fbpx
18.01.2019

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт


рәхмәт
 “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” дигән кечкенә бер хикәя бар. Идрис Туктар язган аны. Бу гыйбрәтле хикәя мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның эчтәлеге болай. Малай кибеттән Хафиз бабайга икмәк алып кайтып бирә. Шуның өчен бабай аңа рәхмәт әйтә. Малай да бабайның рәхмәтенә каршы рәхмәт белән җавап бирә.

-Икмәк алып кайтучы син үзең ич,нигә миңа рәхмәт әйтәсең?- ди Хафиз бабай.

-Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт,-дип җавап бирә малай.

-Хак сөйлисең: рәхмәт һәркем өчен рәхәт,- ди Хафиз бабай куанып.

Уч төбе кадәр шушы хикәягә күпме мәгънә сыйган. Мондагы һәр сүз, һәр җөмлә күңелгә сары май булып ята. Бу хикәяне балалар белән укыган саен укыйсы килә. Соңыннан мин уйланып йөрим. Рәхмәт сүзе ни өчен күңелне җылыта? Рәхмәт әйтү нигә үзеңә дә, рәхмәт сүзен ишеткән кешегә дә куаныч бирә? Балаларга да шул сорауларны бирәм.Бүген кемнәргә рәхмәт әйттегез? Сезгә кемнәр рәхмәт әйтте? Ни өчен? Куана-куана сөйлиләр.

“Рәхмәт” сүзенең сере нидә?

Психологлар әйтүенчә,”рәхмәт” сүзенең зур тәэсир итү көче бар. Мәсәлән,Роберт Эммонс  “рәхмәт”  сүзе бөтен тормышны үзгәртә ала,ди. Психолог фикеренчә, кешеләрдә яхшылык күреп,рәхмәт әйтә белгәннәр оптимист, юк-барга борчылмый,булганына шөкер кыла.Алар җиңелрәк яши.Гел борчу-мәшәкатьләр эчендә яшәгән, үз эченә бикләнгән кешеләргә  психологлар башкаларга рәхмәтле булырга куша. Шул рәвешле аларның  кешеләргә игътибары арта.Авыр уйлардан арына,башкалар белән аралаша башлый.

 Кемгә дә булса рәхмәтлелек хисен кичергәндә, кеше үзен физик яктан да,рухый яктан да яхшырак тоя.Бу – фәнни расланган факт. Берәү сиңа ярдәм итеп, син аңа “рәхмәт” дисең икән, бу коры сүз әйтү генә булмый.Бу – син аңа үзеңнең йөрәк җылыңны,бер кисәкчегеңне дә бирү дигән сүз.

 Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә.Кемгәдер булышып, “рәхмәт” ишетү бәхет хисе тудыра.Игътибар иткәнегез бардыр: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая.Ишетүченең дә кәефе күтәрелә.Ул да шуннан башкаларга рәхмәт әйтергә өйрәнә.Бу сүз бүгенге кырыс, стресслар белән тулган заманда кеше күңелен йомшартырга сәләтле булуы белән аеруча кадерле.

Япония галиме Масару Эмото су катып, кристаллар барлыкка килгәндә, төрле сүзләргә  су кристалларының төрлечә формалашуын  ачыклаган.Ул ике шешәгә су салып суыткычка куйган. Шешәләрнең берсенә “Рәхмәт” , икенчесенә “Син-юләр” дигән сүзләр язып ябыштырган. “Рәхмәт” сүзе язылган шешәдә кристаллар искиткеч матур булып формалашканнар. Ә икенче шешәдәге кристаллар эре һәм тупас булган. Кешедәге уңай эмоцияләр, дога укулар яхшы сүзләр суга уңай йогынты ясый. Ә начар,сүгенү сүзләре киресенчә,тискәре йогынты ясый икән.

 Рәхмәт сүзләрен кешеләргә генә түгел, беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә әйтергә кирәк.Чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы.Иртән йокыдан уянып. бу якты дөньяны күрәсең, үз аякларың белән йөреп китәсең,хәләл көчең белән гаиләңне туйдырырлык нигъмәтләр табасың икән- шуларга шөкер итәргә кирәк.Шөкер итү – Аллаһка рәхмәт әйтү ул. Шөкер иткән кешенең тормышы тыныч һәм бәрәкәтле була.Үзенә рәхмәт әйтүчеләрне  Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас. Әмма рәхмәт йөрәк түреннән чыгарга тиеш.

“Рәхмәт” сүзе беренче тапкыр 1586 елда Парижда басылган сүзлеккә кергән.

Рәхмәтле булырга өйрәнү.

Шушы язманы башлап җибәргән хикәяне укыганнан соң, мин балаларга көн дәвамында үзләренә әйтелгән рәхмәтне һәм үзләренең кешеләргә әйткән рәхмәтләрен язып барырга кушам.Алар моны бик кызыксынып башкаралар.Кайберләре көнгә хәтта утызар рәхмәт җыя.Шуның белән  алар рәхмәт сүзен ишетү өчен башкаларга да аны әйтергә кирәклеген аңлыйлар.Соңга таба рәхмәт әйтүнең язып кую өчен генә түгел,ә чын күңелдән әйтелгән булуын аңлату эшләре алып барыла.Балаларның да, зурларның да якын кешеләренә рәхмәтле булулары кирәк.

Рәхмәтле булырга өйрәнү өчен кешеләрдән, заманнан зарланудан туктагыз.Күршеләрегездән көнләшмәгез, акчасы күп булганнарга кызыкмагыз.Болар кәефне кыра торган уйлар.Яхшылыкның кадерен белмәүчеләрнең күбесенә көнләшү хас.Иреңнән яки хатыныңнан көнләшү – иртәме,соңмы гаиләне таркатуга китерә.Үзең белән яшәгән,балаларыңны карап-үстергән кешегә рәхмәтле булу кирәк.

