fbpx
31.03.2021

Татарстан буенча сәяхәт. Тәрбиячеләр өчен уен


Татарстан
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге 4 нче “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Гыйлметдинова Эльза Фоат кызы. Тема: Татарстан буенча сәяхәт. (Тәрбиячеләр өчен уен)

Максат: Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары, тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен киңәйтү, Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга, Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга өйрәтү. Төрле халыкларның тарихы, традицияләре, мәдәниятләре турында белемнәрне саклау, камилләштерү.

Җиһазлар: ИКТ, проектор, пазллар, плакатлар.

Хәерле кон, коллегалар. Мин, сезне, Татарстан Республикасы буйлап сәяхәткә чакырам. Юлыбызда киртәләр очрар, ләкин аларны булган белемнәребез, тапкырлык, җитезлек белән җиңеп чыгарбыз.

Уен тәртибе белэн таныштырам.

  • Командаларга буленү, исем бирү, сәламләу .
  • Разминка .
  • 1 тукталыш “Дәуләт символикалары”.
  • 2 тукталыш ”ТЭЙК-ОФ ТАЧ ДАУН ”.
  • 3 тукталыш ” МИКС – ФРИЗ-ГРУП”.
  • 4 тукталыш ”ТИК-ТЭК-ТОУ ”.
  • 5 тукталыш “КОННЕРС ”.
  • Җыр тыңлау “ Мин яратам сине, Татарстан ! “

Һәр  биремнән соң  дөрес  җавапка  бер кисәк рэсем бирелә. Биремнәрне үтеп  бетергәч, кисәкләрдән  бербөтен картина килеп чыгарга тиеш .

Хәзер  разминканы башлап җибәргәнче, командаларга буленәбез, командага  исем бирәбез , сәламлибез .

Сез әзерме?  Разминканы башлыйбыз. Һәр командага чиратлап сораулар бирәм. Барысы 5 сорау . Башладык .

  1. Татарстанда ничә шәһәр бар? (20)
  2. Татарстанда ничә район бар? (43)
  3. Татарстан Дәуләт Академик театры кем исемен йөртә? (Г . Камал )
  4. Татарстан һәм Россия музыка- театр тормышының иң зур вакыйгасы-Халыкара опера фестивале кем исемен йөртә?(Федор Иванович Шаляпин)
  5. Иван Андреевич Крылов мәсәлләрен татарчага кем тәрҗемә иткән?
  6. ( Г.Тукай)
  1. Татар халык шагыйре Габдулла Туган кайчан туган? (1889 елның 26 апрелендә)
  2. Мөселманнарның Диния нәзарәте башлыгы? ( мофти )
  3. Казан ханлыгында күпме хан була? (15)
  4. Татар орнаментының нигезе нэрсә? ( чәчәк , үсемлек мотивлары )
  5. Татар киемендә нинди төс өстенлек итә7 ( яшел )

Разминка тәмам . Дәрес җавапларыгызны өчен рәхмәт . Сезгә  картинадан бер өлеш.

Беренче тукталыш “Дәүләт  символиклары ” дип атала . Һәрбер республиканың үз гербы, гимны, флагы бар. Әйдәгез, Татарстан Республикасының гимнын тыңлап китик. Гимн.

Бу гимнда горурлык, Туган илгә, телгә мәхәббәт  хисләре чагыла . Аның композиторы Рөстәм Яхин . Гимн музыкасы 1993 елның 14 июлендә кабул ителә . Текст авторы Рамазан Байтимеров. Гимн тексты 2013 елның 10 мартында кабул ителә.

Сезгә сорау:1 команда –герб, 2 командага флаг турында мәглумәт бирергә.

1 команда гербның авторы рәссам – монументалист , Т.Р. Рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов. 1992 нче елның 7 нче февралендә кабул ителә . Татарстан гербында горур канатлы барс – Республика  бөеклеге символы,  биредә яшәуче  халыкларның яклаучысы. Гербта сурәтләнгән кызыл кояш –якты  киләчәккә  ышаныч символы. Ак барсның аягы кутәрелгән  уң аягы  Татарстанның яңарыш  юлында хәрәкәт итүен аңлата . Канатындагы  җиде  каурые җирдә һәм һавада яклаучы барлыкны  гәудәләндерә . Алтын төсе –Татарстан җиренең байлыгы ,яшел төс – рухи яңарыш; ак төс -уй-ниятләрнең сафлыгы .

