Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы. Тема: Фигыль турында төшенчә. ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес)
Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә
дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
- Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади
активлыкларын һәм танып – белүне үстерү.
- Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Танып – белү: Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? сорауларына җавап булган
сүзләрне аеру һәм тану; фигыль сүз төркемен аңлау; фигыльне
сөйләмдә куллана алу.
Регулятив : Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели алу һәм
формалаштыра белү, эшләнгән эшкә бәя бирү
Коммуникатив: Күнегүләрне кагыйдә һәм үрнәк буенча башкару.Үз фикерләрен
төгәл һәм ачык итеп белдерә алу. Дәреслектән дөрес информацияне
табып куллану.
Шәхси: Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү.
Дустыңны аңлау, хөрмәт итү.
Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
- Оештыру, мотивлаштыру.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.
-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)
-Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)
-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
-Син килдең! (кулларны җәю)
-Мин бик шат !(кул кысышу)
– Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган дәрестә безгә сынатмаска, алган белем – күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак.
- Актуальләштерү.
– Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.
Тату туганнар таштан койма койганнар.
– Мәкальдән исемнәрне табу,сораулар кую. Исем нәрсәне белдерә? Нинди саннарда килә? Нәрсәләрдә төрләнә? Ничә килеш бар? Нинди килешләр һәм аларның сораулары.
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Уку мәсьәләсен кую.
- Бу җөмләдә нишли соравына җавап булып килгән сүз?
- Нинди сорауларга җавап бирә?
- Нәрсәне белдерә?
- Предметның эшен – хәрәкәтен белдергән сүзләр нинди сүз төркеменә керүен ачыклау өчен, кроссворд чишәрбез.
Уку мәсьәләсен чишү.
- Бик зур, соры великан
Үзе йөк күтәрә икән.
Әгәр эссе булып кисә,
Борыны белән су сибә икән. (Фил)
- Бөтен халыкта бар ул,
Ансыз уку, язу юк. Тулырак…