Ирешкән уңышларыгыз өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтегез.Кешегә бирелгән сәләт бары аннан.Табигать-анага рәхмәтле булыгыз.Табигатьнең һәр урыны һәм мизгеле үзенчә матур. Шуны күзләрегез белән күрә һәм күкрәгегезне тутырып һавасын сулый аласыз икән – сез бәхетле.Бу бәхет өчен рәхмәтле булырга кирәк.

 Бер белмәгән чит кешеләргә дә рәхмәт әйтегез.Бу бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә кагыла.Чөнки авылда торучылар бер-берләренә чит була алмыйлар.Алар көн саен күрешеп-очрашып торалар.

 Кимендә көнгә бер тапкыр “рәхмәт” сүзен ишетергә кирәк.Моның өчен мөмкинлекләр адым саен чыгып тора.Олы кешеләргә ярдәм итәргә,үз өеңдә хатыныңа булышырга,туганнарыңның хәлен белешергә мөмкин.Башкаларга игелек эшләмичә, үзең дә рәхмәтле була алмыйсың.

 Бер- беренә “рәхмәт” әйтү татар халкының бик күркәм гадәте.Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр диләр.Бу чыннан да шулай.Табиблар фикеренчә, рәхмәтлелек хисен еш кичерүчеләр тыныч йоклый һәм авыруларга бирешмиләр.

Алтын сүзләр. Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр. Миһербанлык – йөрәктән. Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас.

“Рәхмәтле булу законы”.

 Бу – психологик гыйбарә.Ул бик гади эшли. Физика законнары буенча, безнең һәр уебызның үзенә аерым бер ешлыгы бар. Радиодан билгеле бер дулкынны эзләгән кебек, без үзебез уйлаган кешене «эзләп» табабыз һәм аңа вибрацияләр җибәрәбез. Һәм ул тирбәлешләр, автомат рәвештә, син уйлаган кешенең вибрацияләре белән бер дулкынга көйләнә. Син җибәрәсең, ә ул шул дулкынны кабул итә һәм җавап бирә. «Дулкының» начар уйлардан, ачу-нәфрәттән тора икән, сиңа таба тәгәрәгән «дулкын» да ачу ташлары белән кайтачак. Ә рәхмәттән генә торганда, үзең дә «рәхмәт дулкыны»нда коеначаксың. Иреңә генә түгел, гомумән, бөтен кешегә карата да шулай эшли бу закон.Моның өчен бер кәгазь битенә иреңә (яки хатыныңа) 30 рәхмәт язарга кирәк.Кайберәүләр бик тиз яза,кайберәүләр 10га да тутыра алмаска мөмкин.Ләкин 30ны табарга кирәк. Әмма алар сан өчен түгел,ә чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре булырга тиеш. «Рәхмәтле булу законы» рәхмәтләрне бары тик ихлас күңелдән язган очракта гына эшли. Шул чакта гына ул кайтаваз булып кире кайта.

Боларга өстәп, Гарвард медицина мәктәбе тикшеренүчеләре менә мондый киңәшләр бирәләр: рәхмәт хатлары язарга кирәк, диләр алар. Яки рәхмәт дәфтәре булдырырга. Һәр көнне анда берничә рәхмәт язарга: башта, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә, аннары үзеңә, аннан – якыннарыңа: кайнанаңа, балаларыңа, дус кызларыңа… Күңелдән башкаларга рәхмәтне күбрәк «юллаган» саен, тормышыбызда могҗизалар күбрәк була: муллык килә, безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.Хәзер Интернет аша рәхмәт хатларын җибәрү бик җиңел.Иренмәскә генә кирәк.

 Язарга вакытыгыз булмаса, уегыз белән рәхмәт әйтегез.Сезгә яхшылык эшләгән яки ярдәме тигән кешене күз алдыгызга китерегез дә рәхмәт сүзләрегезне әйтегез. Бер минутка күзләрне йомып,йөрәк тибешегезне,тын алуыгызны тыңлагыз.Үзегезнең яхшы якларыгызны табып, үзегезгә рәхмәт әйтегез.Бу –  тормышның  никадәр матур һәм кыйммәт булуын аңларга ярдәм итәр.

Рәхмәт җанны җылыта.

“Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” дигән шушы кечкенә генә хикәя никадәр фикерләр тудырды.Үзем дә  күпме яңалык ачтым. Хәзер боларны укучыларым да беләчәк.  Һәм алар “рәхмәт” сүзенә башкача,тылсымлы көчкә караган кебек караячаклар .

Бүгенге фән-техника үсеше алга киткән заманда үзара аралашуга вакыт җитми. Сүзлек байлыгыбыз кимегәннән-кими, сөйләм телебез ярлылана. Җанга якын матур әдәби сүзләр урынына чит телләрдән күчкән алынма сүзләрне куллану модага кереп бара.Социаль челтәрләрдә сүзләрне бозып, кыскартып язабыз.

11 гыйнварда ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Рәхмәт көне дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Елның билгеле бер көнендә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел. Ә инде әлеге тылсымлы сүзләрне һәркем һәркөнне берничә тапкыр кулланса, күңелләрдә миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга да урын калыр иде.

Телебездә “Рәхмәт”тән дә ешрак әйтелә торган кадерле, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз.Әйе, кешеләр рәхмәт сүзе аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә “җылы сүзләр” генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!  (Фәрит Вафин).

дәрес планы

 

Бер шәрехләү “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”

  1. Наил Хәким Says:

    Рәхмәт сүзен бу кадәрле оста, эчтәлекле тасфирлавыгыз өчен,Фәрит әфәнде, сезгә мең РӘХМӘТ белдерәм!

Шәрехләү