fbpx
21.12.2020

Олимпия иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә  спорт ярышлары


олимпия уеннары

Сарман муниципаль районы гомуми үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән”балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.Тема: Олимпия иленә сәяхәт.  Зурлар төркемендә  спорт ярышлары .

Олимпия иленә сәяхәт. Спорт ярышлары.

Максат. Балаларны  дөньякүләм масштабтагы спорт уеннары-олимпия тарихы белән таныштыру. Спорт уеннары ярдәмендә осталыкларын һәм күнекмәләрен ныгыту, актив хәрәкәт эшчәнлеген камилләштерү. Һәр төр эштә оешканлык күрсәтә, үзара дусларча мөнәсәбәтен саклый белүләрен үстерү.

Кирәкле материал: ике зур туп, ике дуга, ике кегли, ике кыска чаңгы, ике бүрек, ике куртка, ике шарф, унике комлы капчык, ике кыршау, ике сикергеч, ике кәшәкә, унике кечкенә туп, алты шакмак, дүрт кирпеч, ике кәрзин.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Музыка астында командалар марш атлап зал бүлмәсенә кереп бер сафка тезеләләр,сулга борылып басалар.Һәр команданың үз эмблемасы һәм спорт киеме.

Алып баручы командаларны сәламли  һәм кыскача олимпия тарихы белән таныштыра, олимпия уеннарын ачык дип игълан итә. Кызлар олимпия боҗралары белән белән бию башкаралар. Биюдән соң ике бала (бер малай,бер кыз) шигырь сөйли.

1 нче бала:   Нәрсә ул Олимпиада?

Синең көчкә чын бәя

Катнашу да – бик зур бүләк,

Җиңәргә омтыл, әйдә!

2 нче бала:  Cпорт, балалар,сәламәтлек,

Спорт-ул безнең дустыбыз,

Спорт-ярдәмче,спорт-уен,

Аннан башка бик кыен.

Спорт юл башында тора,

Барчагызга-физкульт-ура!

Сәламләү   өчен сүз командаларга бирелә.

Хоккейчы командасы:

Хоккейчы югалмый,

Ул көчсез булалмый,

Хоккейчы җиңелми,

Җиңелсә, еламый.

Еларга ярамый!

Хоккейчы командасыннан футболчы командасына физкульт-привет!

Футболчы командасы: Бер малай,

Туп уйнаган,

Туп белән

Күп  уйнаган!

Әй уйнаган,

Туймаган!

Үскәчтен

Чын футболчы

Булам диеп

Уйлаган.

Футболчы командасыннан Хоккейчы командасына физкульт-привет!

Алып баручы:   Һәммәгез балалалар,

Кыю,җитез булыгыз.

Сынатмагыз өлгерлектә,

Ялт-йолт итеп торыгыз.

Сезне көтә алкышлар,

Сәламәтлек, уңышлар!

*Хөкемдарлар белән таныштыру.

*Разминка.Шигырьле гимнастика.

Хоккейчылар:Таза, нык булыр өчен

Без тәртипкә өйрәнәбез-

Һәр көн саен иртән торгач

Спорт белән шөгыльләнәбез.

Иң әүвәле – “Парoвоз”,

Ул вагоннарны йөртә.

Пых-пых килеп кешеләрне

Кирәк урынга илтә.

Ә икенче күнегү

Әтәчне хәтерләтә:

Ике кул гүя,канат

“Очабыз” күккә карап.

Алда тагын бер хикмәт:

Аякны күтәр ипләп:

Егылма, тез астында

Алда тагын бер хикмәт:

Аякны күтәр ипләп:

Егылма, тез астында

Кулыңны ал чәбәкләп.

Инде без “Неваляшка”

булыйк, туп туры басыйк,

Билгә куеп кулыбызны,

Уңга-сулга бөгелеп

Турайтык сыныбызны.

Зарядка дәвам итә

“Ат” ка да чират җитә.

Әйтерсең лә ул чабышкы

Бүлмәне буйлап чапты.

Сазлыкта йөри челән,

Итек тә кими, белсәң!

Без шулай тиргә баттык,

Күпме көч һәм дәрт алдык.

*Футболчылар: Ялкаулану һич килешми,

Онытмагыз балалар!

Зарядканы һәр көн иртән

Хәтта ясый җанварлар.

Бер чүгәлә,ике сикер

Һәм чүгәлә тагын бер, –

Куяннардан һич калышма, –

Әйдә тагын бер сикер!

Чыпчык йөри, гүя, бии,

Һәм канатын кагына.

