбер сүзләр  яки юллар хәтердә калмаса, аларны кәгазьгә язып берничә тапкыр кабатларга кирәк.Хәтердән сөйләү барышында язылган сүзләр күз алдына киләчәк.

Билгеле, һәркем шигырьне 5 минутта ятлый алмаска да мөмкин.Бу киңәшләр шигырьне авыр ятлаучылар өчен бирелде.Кыска шигырьләрне дәрестә үк ятлап сөйләүчеләр дә бар.Андыйларның күрү хәтерләре бик яхшы үскән була.Ләкин шуны онытмагыз, беркайчан да шигырьне эчтә укып ятларга тырышмагыз.Чөнки эчтән уку кычкырып укуга караганда хәтердә азрак саклана.

Шәрехләү