fbpx
21.02.2017

“Карт белән төлке” әкияте


карт белән төлке
Борын заманда бер авылда бер Карт белән бер Карчык торган. Карт Карчыгына: «Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм»,— дигән. Шуннан соң Карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан Төлке күргән...
Төлке үлгән кебек булып ята икән, Карт бик шатланган. «Менә Карчыкның тунына яхшы якалык та бул ды бит!» —дигән. Шуннан соң ул Төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган. Бу Төлке тере булган. Ул як-ягына караган да чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлап калдырган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән. Безнең Балыкчы йортына кайтып җиткән. Чанасын кара мыйча, өенә ашыгып кергән дә: — Карчык, мин сиңа шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып кара; чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән. Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган.

Шәрехләү