fbpx
08.12.2014

Закон безгә “ни почем”


 Хөрмәтле,сайт дуслары!

Иртәгә “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыгачак мәкаләне бүген укып карагыз әле.

 Безнең татарда тапталган,күпме чәйнәп тә,йотып җибәреп булмый торган бер тема бар.Ул: әлеге дә баягы тел мәсьәләсе. 22 ел буе сөйләп тә, хәл ителә алмый торган гаҗәп нәрсә булып чыкты бу безнең татар теле.Шушы еллар эчендә татар теленең дәүләт теленә үсеп әверелә алмавы турындагы мәкаләләрнең барысын бергә җыйнап тупласаң, биш катлы йорт биеклеге кәгазь тавы пәйда булыр иде. Ә инде тел уңае белән җыелган конференцияләрдә күпме бәлеш ашалып,күпме чәйләр эчелгәнен бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.Ә тел,безнең  бөек Тукай теле дип горурланган телебез, һаман да шул мескен хәлдә. Без бүген ике татар очрашсак,син татар,син татар телен,үз телеңне нишләп белмисең дип бер-беребездән гаеп эзләп утырырга мәҗбүрбез. Чөнки туган тел СССР заманында ничек булган булса,хәзер дә шул тормышта.Юк,алай дип әйтеп бетерү бик үк дөрес булмый икән әле.Мәсәлән,заманында мин укып чыккан Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүген кабыгы гына калды. Шул бүлек студентлары практика үтә торган бер татар мәктәбе бар иде.Хәзер берәү дә юк.Бәлки,кәгазьдә бардыр,ләкин чынлыкта…Минем Казандагы оныгым бер татар язучысының исеме белән аталган татар гимназиясендә укый.Авылга кайткач,кайсы фәннәрне татарча укыйсыз дип сораштырам.Татар телен, ди.Тагын? дим.Әйтә алмый.Татарча сөйләшәсезме соң мәктәптә? дип төпченүемне дәвам итәм.Әйе,ди,РОНОдан кешеләр килгәндә татарча сөйләшергә кушалар,ди.Әтисе-әнисе татар булып,мәктәпкә кергәнче бер урыс сүзен ишетмәгән бала бүген минем белән юньләп татарча сөйләшә алмый.Дүрт ел эчендә (онык быел 4нчедә укый) мәгариф системасы баланың ана телен оныттыра ала икән! Шаклар катарлык.Моны бит Мәскәү эшләми,моны үзебезнең татарлар,үзебезнең татар укытучылары эшли.Ә безнең такыр башлы галимнәр,җылы кәнәфиләренә сеңгән депутатлар,мәктәп күрмәгән чиновниклар татар теле ни өчен дәүләт теленә үсеп әверелә алмый дип һаман да гыйльми җыелышлар җыялар,симпозиумнар үткәрәләр,фәнни хезмәтләр язалар.

 Дәүләт теле нинди тел соң ул? Минемчә,дәүләт теле-дәүләтнең үз халкы белән сөйләшә торган теле булырга тиеш.Әгәр дәүләт халкы белән үз телендә сөйләшми икән-бу телне дәүләт теле дип әйтеп булмый инде.Бармы татар милләтенең бер югары уку йорты? Юк! Бармы телевизион татар каналы? Юк! Бармы татар милли мәгариф системасы? Юк! Судлар татар телендә барамы? Юк! Нәрсә сөйлим,бүген кайбер кибетләрдә татарча ипи сорасаң, сиңа җүләргә караган күк күзләрен акайтып карарга мөмкиннәр.Ә бит 1992нче елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә акка кара белән болай язылган:

1.Татарстан Республикасында дәүләт телләре- тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

2.Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында,җирле үзидарә органнарында,дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

