fbpx
20.01.2018

Әхлак тәрбиясе – көн таләбе.


 Әхлак тәрбиясе  - көн таләбе.
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Румия Чулпан кызы.
Ә сез беләсезме шәһәр укытучысы белән авыл укытучысы арасында нинди аерма бар? Юк, мин теге   авыл укытучысының хезмәт хакына кушып җибәрелгән   25 процент турында сөйләмим,анысы башка мәсьәлә. Ә  менә  әхлак  тәрбиясе ягыннан килгәндә  кайсы укытучының халык алдында һәм укучылары алдында җаваплылыгы күбрәк булыр? Кайсы укытучы көн саен авылдашлары һәм укучылары алдында әхлакый имтихан тота? Әлбәттә, бу авыл укытучысыдыр. Күз алдыгызга китерегез, сыйныф сәгатендә ветераннарга, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү турында сөйлисеңме яисә дәресләрдә тәрбия максатларын күз алдында тотып үгет-нәсихәт кыласыңмы, башка темаларга кагыласыңмы- иң беренче бу юнәлешләрдә минем тотышым, гамәлләрем, гомумән, әхлакый сыйфатларым авыл халкына, безнең якларда әйтмешли, “яүнәгә чыккан” (становится явным). Мәсәлән, олылар көненә карата чаралар  әзерләгәндә “балалар менә шулай эшләргә, тегеләй итәргэ” дип әйткән сүзләрем генә түгел , ә моңа кадәр минем үземнең кылган гамәлләрем мисал  һәм үрнәк булып тора.     Әйтик, Бибинур әбинең  хәлен даимән белеп , аны сәдака – күчтәнечләрем белән сөендереп  торгач, әлбәттә минем намусым чиста. Мин укучыларыма оялмыйча “шулай эшләргә кирәк ” дип әйтә алам. Җитмәсә, шуның өстенә Бибинур әби үзе дә хәл-әхвәлен сорашырга кергән – чыккан  кешегә бу хакта күптән сөйләгән инде.    Без гаилә кыйммәтенә күп ихтибар итәбез.Үсеп килүче буында гаиләгә карата җитди караш тәрбияләргә омтылабыз. Бу юнәлештә дә мин, авыл укытучысы, тере үрнәк. Гаиләдә хәләл- җефетем һәм балаларым белән, кайнана – кайнаталарым белән, үз ата – анам белән төзегән мөнәсәбәтләрем әхлак тәрбиясенең асыл нигезләре булып тора дип уйлыйм. Кеше рәнҗетү, тупас һәм битараф булу – кешенең эчке дөньясының, рухының зәгыйфлеген ачыклый торган күрсәткечләр. Авыл укытучысы мондый холык белән дәрәҗә һәм ихтирам яулап ала алмас иде. Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү