fbpx
30.04.2019

Кунак кызы кемгә булыр?


кунак кызы кемгә булыр

Биектау муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе Дөбъяз музыка мәктәбенең  1нче категорияле баян классы укытучысы Әхмәдуллина Лилия Нәфыйкъ кызы.Тема: “ Кунак кызы кемгә булыр? “ (халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп  сәхнәләштерелгән күренеш) 
 

Сайтка яңартып куелды: 30.04.2019

Татар халкы-уңган, тырыш, җор телле, җырга-моңга һәвәс, һәръяктан булган халык. Җыр дисеңме, мәкальме, табышмакмы, бәетме ул, дастанмы -һәрберсендә изге максат ята. Шушы байлыкны яшь буынга җиткерү,шулар нигезендә тәрбияләү – безнең төп бурыч. Мәсәлән, берничә мәкальне генә карап китик: “Көн-эшләргә, төн-йокларга”, Җирнең нуры-кояш,кеше нуры-гыйлем”, “Кеше таштан каты, гөлдәй нәфис”. Бу фикерләр буыннан-буынга чарланып килә.

Ә табышмаклар адәм баласының тапкырлыгын, зиһен сәлатен үстерә.

Җырның, музыканың да кеше тормышында әһәмияте чиксез зур.”Музыканың төп максаты-кеше рухын сафлык һәм пакьлык дөньясына этәрү, җанга рәхәтлек бирү,»-дигән Ш. Мәрҗәни.

Мин авылыбыздагы музыка мәктәбендә инде берничә ел музыка һәм фольклор дәресләре алып барам. Һәм әйтергә кирәк: югарыда әйтелгәннәр минем һәр дәреснең, һәр чараның төп максаты.

Үзем төзегән “Кунак кызы кемгә булыр?” дип исемләнгән, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән күренеш тә шуларны күздә тотып эшләнде. Әлеге сценарийны без фольклор дәресенә йөргән балалар белән өйрәндек һәм мәктәп укучыларына курсәттек. Киләчәктә без әлеге күренешне ата-аналарга һәм балалар бакчасына йөргән сабыйларга күрсәтергә планлаштырабыз.

Әлеге иҗади эшемнең максаты:

  1. Балаларны халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру.
  2. Җитезлек, дуслык, бердәмлек хисләре, җор теллелек, милли үзаң тәрбияләү.
  3. Эстетик тәрбия бирү.
  4.  Сәнгать әсәрләре аша балаларның артистлык сәләтен үстерү.

Катнашалар: Данил, Арсен, Ильяс, Әнвәр, Лилия,Әминә, Азалия, Гөлинә, Альбина, кунак кызы.

(“Балыкчы җыры” яңгырый)

Егетләр су буена балыкка киләләр. Кармакларын салып, балык тотарга утыралар.

Данил:  Балык,  кап,кап ,кап,кап!

Су өстендә ялтырап ят! ят! ят!

Әнвәр:  А-а-а, йокы килә,  егетләр! (иснәнә)

Арсен:  Килә инде, нормальный кешеләр бу вакытта рәхәтләнеп йоклап яталар, ә без иртә таңнан балыкка киттек.

Ильяс:  Ярар, бүген кич иртәрәк ятарсың!

Арсен:  Аха, иртәрәк ятып булмый шул,кичке уенга чыгасым бар бит! Әминәлэргә кунак кызы кайткан дииииии….

Данил:  Нәрсә? Кунак кызы? Нинди кунак кызы?

Арсен : Кунак кызы-кунак кызы инде! Ике куллы, ике аяклы, ике кузле. Җитмәсә, ,бер кашыкка салып, сусыз-нисез йотарлык,  ди!!!

Бергэ: Кит аннан!

Ильяс:  Кунак кызы диген, ә! Ә нишләп мин моны әле генә ишетәм соң?

Арсен:  Белмәвең яхшырак та әле, кунак кызы берэү генә бит, ә без –  күбәү, барыбызга да була алмый бит инде! Мин беренче белдем, димәк,  кунак кызын мин озатам!!!

Әнвәр:  Кызык икэн! Һәрбер кунак кызы сиңа булмас инде, бу юлы минем чират!

