fbpx
27.02.2022

Нәүрүз бәйрәме. Рус төркемнәре өчен.


нәүрүз
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызы. Тема: Рус мәктәбенең рус төркемнәрендә белем алучы укучылар катнашлыгында үткәрелгән “Нәүрүз бәйрәме”

Максат:

  1. Балаларны язгы табигать һәм язгы бәйрәм йолаларының берсе булган “Нәүрүз” бәйрәме белән таныштыру.
  2. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият үрнәкләре аша сөйләм телен үстерү.
  3. Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына, туган табигатенә сак караш, хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

– балаларны проблемалы ситуациягә кую, яз, язгы бәйрәмнәр, кошлар тормышы турында белемнәрен ачыклау;

– балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

– балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;

– үткәрелгән чаралар аша балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә, табигатенә, аның кош-кортларына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Бәйрәм барышы:

1нче укучы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар. Без бүген Язны – Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдык.

2нче укучы: Сегодня у нас большой праздник – Навруз. Это праздник дружбы и весны. Навруз Байрам – один из самых древних праздников на Земле – он символизирует начало новой жизни. В переводе с фарси “навруз” означает “новый день”, а тюркское слово “байрам” – “праздник”. Навруз – сугубо народный праздник, связанный с пробуждением природы, наступлением тепла и началом сельскохозяйственных работ. В России как и во всем мире этот день празднуют 21 марта. Это день весеннего равноденствия.

“Хәерле иртә” җыры башкарыла (4А  сыйныфы укучылары )

1нче укучы: Дуслар, Нәүрүзбикәне чакырыр вакыт җитте.

Балалар: (барысы бергә). Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

(Кошлар тавышы ишетелә. Залга башына чәчәк – такыя, өстенә яшел күлмәк кигән, кулына кәрҗин тоткан Нәүрүзбикә керә)

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, кадерле балалар! Здравствуйте дорогие ребята. Вот и я, Нәүрүзбикә.

Балалар: Исәнмесез  Нәүрүзбикә!

Нәүрүзбикә:

Теплыми шагами по земле прошла

Привела я солнышко, жаркое, лучистое.

И оно гуляет по небу чистому.

Рады мне ребята, рады или нет?

Я хочу услышать, дети, ваш ответ.

2нче укучы: Мы очень рады тебе Нәүрүзбикә. МЫ приготовили для тебя весёлую песню о дружбе

“Чын дустым” җыры (4 Б сыйныфы укучылары)

2нче укучы: Дружно мы Навруз встречаем,    Праздник наш мы продолжаем. Нәүрүзбикә, а что это у тебя в корзиночке?

Нәүрүзбикә. В моей волшебной корзиночке принесла я вам загадки .
табышмак әйтәм, җавабын тап. (Загадки про птиц)

1.Спереди у птички шильце,
Позади у птички вильце!
Сама птичка мала,
А за морем была. (ласточка – карлыгач)

  1. Җәй тукылдый бу чүкеч.

Кыш тукылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (дятел – тукран)
3.Чёрный, проворный,
Кричит: «Кряк»,
Червякам враг. (грач – кара карга)

4.Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (голубькүгәрчен)
5. На шесте – дворец,
Во дворце – певец. (скворец – сыерчык)

  1. Чырык-чырык чыркылдый,

Бер җиргә дә ул китми,

Безнең белән дус яши,

Әйтегез. Ул ни?  (воробей – чыпчык)

1нче укучы: Спасибо за загадки Нәүрүзбикә. А мы знаем весёлую игру про птиц. Ты тоже с нами поиграй.

1.“ Очты-очты ” уены. (Уен тәмамланганнан сон,  кулына зур алма тоткан Шурәле килеп керә.)

Шүрәле:  Туктагыз әле, нишләп  мине Нәүрүз бәйрәменә  чакырмадыгыз .

2 нче укучы: Нәрсә бар, Шүрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасың?

Шүрәле:    Мин бер үзем урманда калганмын, барлык урман  җәнлекләре Нәүрүз бәйрәменә киткәннәр. Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан .

(Упкәләп, әйләнеп баса).

Нәүрүзбикә :    (Шүрәлене сыйпап) Ярый, Шүрәле, гафу ит мине.  Әйдә

әле үпкәләп торма, син бит бик матур итеп җырлый  беләсең, безгә җырлап күрсәт әле.

«Туган тел» җыры башкарыла.

1нче укучы: Әй, булдырдың да инде, Шүрәле.

Шүрәле: Красиво поёте, а играть вы умеете?

Балалар : Умеем!

2.«Түбәтәйле» уены (татар бию көе)

Түбәтәйле.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга

түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар

тирәли басалар һәм, көй башлануга,

җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга,

түбәтәйләрен кияләр, шул арада

урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр.

Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче

мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык

кала, уйнаучылар саны артыграк була.

Соңга таба бер урындык калдыралар.

Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала

билгеләнә.

  1. «Ачык авыз» уены

Урындыкта  кулъяулыклар. Көй туктауга һәрбер уенчы кулъяулык ала. Кем кулъяулыксыз кала, ул:  Мин кем? – дип сорый.

Аңа: “Ачык авыз син!” – дип җавап бирәләр.  Ул уеннан чыга.

Шүрәле:    Карале, онытып торам икән, минем әбием – өлкән    Шүрәле, бүген сезнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме икәнен   әйтте. Шушы, серле алманы балаларга  илтеп бирергә  кушты.   Яз бәйрәме белән котлыйм сезне. Менә сезгә күчтәнәч.

Укытучыга ( алма бирә)  Ай, рәхмәт сиңа, Шүрәле.

Нәүрүзбикә:    Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Безне  башка мәктәптә  көтәләр.  Киттек, Шүрәле, Сау булыгыз! (чыгып китәләр)

Укытучы:      Балалар, әйдәгез әле, без серле алманы ачып карыйк.  Нәрсә бар икән аның эчендә? Менә нинди тәмле кәнфитлар икән. (өстәлгә куела)

1нче укучы: Язлар, җәйләр имин килсен, Кук йөзе аяз булсын .

Барчабызга сәламәтлек, Бәхетләр алып килсен! Сау булыгыз. Нәүрүз мөбарәк булсын!

“Яз җитә” җыры.

Шәрехләү