fbpx
07.12.2012

Бәхетле булуның тугыз сере.


Хатын-кызлар колагына  

Бәхетле булуның тугыз сере. 1. Беркайчан да тормышыгызның иң матур елларын әрәм иттем дип әйтмәгез. Бу фикерне хәтта башыгызга да кертмәгез. Әгәр шул ук фикер ирегезнең башына керсә, аны берәр яшь көндәшегез белән бүлешергә туры киләчәген хәтерегездән чыгармагыз.
2. Аның туганнарына карата нәфрәтегезне тыярга тырышыгыз. Яратырлык бер генә яклары булмаса да, аларда кызыклы сыйфатлар табарга мөмкин. Алай гына да түгел, алардан шулай ук ирегезнең кечкенә чагында нинди булуын белә аласыз. Ә бу исә сезгә аңа балачагында җитешмәгән нәрсәләрне бирә алу мөмкинлеген өсти. Димәк, ул сезне беркайчан да ташлап китмәячәк.
3. Үпкәләшүләр вакытында үзегезнең хаклыкны расларга тырышмагыз. Чөнки ирләр өчен иң мөһиме – үзенең акыллылыгын тою. Ә давыл тынгач, ирегез каршында баш иеп, барысын да үзегезчә эшләгез.
4. Өегездә һәрвакыт чисталык булдырырга тырышыгыз. Бер генә ир дә моңа битараф түгел. Чиста өйле һәм ачык йөзле хуҗабикәнең ире булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә.
5. Киемнәрнең ирегезгә ошаганын сайларга тырышыгыз. Модага карашларыгыз бер үк булмаса да, аның белән килешү ягын карагыз. Сезнең киенү рәвешегез аның ачуын чыгарырга тиеш түгел. Югыйсә аның ихтыяҗларын канәгатьләндерүче башка хатын табылуы бар.
6. Сюрпризлар ясау ягын карагыз. Авыр түгел бит ул. Мәсәлән, “Тәмле ашлар” китабын алып, берәр үзенчәлекле ризык пешерергә мөмкин.
7. Әгәр кисәк кенә аның башына кешеләрне ничек бәхетле итү турында уй килсә, игътибар белән тыңлагыз, фикерләрен уртаклашыгыз. Ялгыш кына елмая күрмәгез – ирегез аны үзеннән көлү дип кабул итәргә мөмкин.
8. Акча белән кыенлыклар килеп чыкканда бар гаепне ирегездән генә эзләмәгез. Бу очракта, киресенчә, сез аның төп таянычы булырга тиешсез. Икәүләшеп проблеманы хәл итү күпкә җайлырак һәм тизрәк. Ә аны “син булдыксыз” кебек сүзләр белән тиргәмәгез, ул үзе үк бу сүзләрнең дөреслегенә ышанырга мөмкин. Ә инде бу очракта сез беркайчан да бәхетле була алмассыз. Һәм моның бердәнбер гаеплесе – сез булырсыз.
9. Аның дусларын хөрмәт итегез. Сүзләрдә генә булса да. Дуслары белән очрашу – ир кешенең кәефен күтәрә. Бу факттан беркая да китү мөмкин түгел. Шуңа күрә, атнага бер тапкыр булса да, ирегез үзен иркен хис итсен. Бу берегезгә дә комачау итмәс.

Tags: ,

Шәрехләү