fbpx
14.10.2019

Глобуста һәм картада булмаган океан. 3 сыйныфта үткәргән дәрес планы.


“Глобуста һәм картада булмаган океан” дигән темага әйләнә-тирә дөнья фәненнән 3 сыйныфта үткәргән дәрес эшкәртмәсе

глобуста

Арча муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы. “Глобуста һәм картада булмаган океан” дигән темага әйләнә-тирә дөнья фәненнән 3 сыйныфта үткәргән  дәрес эшкәртмәсе.

Предмет:   Әйләнә-тирә дөнья

Класс:    3 класс

Тема:  “ Глобуста һәм картада булмаган океан”

Максат:  -һава океаны-атмосфера белән таныштыру, һаваның каты

матдәләрдә һәм суда булуын ачыклау.

–  Әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен арттыру, сөйләм

телен  үстерү.

– Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Ресурслар: Г.В.Трафимова ,О.Н.Федотова.3 нче сыйныф өчен дәреслек, мөстәкыйль эш дәфтәрләре, интернет дәрес, презентация, төп төшенчәләр  язылган карточкалар

 

Дәрес барышы

I этап      Дәресне оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез,саумысыз!

-Кәефләрегез ничек ?

-Кояшлы иртә кебек,

Әйләнә -тирә дәресенә,

Күп белергә дип килдек .

-Алдагы дәресләрдә без нинди темалар өйрәндек? Глобус һәм картада сулыклар нинди төс белән күрсәтелә? Нинди океаннар турында белдек?

Дәреснең темасына игътибар иттерү.

“Глобуста һәм картада булмаган океан”

Димәк, без күзгә күренми торган океан белән танышабыз.

II этап     Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ булдыру

Суның үзлекләрен кабатлау, яңа дәреснең темасын һәм максатын  билгеләү өчен кроссворд чишү.

Сыек хәлдә суның үзлеге? (агучан)

Төсе бармы?(төссез)

Елга-күл  өсләрендәге ак “төтен” ничек атала?(томан)

Каты хәлдә су ничек атала?(боз)

Боз эргәч нишли?(су була)

Чиста суны икенче төрле ничек дип атыйлар?(саф су)

Суның исе бармы?(иссез)

Газ хәлендә су ничек атала?(пар)

Түбәдән нәрсә тама?(тамчы)

(вертикаль баганада атмосфера дигән сүз чыга)

 

III  этап   Яңа  белем һәм күнекмәләр булдыру

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.Сүзлекчә белән эш.

1.-Нәрсә ул атмосфера?  (Дәреслек ахырындагы сүзлекчәдән табып укыйлар)

Атмосфера-Җир шарын чорнап алган һава катламы.

-Фоторәсемдә Җир зәңгәрсу төстәге шар булып күренә. Әлеге төсне Җирнең биш океаны гына түгел, аның атмосферасындагы болытлар да бирә. Планетабызның “алтынчы океаны” шул инде. Планетаның зәңгәр һава «океаны» төбендә Җир үзе ята.

2.Интернет дәрес карау.

-Без һава турында нәрсә белдек?

-Һава үтә күренмәле, төсе юк. Без аны сизмибез дә күрмибез дә. Әмма ул безгә бик кирәк. Без һавадагы кислородны сулыйбыз. Кешегә тәүлегенә 11 мең литр кислород кирәк.

-Кеше суламыйча күпме вакыт тора ала? Әйдә,үзебезне сынап карыйк (суламыйча купме вакыт торып булуны ачыклау)

3.Атмосфераның әһәмияте. (укучылар чыгышы)

Атмосфера катламы җиргә кирәкме?

Атмосфера Җирдәге тереклекне Кояшның зыянлы нурланышыннан  һәм галәм салкыныннан саклый . Җир өслегендә җылынган һава катламы, юрган кебек, җылыны тотып тора.Шушы катлам Җиргә андагы тереклек һәлак булырлык температурага кадәр суынырга һәм җылынырга мөмкинлек бирми.

Космостагы  метеоритлардан саклый. Космос киңлекләрендә Җиргә Кояш тирәли хәрәкәт итүче бик күп ташлар очрый. Аларның кайберләре җир атмосферасына да үтеп керә. Җиргә төшкән бу ташларны  метеоритлар дип йөртәләр.Әгәр һава катламы булмаса, метеоритлар Җиргә яңгыр булып явар иде.

Кеше һәрвакыт һава чолганышында. Атмосфера Җирнең терек булмаган табигатен тәшкил итә, әмма терек табигать аннан башка яши алмый.

Физкультминутка.

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Һаваның үзлекләрен ачыклау.

Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.   Ул нәрсә?

Кайда соң ул һава? Нигә без аны күрмибез? Тирә-ягыбызда һава барлыгын ничек исбатлыйк?

Мөстәкыйль эшне оештыру, эш тәртибен аңлату

Төркемнәрдә тәҗрибә үткәрү.

1.     Өстәлгә кәгазь кисәкләре куй да өсләреннән газета белән җилпе. Кәгазь кисәкләре кайсы-кая очып китте. Ни өчен?

-Һава хәрәкәткә килде дә кәгазләрне “эләктереп китте”.

2. Сулы стаканга сохари,туфрак, кирпеч  кисәге сал. Шуннан нәрсә күзәтелә?

– Су өстенә вак куыклар күтәрелә башлый. Сохаридагы һаваны су куып чыгара. Һава, куыклар булып, өскә күтәрелә.

3.Стаканга салкын су салып, җылы  урынга куй. Җылынган суда нәрсәләр күрергә мөмкин?

-Бераздан суда һәм стакан стенасында вак куыклар хасил була. Бу- суда эрегән һава.

Тәҗрибә нәтиҗәләрен мөстәкыйль эш дәфтәрләренә язу.

Җирдәге барлык бушлыклар – мәгарә һәм чокырлар, кечкенә ярыклар –барысы да һава белән тулган, һава шулай ук   туфракта, тере организмнарда, суда да бар.

V этап  Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Парларда эшне оештыру.  Дәреслектәге сорау һәм биремнәрне үтәү.

1.Әминә Әмиргә өстәлдән буш стаканны алып куярга кушты.Әмир:”Өстәлдә буш стаканнар юк, берсендә-су, икенчесендә-сөт, өченчесендә-һава”, дип җавап бирде.Әмир хаклымы?

2. Бакча туфрагын туңудан нинди кар яхшырак саклый: тыгызымы, көпшәгеме?

3. Сулау өчен нинди һава кирәк? Һава чиста булсын өчен нишләргә кирәк?

4. Су белән һаваның кайсы үзлекләре охшаш? Кайсы үзлекләре белән аерылалар?

VI этап  Йомгаклау. Рефлексия.

1. Дәрестә нинди яңалык белдек? Нәрсәгә өйрәндек?

2.Үзбәя. Кәрзиндә һава тутырылган шарлар бар. Белемнәрен бишле билгесенә бәяләүчеләр- кызыл, дүртле билгесенә бәяләүчеләр-зәңгәр, өчле билгесенә бәяләүчеләр сары шар ала.

VII этап     Өй эше.     96 – 99 битләр, 3 нче сорау.

Авторның тагын бер хезмәте: Ү авазы.Ү,ү хәрефләре.1 сыйныф.

 

Шәрехләү