fbpx
12.10.2018

Дәрескә контроль эш. Татар теле. 7сыйныф.


Нурфия Тихонова 
Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белеем учреждениесе 156 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Нурфия Ринат кызы. Татар теле дәресенә 7 нче сыйныф өчен контроль эш.  

Аңлатма язуы. Ел буена программа буенча өйрәнелгән бүлекләр буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Темалар буенча контроль эштә 8 бирем бирелде.

Эш формасы: контроль эш ( 2 вариантта)
Өйрәнелгән бүлекләр:
1.Белем һәм тормыш.
2. Өлкәннәр һәм кечкенәләр.
3. Ял итү.
4. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше.
5. Ел фасыллары.
6. Татарстанның казанышлары.
7. Сәүдә үзәгендә.

Максат һәм бурычлар:

1. Укучыларның сүзләргә сүз ясагыч кушымчаларын дөрес куюын ачыклау.

2. Укучыларның хәл фигыль формаларын дөрес аера белүләрен билгеләү.

3. Исем фигыль күрсәткечләрен дөрес куллана белүне күрсәтү.

4. Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итүне ачыклау.

5. Кереш сүзләрнең сөйләмдә дөрес урында куллануны тикшерү.

6. Фикерне туплап җөмләләрне дөрес тәмамлый белүне ачыклау.

7. Репликаларны тутырып сөйләм телен баету.

8. Дөрес җөмләләр төзи белүләрен тикшерү

1 вариант.
1)Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар куярга.
Матур… , авыл… , эш… , яшь… ,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзергә.
2) Бирелгән фигыльләрдән Хәл фигыльнең 1, 2, 3 формаларын ясагыз.
укы, сора, утыр, көл,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
3) Бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясагыз.
кил, кайт,ят,ал.
* исем фигыльнең юклык формасын яса.
4) Сыйфат фигыльләрне тәрҗемә итегез.
-ездивший человек.
– приехавший гость.
– говорящий человек.
5) Кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Әлбәттә, зинһар, бәлки, имеш.
6) Җөмләләрне язып бетерегез.
Мин китапханәгә еш йөрим, чөнки…. .
Җәен мин авылга әбиемә…. .
Урманга барып, ул… .
7) Кирәкле репликаларны куегыз.
Артур, син табигатьне яратасыңмы?
… .
Гаиләгез белән елга буена еш барасызмы?
…. .
Саф һавада еш буласызмы?

8) “Җәйге каникулларның бер көне” темасына кечкенә хикәя төзе.

2 вариант

1)Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар куярга.
Тыныч… , ватан… , тәрбия… , сыйныф…
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
2) Бирелгән фигыльләрдән Хәл фигыльнең 1, 2, 3 формаларын ясагыз
Кит…, сөйлә…., кара…., бар…. .
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
3) Бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясагыз.
Кил…, кайт…,ят….,ал…. .
* исем фигыльнең юклык формасын яса.
4) Сыйфат фигыльләрне тәрҗемә итегез.
-возвращающийся дядя.
-отъезжающий поезд.
-ушедший человек.
5) Кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Күрәсең, кыскасы, минемчә, димәк.
6) Җөмләләрне язып бетерегез.
Балалар тарих турында укырга яраталар, чөнки…. .
Әбием мине тәмле ризыклар белән…. .
Бакчага баргач мин…. .
7) Кирәкле репликаларны куегыз.
Син нинди кошларны беләсең?
… .
Сина кайсы кош күбрәк ошый?
… .
Кошлар сайравын тагын каян тыңларга мөмкин?

8) “Көзге каникулларның бер көне” темасына кечкенә хикәя төзе.
3 вариант

1)Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар куярга.
юл… , сер… , уен… , баш..
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
2) Бирелгән фигыльләрдән Хәл фигыльнең 1, 2, 3 формаларын ясагыз
бар… , ал…. , яз… ,әйт… ,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
3) Бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясагыз.
көл… , җырла… , кайт… , эч… ,
*исем фигыльнең юклык формасын яса.
4) Сыйфат фигыльләрне тәрҗемә итегез.
– работающий человек
– идущая девушка
– будущий день
5) Кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Чынлап та, бәхеткә, мәсәлән, тыңла әле.
6) Җөмләләрне язып бетерегез.
Кышкы көннәр җиткәч,….
Әгәр ул бакчага барса,….
Анда барганчы,….
7) Кирәкле репликаларны куегыз.
Син тау шуарга яратасыңмы?
…. .
Син чанаңны нигә әзерләп куйдың?
…… .
Кышын тауга кем белән йөрисең?
…… .
8) “Кышкы каникулларның бер көне” темасына кечкенә хикәя төзе.

4 вариант

1) Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар куярга.

печән… , сүз…. , балак… , тимер…. .
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
2) Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльнең 1, 2, 3 формаларын ясагыз
бар… , ал…. , яз… ,әйт… ,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
3) Бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясагыз.
Көл… , җырла… , кайт… , эч… ,
*исем фигыльнең юклык формасын яса.
4) Сыйфат фигыльләрне тәрҗемә итегез.
– упавший лист
-спящая девочка
-увядший цветок
5) Кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Кыскасы, әлбәттә, тыңла әле, беренчедән.
6) Җөмләләрне язып бетерегез.
Әни киткәч,…… .
Мин бассейнга йөрим, чөнки….. .
Ул кибеткә барып,….. .
7) Кирәкле репликаларны куегыз.
Син музейга йөрергә яратасынмы?
……. .
Син Казанда нинди музейлар беләсең?
…… .
Син музейга км белән барасың?
….. .
8) “Язгы каникулларның бер көне” темасына кечкенә хикәя төзе.

Шәрехләү