fbpx
07.03.2019

Икмәк – ил тоткасы. Сөйләм үстерү шөгыле.


Икмәк-ил тоткасы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән”  балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесенең беренче категорияле тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы. Тема: “Икмәк – ил тоткасы”  (мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү шөгылендә күрсәтелгән ачык чара)

Максат: икмәкнең көзге уңыш, муллык икәнен аңлату, икмәкнең авыр юллар аша өстәлгә килүе турында мәгълүмат бирү. Ипинең тормыш чыганагы икәнен төшендерү.

Тәрбия бурычы: игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү,  игенче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисләре тудыру, балаларда кече яшьтән үк эшлисе килү теләге уяту.

Үстерү бурычы: төрле биремнәр, табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: ипинең әһәмияте турында төшенчә бирү, игенче хезмәте турында булган белемнәрен баету, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, балаларга игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен төшендерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, музыка тыңлау, слайдлар карау, мактау,үзбәя бирү.

Сүзлек өстендә эш: икмәк, башак, бөртек, орлык, бодай, игенче, сабан, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном.

Алдан үткәрелгән эш: балалар белән берлектә ипи кибетенә экскурсия, “Камыр малай” әкиятен уку, бармак уены өйрәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш өлеш.
  2. Эмоциональ халәт тудыру.
  3. Шигырь уку.
  4. Төп өлеш.
  5. Икмәк турында әңгәмә.
  6. Табышмаклар чишү.
  7. Дидактик уен “Тәртип буенче тезеп чык һәм сөйлә”.
  8. Ял минуты.
  9. Әвәләү “Ипекәй”.

III. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Эмоциональ халәт булдыру

Исәнме уң кулым,

Исәнме сул кулым,

Исәнме, дус.

Саумы, дус!

Калмасын урыннар буш,

Бир кулыңны тизерәк,

Ясыйк матур түгәрәк!

Тәрбияче: Балалар, хәзер мин сезгә, сез нәниләр өчен бик күп шигырьләр язган, балалар язучысы Роберт абый Миңнуллинның  бик матур “Ипекәй”  шигырен укыйм игътибар белән тыңлагыз әле, бу шигыръ ни турында булыр икән!?

Ипинең бар карасы: күмәче бар, калачы!

Бер капсаң шул калачын, күмәчен я карасын,

Тагын кабасы килә, тагын бер кабат-кабат

Кабып аласы килә!

Ай-яй тәмле карасы! Ай-яй тәмле калачы!

Ипекәйне әтием безнең өчен үстерә.

Ипи безне үстерә – рәхәтләнеп үс кенә!

Бигрәк тәмле карасы, бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә – бары да…

Бигрәк тәмле – аз гына җитми калды тагы да.

Ипекәйнең кайсы да – ризыкның хөрмәтлесе!

Җирдә иң кыйммәтлесе!

Әңгәмә.

Тәрбияче: балалар әлеге шигырь юллары нәрсә турында булды?

Балалар: бу шигырь ипи турында.

Тәрбияче: әйе, бик дөрес балалар. Без бүген сезнең белән шөгылебездә “ипи” турында сөйләшербез.  Татар халкы элек-электән җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәксез безнең бер көнебез дә үтми. Икмәк – ул безнең тормыш нигезе. Икмәк үстерү бик авыр хезмәт. Әйдәгез, әле балалар искә төшерик әле, икмәк безнең мул өстәлебезгә нинди юллар белән килә икән?

Балалар, ипинең кайдан килгәнлеген кем әйтә ала? Кем белә?

– Балалар: кибеттән

– Тәрбияче: бик дөрес, кибеттән. Кибеткә кайдан килә соң ипи?

– Балалар: ипи пешерү бинасыннан.

– Тәрбияче: ә анда нәрсәләр эшлиләр икән?

– Балалар: ипи пешерәләр.

– Тәрбияче: ипине нәрсәдә пешерәләр?

– Балалар: оннан.

– Тәрбияче: ә, онны балалар нәрсәдән ясыйлар икән соң!?

– Балалар: ашлык бөртегеннән.

– Тәрбияче: ашлык бөртеге кайдан килә?

– Балалалр: бодай башагыннан.

– Тәрбияче: ә бодай башагы кайда булган?

– Балалар: киң кырлы басуларда үскән.

– Тәрбияче: аны кем үстергән?

– Балалар: игенчеләр.

– Тәрбияче: икмәк безнең мул сыйлы, түгәрәк өстәлләребезгә нинди күп, зур юллар үтеп, күпме кешеләр хезмәт куйганнан соң гына килеп җиткән.

Кешеләргә нинди машиналар ярдәмгә килә икән соң? Без моның турында табышмакларны чишкәч белербез.

Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан да ким эшләми:

Үзе йөри тыр да тыр,

Йә, бу нәрсә, кем әйтер?

– Балалар: трактор

Үзе ура, үзе суга

Үзе капчыкка сала;

Шаулап, гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала.

– Балалар: комбайн

Тәрбияче: табышмакларга бик дөрес җавап бирдегез балалар. Ә хәзер без сезнең белән “Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә” уенын уйнарбыз.

Дидактик уен “Тәртип буенче тезеп чык һәм сөйлә”.

Икмәк үстерүченең эшен күрсәткән эчтәлекле рәсемнәрне тәртип белән тезү: (сөрәләр, тырмалыйлар, чәчәләр, уралар, амбарларга ташыйлар).

Ял итү минуты:

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бердә без.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Әвәләү: “Ипекәй”

– Балалар, тәмле ипи пешере өчен, безгә он белән камыр басарга кирәк. Менә минем кулымда әзер камыр (алдан әзерләнеп куелган тозлы камыр). Без сезнең белән шушы камырдан тәмле ипи пешерербез (камырдан ипи әвәләү). Эшебезне без “Чайкала иген кырлары” дип исемләнгән җырны тыңлый-тыңлый эшләрбез.

– Тәрбияче: Балалар, сез бик пөхтә, бик тырышып эшләдегез, молодцы! Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Балалар: ипи турында.

– Тәрбияче: ул безнең өстәлләребезгә ничек килә?

– Балалар: орлык-башак-ашлык-он-камыр-ипи.

– Тәрбияче: бик дөрес.

Йомгаклау

– Тәрбияче: сез бүгенге шөгыльдә барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт сезгә! Бүгенге эшчәнлек өчен үзегезгә ничәле билгесе куяр идегез балалар? Алдыгызда яткан билгеләрне күтәреп үзегезгә билгеләр куегыз әле (балалар өстәлләрендә яткан карточкаларны күтәреп үзләренә бәя куялар, йолдызчык – бишле, шакмак – дүртле)

– Ә инде тәмле ипи белән үзебезнең курчакларыбызны сыйлыйк.

 

 

Шәрехләү