Ильяс:  Тавышланмагыз әле, балыкларны куркытасыз!

Данил: Әй-әй ,карагыз әле, Әнвәрнең кармагы чиертә бит! Тарт, әйдә! Тарт!

Бергә: Тарт, әйдә Әнвәр, тарт!

(Әнвәр  кармагын тартып чыгара)

Бергә:: Ну Әнвәр, молодец!

Әнвәр:  О-О-О,  карагыз әле, кызылканат бит бу!…. Менә кичке уенга төшкәч, кунак кызын уха белән сыйлыйм бүген! Димәк, кунак кызы минеке!

Ильяс: Минеке дә, минеке! Кунак кызы үзе кемне ошатыр да, кемне сайлар бит әле!

Арсен:  Мине сайлаячак ул, мин бит сезнең  арагызда иң чибәре!

Әнвәр: Әй, мактанчык! Мине сайлаячак ул, чөнки мин аңа матур итеп җырлап күрсәтәчәкмен!

Данил:  Карагыз әле,  егетләр, бер сүзем бар сезгә. Килегез әле: әгәр табышмакның җавабын белсәң,кунак кызын син озатасың, белмәсәң, кунак кызы – минеке !

Бергә: Ха, кызык икән! Әйдә әйт табышмагыңны!

Данил: Башы бар, чәче юк,күзе бар, кашы юк, авызы бар, теле юк,гәүдәсе бар, муены юк.Нәрсә ул!

Арсен: Әй, Данил, син бит бу,нәкъ синең портретың!Ха, ха,ха!(көлешәләр)

Данил: Әй, шаяртырга оста инде син! Йә,әйтимме җавабын?Балык ул, дусларым! Ха-ха,белмәдегез, димәк, кунак кызы-минеке!!!

Әнвәр:  Ильяс , ә син ник дәшмисең?

Арсен:  Ул бит синең кебек җырлый белми шул!

Данил:  Мактанырлык һөнэре юк шул аның, шуңа дәшми!

Ильяс:  (хәйләкәр елмаеп) Карарбыз, егетләр,кич җитсен әле! Кайсыбызның кармагы беренче чиертер бит!

Арсен:  Ярар,  егетләр, тарткалашмыйк әле .Әйдәгез,  кайтыйк булмаса, кичкә хәтле үземне рәткә китерергә кирәк, кунак кызын озатасым бар бит!

Бергә: Озатырсың, озатырсың! Әйдәгез егетлэр киттек!

Бергә: Киттек-киттек!

(Егетләрнең сөйләшкәнең агачлар арасыннан Азалия тыңлап торган. Шаккатып чыга бу.)

Азалия:  Үләм, үләм, карале боларны, бүтән сөйләшер сүзләре юк икән! Кыяфәтләреннән егылып китәрсең, билләһи! Кунак кызы да ,кунак кызы!…. Мин матур да, мин чибәр!…. Миңа була,сиңа була!… Үләм! Ә минем кунак кызыннан кайсы җирем ким? Менә кулым, менә аягым, менә күзләрем! Тәк-тәк… Кызларны чакырыйм әле, план корырга кирәк! ( әче итеп сызгыра)

Азалия:  Кызлар!….. Әминә! Лилия! Алинә! Альбина!(йөгерешеп кызлар керә)

Лилия:  Нәрсә булды, ник кычкырасың,  Азалия?

Әминә:  Ни булды,  Азалия, әллә адаштыңмы?

Гөлинә:  Ә мин егетләр безне кичке уенга чакыра дип торам!

Альбина:  Кызлар!… карагыз әле, нинди матур су буе!

Әминә:  Әйе шул, карагыз бу яшеллекне,карагыз бу чәчәклэрне! Кошлар тавышы үзе ни тора!

Азалия:  Йә-йә кызлар, һуштан яза күрмәгез тагын, һуштан язарлык бер хәбәрем бар сезгә!

Бергә: Әйт, әйдә, әйт, нинди хәбәр ул?

Азалия:  Бүген авылыбызга кунак кызы кайткан, ди. Кичке уеннан соң, егетләребезнең  барысы да шул кунак кызын озатырга җыеналар!