2 команда- флагның  авторы Т.Р  халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов . Кабул итү  көне 1993 елның 29 ноябре. Флагтагы яшел төс –яз яшеллеге , яңарыш; ак төс – чисталык , пакълек төсе; кызыл – өлгергәнлек, көч дәрт тормыш символы.

Разминка тәмам. Сезгә бербөтен картинадан бер өлеш. Алга таба барабыз.

Киләсе тукталыш исеме “ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН”

Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәрдә җөмлә дөрес булса, сез басасыз. Дөрес булмаса, утырасыз. Һәр командага өчәр сорау .

1 команда 1.Казан ханбикәсе Сөембикә булган. (эйе)

2.Татар әдәбиятының беренче әсәрләреннән берсе “ Кыйсса-Йосыф”(эйе)

3.Флагтагы төсләрнең урнашу тәртибе: кызыл ак яшел(юк)

2 команда 1.Татарстанда зур елгаларның берсе Кама (эйе)

  1. 2012 нче елда Казан шәһәрендә Ак мәчет төзелгән (юк. Бөек Болгар)
  2. Язгы чәчудән соң үткәрелә торган бәйрәм- Сабантуй. (эйе )

Сораулар тәмам. Дөрес җавапларыгыз өчен  рәхмәт. Сезгә картинадан бер өлеш.

Хәзер ял итеп алабыз. Алдагы тукталышыбыз”МИКС-ФРИЗ-ГРУП”

Музыка уйный башлауга бии башлыйбыз. Музыка туктагач, мин сезгә сорау бирәм. Сорауның җавабы сан. Шул сан буенча сез төркемнәргә берләшәсез.

  1. Татарстан аша ничә зур елга ага? (4. Идел Кама Агыйдел Нократ)
  2. Татарстанда ничә театр бар? (7. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, А.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Әкият курчак театры.)
  3. Татарстанда ничә дәүләт теле?(2.рус һәм татар)

Ял итеп алдык. Сезгә картинадан бер өлеш. Уеныбызны дәвам итәбез.

“ТИК-ТЭК-ТОУ” тукталышына килеп җиттек. Сезнең алда ак бит. Беренче уенчы ак битне ала, 16 кисәккә бүлә. Икенче уенчы һәрбер уенчыга 4кечкенә кисәкләрне тарата. Хәзер һәрбер уенчы шушы 4 кечкенә кисәкләргә Татарстан темасына караган сүзләр яза, өстәл уртасына куя. Өченче уенчы 16

кисәкне бутый һәм 9ын сайлап ала. Дүртенче уенчы 9 кисәкләргә номерлар сугып чыга. Хәзер беренче уенчылар 789, икенче уенчылар 159, өченче уенчылар 357, дүртенче уенчылар 147кисәкләрдәге сүзләрдән җөмләләр төзи.

Матур эчтәлекле  җөмләләрегез өчен рәхмәт. Сезгә картинадан бер өлеш.

Соңгы тукталыш ”КОННЕРС”. Почмакларга Яр Чаллы, Казан, Бөек Болгар, Алабуга шәһәр исемнәре язылган. Сез туристлар. Кайсы шәһәргә барасыгыз килә, шул почмакка барыгыз. Хәзер сез шул шәһәрне ни өчен сайлавыгыз турында сөйләгез.

-Бик зур рәхмәт, сезгә. Соңгы кисәк. Тукталышлар тәмам.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруында Роберт Андреев музыкасы һәм Роберт Рәкыйпов сүзләренә язылган “Мин яратам сине, Татарстан” җырын тыңлыйбыз, пазлны төзибез. Нәрсә килеп чыкты?

Татарстан башкаласы Казан шәһәренең гербы һәм флагы. Дөрес, рәхмәт сезгә.

Безнең сәяхәтебез тәмам. Без  гүзәл табигатьле, зур һәм бай тарихлы, күпмилләтле республикабызда яшәвебезгә бик бәхетле.

Кулланылган әдәбият:

  1. Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Казан: Мәгариф,1995.
  2. Солтанбәков Б.Ф. һ. б. Татарстан тарихы: төп мәктәп өчен уку әсбабы. Казан: ТаРИХ, 2001.
  3. Әминов а.м. татар халкы һәм Татарстан тарихы: схемалар, таблицалар, тестлар. Казан: Мәгариф, 2000.

Салават күпере буйлап сәяхәт

Шәрехләү