fbpx
03.06.2017

Сүнмәс йолдыз


Сүнмәс йолдыз
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 1 категорияле тарих укытучысы Гайнуллина Алсу Фирдәвес кызының “Г.Тукай иҗатына багышланган “Сүнмәс йолдыз” дигән кичә үткәрү сценариесе.
Зал стенасына Г. Тукайның портреты, аның янында шагыйрьнең:” Халык зур ул, көчле ул,әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләре язылган плакат эленә. Барышы. Алып баручы.  Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек шәхесләргә дөнья бай; Сәнгать дөньясында маяк булып, Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! Кечкенә Тукай кыяфәтендәге укучы чыга. Аның башында кәләпүш, өстендә камзул, аягында читек. Гвбдулла. Авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин Шәрифә исемле карчыкта яшәгәнмен. Кадерсез, артык  бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән, тәрбияләү түгел,  яшь балаларның  иң мохтаҗ булдыклылары ачык йөзне дә күрсәтмәгән. Укучы.  Аннан Габдулланы Сосна авылына үги әтисе йортына китерәләр.. Кыз. Күп тә үтми,әнисе үлә, һәм Габдулланы Өчиле авылына бабасына кайтаралар.Сигез кешелек гаиләдә  кечкенә Апуш артык кашык була. Габдулла. Үги әбинең алты күгәрченнәре арасында мин бер чәүкә булганга, мине юатучы, икәләним дисәм сөюче, ашыйсым –эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. Кыз.  Озак та үтми, кечкенә Габдулланы авыл аша үтеп баручы бер ямщикка утыртып җибәрәләр. Сәхнәгә  ямщик киемендә бер малай чыга.  Ямщик. Кышкы буран, Яфрак- яфрак карлар ява, Зур чанада- мин ямщик һәм ятим бала; Тунга чумган, туңып беткән ябык малай-     нәни  Тукай…. -Асрамага бала бирәм, я кем ала?! Базар кайный. Берсе сата, берсе ала, Берсе алдый шунда, я алдана. Габдулла. Кемнәр булыр икән миңа ата-ана? Тулысынча

Шәрехләү