Бергә: Нәрсә?

Гөлинә:  Арсен дамы?

Әминә:  Данил дамы?

Лилия:  Әнвәр дәме?

Альбина:  Ильяс тамы?

Азалия:  Әйе, барысы да! Балык тотканда сөйләшкәннәрен ишетеп тордым. Авызларында кунак кызы да, кунак кызы! Әйтегез әле, кызлар,  нәрсә, әллә аякларым кәкреме минем?

Бергә: Юк! Юк!

Азалия:  Кулларым кыскамы?

Бергә: Юк ла! Юк!

Азалия:  Нәрсә, борыным озынмы?

Бергә: Юк инде, Азалия! Бик матур!

Азалия:  Шулай булгач, әйдәгез, кызык итәбез үзләрен!

Бергә: Ничек?

Азалия:  Менә болай!……..( Кызлар пыш-пыш сөйләшәләр, план коралар.)

Бергә: Хи-хи, ха-ха!(Көлешәләр)

Лилия:  Шәп уйлап тапкансың син! Кызык итик әле үзләрен!

Альбина:  Ярар ,кызлар! Әйдәгез таралышыйк, кичен су буенда очрашырбыз!!! (Көлешә – көлешә китэлэр)

( Кичке вакыт. Музыка астында, чиләк-көянтә асып, кызлар чыгалар(«Фазыл чишмэсе” көенә яки “Су буйлап” ны алырга  мөмкин»)

Азалия:  Йә, кызлар, куегыз чиләкләрегезне, әзерлек эшлэрен башлап жибәрергә кирәк!

Лилия:  Нәрсә, кызлар, кызык итәбезме егетләрне!

Әминә: Итәбез, итәбез! Ну ,егетләр, күрсәтәбез без сезгә кунак кызын!

Азалия:  Кызлар, әнә кунак кызы үзе килә…!(Чакыра) Кызлар!…..Монда килегез!!!!

Әминә:  Карагыз әле, кызлар, бездэ бүген кунак кызы бар бит!

Лилия:  Әйдәгез, таныш булыйк: мин – Лилия,ә  мин-Альбина, мин- Әминә булам, мин- Гэлинэ атлы.

Кунак кызы: Ә минем исемем – Ләйсән.  Сезнең авылга беренче кайтуым. Сезнең авылыгыз  шундый матур! Табигате, кешеләре искитмәле!  Миңа биредә шундый  ошый!

Гөлинә:  Табигате генә матур шул авылыбызның , Ләйсән!  Ә менә егетләре?……Бер дә матур тугел!

Альбина:  Юк, матур тугел! Берсе- ямьсез, берсе -килбәтсез, берсе- мактанчык, берсе- кыланчык, берсе- куркак, берсе- саран! Вәт!

Кунак кызы:  Абау ? Шулаймыни?

Әминә:  Әйе-әйе, безнең егетләр әле  сагыз кебек тә! Берәр кунак кызын күрсәләр, шундук ябышалар! Син кунак кызы, уяу бул яме! Берсен дә үзеңэ якын китермә!

Гөлинә:  Кызлар ,ишеттегезме әле, безнең Арсен үзенэ кәләш таба алмый икән бит! Бүген кунак кызын үзем озатам, дип әйтә,ди!

Кунак кызы: Нәрсә? Кем соң ул- Арсен?

Лилия:  Арсенмы? Әй, аның чын исеме дә Арсен түгел бит, Арслан исемле ул!

Азалия:  Әйе, әйе! Арслан кебек зур авызлы ул! Менә авызын зур итеп ача да, кече телләре генә түгел, ашказанына  хәтле күренә инде, билләһи! Ә җырлавы- бүре улаган кебек!

Кунак кызы: Кит аннан!

Лилия:  Бер егетебез  Данил исемле!

Кунак кызы : Данил? Нинди матур исем!

Әминә:  Әй, шул исеме генә матур инде аның! Ни бии белми, ни җырлый белми!                              Лилия:  Җитмәсә, аның башы пеләш, чәче юк!

Гөлинә:  Әйе-әйе, аның башында-парик бит!

Кунак кызы : Кызык!

