“…Дөньяда күп нәрсә белдем…”
Бу сүзләрне белмәгән татар дөньяда юктыр! Туган телнең дөньяны тануда төп чыганак икәнлеген, аның әби-бабайдан әткәй-әнкәйгә, алардан балаларга күчүен, аннан да газизрәк,кадерлерәк, тәмлерәк нәрсә булуы мөмкин түгеллеген Тукаебыз гасыр башында ук шигырь юлларына салып әйтеп биргән.
Балалар тормышында тел зур урын алып тора. Ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Халыкның теле- аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге! Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй- үзенең милли көе, иң матур, иң кодрәтле тел- үзенең туган теле. Балалар иң элек үз халкының хәрефләрен күрергә, үз авазын ишетергә тиеш. Балаларның кечкенә куллары иң элек туган телендә “Әти, Әни”сүзләре язсын иде. Шулай булганда гына алар сабый йорәгендә тирән эз салачаклар, һәм шул беренче нигез булачак.
Балалар һәрнәрсәне тойгысы белән каршы алалар. Иң элек укылган әкиятләре үз телендә булсын. Иң элек ишеткән вакыйгалары, иң элек исемен күргән язучылары үз халкыннан булсын. Кеше үзенең туган телен яратса гына, башка халыкларның теленә колак салыр. Җырдай моңлы татар телен башка милләт балаларына җиткерү- безнең изге бурычыбыз. Шулай бумый мөмкин дә түгел, чөнки Татарстаныбызда татар теле- дәүләт теле!
[/su_box]