fbpx
20.09.2017

Сәламәтлек-зур байлык


Закирова Альмира
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. 9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе. Темасы: “Сәламәтлек – зур байлык”
Максаты: Белем бирү (дидактик): сәламәтлек турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу, текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча сөйләшә белү. Фикерләү сәләтен үстерү (үстерелешле): фикерли һәм чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү. Тәрбия бирү ( тәрбияви): укучыларда сәламәтлеккә сак караш тудыру. Универсаль  уку гамәлләрен камилләштерү: Регулятив УУГ: дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү, укыту проблемасын чишү, эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү (үзбәя). Коммуникатив УУГ: төркемнәргә берләшү, үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, иптәшең белән хезмәттәшлек итә алу. Танып-белү УУГ:  дәреслектәге текстны аңлап уку, анализлау, үз фикереңне  яклый алу. Шәхескә кагылышлы УУГ: кешеләр белән аралаша белү культурасын тәрбияләү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, сәламәтлекнең кыйммәтен аңлау, укуга карата теләк, җаваплылык булдыру. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, Хәйдәрова УМК. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта, нэтбуклар. Дәрес тибы: текст өстендә эш, лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү. Методлар: өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эш. Эшчәнлек төрләре: сүзлек өстендә эш, әңгәмә үткәрү, дәреслек һәм карточкалар белән эш, электрон ресурслардан файдалану. Тулысынча

Шәрехләү