
Максатлар:
Коммуникатив – укучыларның сүзлек байлыкларын арттыру, иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру;
Фәнни – укучыларга сыйфатлар, аларның төркемчәләре, дәрәҗәләре, ясалышы турында мәгълүмат бирү, сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәтү;
Тәрбияви – туган телгә, әдәби тел нормаларына сак караш, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча: сыйфат турында алган белемнәрне гомумиләштерү, белемнәрне тирәнәйтү.
Предметара нәтиҗәләр:
регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
танып белү:
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;
- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- үз карашыңны, фикереңне формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү;
- иптәшеңнең җавабын тыңлый белү;
- төп фикерне аерып ала белү.
Шәхси нәтиҗәләр: чагыштыру, гомумиләштерә белү, сөйләм телен үстерү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү; белемнәрне гамәлдә куллана белү.
Дәрес төре: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау һәм ныгыту дәресе.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эш, өстәл уены, уеннар.
Принциплар: фәннилек, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.
Чаралар:
- программа, дәреслек, кулланмалар;
- компьютер, проектор, экран, уен өчен материаллар.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, сораулар язылган карточкалар, үзбәя карточкалары, уен өчен материаллар.
Дәреслек: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (Татар теле. 6 сыйныф) // Ф. Ю. Юсупов, Ч. М. Харисова, Р. Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 175 б. : рәс б-н
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-ориентлаштуры этабы.
- Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Укучылар: Хәерле көн! Кәефләребез яхшы.
Укытучы: Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карап, яхшы кәеф бүләк итик әле. (Укучылар бер-берсен елмаеп сәламлиләр). Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә сезнең сөйләмегез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш?
Укучылар: Төгәл, дөрес, аңлаешлы.
Укытучы: Әйе, бик дөрес. Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур фикерләр көтәм. Дәрестә сезгә уңышлар телим. Укучылар, сезнең өстәлләрдә алма, чәчәк һәм яфрак рәсемнәре төшерелгән карточкалар ята. Болар – үзбәя карточкалары. Шушы карточкалар ярдәмендә дәрес ахырында сез дәрестәге активлыгыгызга бәя бирәчәксез. Шуңа күрә, дәрестә тырыш һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар! Ә хәзер дежур укучыны тыңлап китик. Бүген дәрестә кемнәр юк? (дежур укучы сүзе)
- Актуальләштерү (өй эшен тикшерү, нәтиҗәләр ясау, кроссворд чишеп, үткәннәрне искә төшерү)
Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле, кабатлау нисбәтеннән, башта өй эшен тикшереп үтик. (47 нче бит, 97 нче күнегү). (өй эшен тикшерү)
- Уку мәсьәләсен кую
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә нинди сүз төркемен өйрәнүне дәвам иткән идек?
Укучылар: Сыйфат сүз төркемен.
Укытучы: Әйе, дөрес, әйдәгез әле, үткәннәрне искә төшереп китү өчен без сезнең белән кроссворд чишеп карыйк. Сез слайдтагы сорауларга дөрес җавап бирсәгез, калын хәрефләр белән бирелгән шакмакларда сезгә таныш мөстәкыйль сүз төркеме килеп чыгар.
- Ак сыйфатын кимлек дәрәҗәсенә куегыз. (аксыл)
- Кып-кызыл, сап-сары, дөм сукыр сыйфатлары нинди дәрәҗәдә? (артыклык)
- Каты сүзенә антоним сыйфат (йомшак)
- Сыйфат ачыклаган исем нәрсә дип атала? (сыйфатланмыш)
- Язгы, тәмсез, китек, җырсыз төзелеше ягыннан нинди сыйфатлар? (ясалма)
- Чибәр сүзенә синоним сыйфат (матур)