Ул шулай зарядка ясап,

Очып китә җай гына.

Ә көчек уянгач та

Киерелә, сузыла,

Тәмле итеп иснәп ала,

Койрыгы да борыла.

Песи баласы исә

Иртән сикереп тора,

Йөрергә чыгар алдыннан

Юынырга тотына.

Кәкре тәпиле – аю да

Аягын аерып баса,

Ашыкмыйча бик озак

Бер урында таптана.

Аз тоелса – барысы

Яңа баштан башлана.

Эстафеталар.

Алып баручы: ”Хәзер башлана футбол-

Кертергә өйрәник гол!”

  1. Колоннада тупны баш өстеннән бер- береңә бирү.

Соңгы кеше тупны алып колонна алдына килеп баса һәм капкага

тибә.Йөгереп барып тупны ала,колонна алдына баса, тупны җибәрә.Уен шулай яңадан алга беренче кеше килеп басканчы дәвам итә.

Алып баручы:”Чаңгычылар да булыйк

Паласта шуып карыйк”.

  1. Сигнал бирелгәч командадагы беренче уенчылар башларына бүрек, өсләренә куртка киеп,муеннарына шарф урап, аякларына кыска чаңгылар тагып билгеле урынга кадәр шуып барып кайталар һәм чишенеп,киемнәрен икенче уенчыга бирәләр.Чираттагы уенчылар да шушы хәрәкәтләрне кабатлыйлар.Эстафетаны беренче тәмамлаган команда ота.

Алып баручы:”Сикер әйдә, ераграк,

Приз шуңа – кем елдамрак!”

  1. Сигнал бирелгәч командадагы беренче торучы уенчылар сикергеч аша билгеләнгән урынга кадәр сикереп баралар,кире сикереп кайталар.Аннан сикергечне колонналарда икенче торучы иптәшләренә биреп колонна ахырына барып басалар.Чираттагы укучылар да шушы хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

Алып баручы: ”Кыршау киеп йөгерик без,

Өлгерләрдән булыйк без!”

  1. Командадагы балалар парлашып басалар.Сигнал бирелгәч беренче пар кыршау киеп кеглига кадәр йөгерә, шакмакны алып йөгереп кайта һәм кыршауны салып икенче парга бирә,шулай итеп икенче пар йөгерә,аннан – өченче. Эстафетаны беренче тәмамлаган команда ота.

Алып баручы:”Ә хәзер без барыбыз,

Капчык атып карарбыз”

  1. Сигнал бирелгәч һәр командадагы беренче уенчылар билгеләнгән урынга басып капчыкны алып кәрзингә ыргыталар,кеглины урап йөгереп килеп чираттагы уенчыларның кулларына кагылып колонна ахырына барып басалар. Шулай итеп уен дәвам итә.Кәрзингә кергән капчыклар исәпкә алына.

Алып баручы: ”Без бүген  фигуристчы да

Шуабыз без шакмакта.

Безнең исем таралыр

Сөекле бакчабызда”.

  1. Сигнал бирелгәч колонналарда беренче торучы уенчылар кирпечләрне шудырып билгеләнгән урынга кадәр баралар һәм кире

шудырып кайталар.Аннан икенче уенчылар китә.Эстафетаны беренче тәмамланган команда ота.

Алып баручы:”Хоккейчы булмаган бала,

Юктыр ул бакчада!

Я, кайсыгыз арада,

Кертә  алыр капкага”.

  1. Һәр балага кечкенә туп бирелә.Сигнал бирелгәч колонналарда беренче торучы уенчылар билгеләнгән урынга килеп басалар,тупны идәнгә куялар , кәшәкә икенче уенчыларга биреп колонна ахырына барып басалар.Чираттагы уенчылар да шушы хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Капкага кергән туплар исәпләнә.
  2. Капитаннар ярышы. Мишеньга кечкенә туп ыргыту. Очко җыю.Кайсы команданың капитаны күбрәк очко җыя,шул команда ота.

Алып баручы: Шулай итеп,эстафеталар тәмам. Хөкемдарлар ярышларга нәтиҗә ясаганчы ритмик гимнастика түгәрәгенә йөрүче кызлар башкаруында ленталар белән бию карагыз.

Бию.Сүз хөкемдарларга бирелә.Нәтиҗә ясала. Бүләкләр,медальләр тапшырыла.Уенчылар бер-берсен котлашалар.

Күчереп алу өчен файл: Олимпия иленә сәяхәт.Спорт ярышлары.

Шәрехләү