fbpx
03.02.2018

Фигыль һәм аның нигезе. 6 сыйныфта дәрес планы


фигыль 
Буа муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы. Тема: “Фигыль һәм аның нигезе”. (6 нчы сыйныфның татар мәктәбендә татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы)
Максат: 1. Фигыль сүз төркеменә сорау куя белү һәм җөмләдән фигыльне таба һәм нигезен билгели алу. Бурычлар: 1.Белем бирү: сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне һәм сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, бер – берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗә: Шәхескә кагылышлы: 1) укучыларда үз уңышларын, уңышсызлыкларын күрә,аера белү,үзеңдә шуларны булдырырга омтылу, кеше өчен сөенү, кызгана белү; 2) иптәшеңә терәк, таяныч булу (төркемдә, парда эшләгәндә); 3) дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү; 4) шәхесне (яныңдагы иптәшеңне) кимсетүдән саклану, вакытында тыелып калу. Метапредмет: Танып белү УУГ: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, фигыль билгеләрен аерып күрсәтеп, кагыйдә формалаштыру,текст белән эшли белү, фигыль сүз төркемен модельләштерү; Коммуникатив УУГ:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү. Регулятив УУГ: максат куя белү, төркемдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗә ясау һәм аны дөрес формалаштыру, үзбәя кую. Предмет буенча: Фигыльне билгели белү, аның нигезен табу. Дәреснең тибы: Яңа теманы аңлату. Төп төшенчәләр: Фигыль һәм аның нигезе. Предметара бәйләнеш: Татар теле, математика, татар әдәбияты. Эшне оештыру төрләре: Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү. Чыганаклар: Ф.Ю.Юсупов,Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов.6нчы сыйныф өчен уку әсбабы, 2014нче ел. 1. Презентация Power Point – “Фигыль” компьютер, интерактив такта, карточка. Дәрес барышы I этап. Оештыру моменты. 1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез? Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлап җибәрик. Дәфтәрләргә число язу. II этап. Мотивация. Укырга һәм күчереп алырга

Бер шәрехләү “Фигыль һәм аның нигезе. 6 сыйныфта дәрес планы”

  1. Нурия Says:

    Коррекцион мәктәпләр өчен дә бик күп материаллар бар икән.Файдалы язмалар таптым.Рәхмәт сезгә!

Шәрехләү