Кулланылмый шул. Ник? Җавапны татар халкына хезмәт итәбез дип күптин-күп,чуктин-чук вәгъдәләр биреп,Дәүләт Советы кәнәфиләрендә утыручы  депутатларыбыздан сорарга кирәктер,мөгаен. Хәер,аларның инде Дәүләт Советы сессияләрендә телләр турындагы законның үтәлеше турында хәйран зурдан кубып сөйләшеп караганнары бар.Нәтиҗә шул сөйләшүдән ерак китә алмый,чөнки  тел турындагы законның үтәлешен тәэмин итүгә караганда бу хакта сөйләшү һәрвакыт җиңелрәк булып чыга.Алар җавап бирмәсә дә,безгә барыбер билгеле: бары тик Татарстан хөкүмәте тарафыннан татар теленең кулланышы дәүләт дәрәҗәсендә тәэмин ителгәндә генә телебез рус теле белән тигез дәрәҗәдә була алачак.Әгәр теләк булса,инде 22 ел эчендә татар телен тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кертергә була иде.Ләкин һаман да шул татарлык чабудан тарта: өлкән “туганыбызның” күз карашы тез буыннарын калтырата,телне тешләтә.Аннан татар халкы үзе дә үткән тарихына,гореф-гадәтләренә,теленә гаҗәп дәрәҗәдә битараф халык бит ул.Безгә килгән фин татарларын күрегез: менә дигән итеп татарча сөйләшәләр.Татар теле аларда дәүләт теле дә түгел югыйсә.Ләкин һәр татар гаиләсендә ана телен өйрәтү,белдерү,саклау бурычы куелганлыктан,бездән аермалы буларак,үз телләрен хөрмәт итәләр,кадерләп саклыйлар.Чөнки бар нәрсә дә гаиләдән башлана.Кешегә тел ачкычын гаилә бирә.Тукай да бит: “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән”,дип юкка гына язмаган.Ә безнең илдәге әти-әниләрдә тел кайгысы түгел шул бүген.Аларның яртысы ипотека коллыгына кереп баткан,шуны түләү өчен икешәр урында эшләп,көн-төн чаба,көч-хәл белән өенә кайтып егыла.Яртысы эшсез,очын-очка көчкә ялгап бара; калганы исерек, анысына тагын диңгез тубыктан.Ләкин тегесеннән дә,бусыннан да бигрәк,телнең дәүләт теленә әйләнүе өчен дәүләт тарафыннан татар теленең кулланышы арттырылырга тиеш.Бары тик татар теленә ихтяҗ булса гына,телнең алга таба яшәвенә ышанырга мөмкин булачак.Менә шундый чишелеше бик гади булган формула: кулланмыйбыз,чөнки ихтыяҗ юк,өйрәнмибез,чөнки таләп юк.Безгә шулай булуы уңайрак.Яшәү өчен,тормыш итү өчен кирәге булмаган телне бик азлар гына теләп өйрәнә.Өйрәнү өчен иң беренче чиратта туган телебезне тереклек итү өчен кирәкле тел дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк.Телгә өйрәтүнең икътисади нигезе булырга тиеш.Чөнки бүгенге кулланучылар җәмгыятендә тел матди файда китермәсә,аның берәүгә дә кирәге юк.Әйтик,югары уку йортларына керү өчен татар телен дә белү кирәк булды дип фараз итик.Татар телен өйрәнү шундук 70-80%ка үсәчәк.Эшкә алу вакытында татар телен белү таләбе куелса,тагын 80-90%.Дәүләт учреждениеләрендәге эш кәгазләре татар телендә тутырыла башласа,татар телен үстерү кирәклеге турында сөйләүнең кирәге дә калмаячак.Күр әле: дистә еллар буе сөйләнеп тә хәл ителмәгән мәсьәләне чишү өчен берничә канун кабул итәргә һәм үтәлешен тәэмин итәргә генә кирәк икән ләбаса.Кызганычка каршы, болар әлегә фараз-хыял гына шул.

Озак көтәргә туры килмәс,Татарстан Республикасында дәүләт телләренең тигезлеген тикшерү өчен депутатлар тагын Дәүләт Шурасына җыйналырлар һәм татар телен саклау кирәклеге турында урысча матур-матур  сүзләр сөйләрләр… Закон безгә “ни почем” дип яшәгән илдә башкача була алмый торгандыр инде.

       

Бер шәрехләү “Закон безгә “ни почем””

  1. fdskrsps Says:

    Мәкаләгез яхшы язылган. Бик дөрес фикер йөртәсез.

Шәрехләү