Әминә:  Ә менә Әнвәр исемлесе-саран!

Лилия:  Әйе,әйе, саран ул! Кызларга бер шоколад та алып биргәне юк!

Кунак кызы: Әй, мин шоколад яратмыйм!

Азалия:  Син яратмасаң , менә без яратабыз!

Әминә:  Әле беркөнне болай булды. Чат башында ут юк,караңы. Әнвәр озатып куй әле, пожалыста дигән идем,….озата алмыйм, фонарьның батарее бетә ди. Үләм! Саран ул! Саран!

Лилия:  Ә менә Ильяс исемлесе-………(туктап уйлап тора)

Гөлинә:  Әй, Ильясның йөргэн кызы бар бит аның!

Альбина:  Менә шулай кунак кызы, бер юньле егет тә юк безнең авылда!

Бергә: Юк, шул ,юк!

Кунак кызы: Кызык икән сездә!

(Егетләрнең сызгырган тавышлары ишетелә)

Егетләр:  Кызлар! Кызлар !

Лилия:  Ай, егетләр килә бит, кызлар! Йә, кунак кызы ,  уяу бул, яме!

Азалия:  Кызлар, әйдәгез, егетләрне  җыр белән каршы алыйк әле!

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә, җилфер- җилфер итәргә.

Егетләр: Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә!

Кызлар: Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз икән?

Егетләр: Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз!

Арсен  : Әссәләмегаләйкум, кызлар! Исәнмесез, саумысез! Бик сагынгансыз, ахрысы, безне, җырлап каршы аласыз бит!

Азалия:  Сагынып үлә яздык инде!

Данил:  Бигрәк тә кунак кызы сагынгандыр инде! Сәлам кунак кызы!

Кунак кызы: Сәламегезне алдым, аяк астына салдым! Гомеремдә бер тапкыр күрмәсәм дә, үкенмәм!

Әнвәр:  Ай-яй,яучы җибәрергә йөри идем әле, үзеңә. Болай булгач,  җибәрмәм инде, бик әче телле икәнсең!

Җан кисәгем, багалмам.

Бик сагындым, кузалмам!.

Кич кунарга чакырсаң да

Үпкәләмә, бара алмам!( көлешәләр)

Кунак кызы: Бик кирэгең бар иде!

Гөлинә:  Әй, кызлар, егетләр, тарткалашмыйк әле! Әйдәгез, « Кем кирәк» уенын уйныйбыз!

( Кызлар арасында, балык тотканда үзенең тапкырлыгы белән аерылып торган егет Ильяс  та бар. Ул кыз булып киенеп керә . Ләкин моны беркем дә сизми. Аны бары тик кунак кызы дип кенә беләләр.  Ильяс яулыгы белән йөзен каплап, алга килә)

Ильяс:  Аллага шөкер, сизмәделәр! Ну баш та инде үземдә! Хәзер кунак кызы белән якыннанрак танышырга кирәк!

Арсен:  Әй, кунак кызы, әйдә инде, ник читтә йөрисең?( Ильясны биленнән тотып ала)

Ильяс:  Киләм, киләм!

Кызлар:  Әйдәгез, башладык уенны!

Кабыргалы, камчылы,

Тама торган тамчылы!

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кабыргалы,камчылы,

Тама торган тамчылы!

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә (уйлашалар да)- кунак кызы кирәк!

Лилия:  Ха-ха, бездә кунак кызы икәү шул!

Егетләр:   Безгә икесе дә кирәк!

Гөлинә:  Икэү күбрәк булыр, менә Ләйсәнне  бирәбез!

Әминә:  Әйдә, Ләйсән , сынатма!

(Егетләр кулларны тотышып, чылбыр ясыйлар. Ләйсән  шул чылбырны өзергә тиеш. Ләкин өзә алмый, егетләр аны тотып калалар)

Әнвәр:  Йә кунак кызын нишләтәбез? Нинди җәза бирәбез?

Арсен: (уйлап тора да) Менә минем битемнең шушы җирен үпсен әле!

Кунак кызы: Менә шулай ди, хәзер! Көтеп тор!

Лилия:  Әйдә, алайса кунак кызын җырлатыйк әле!

Бергә: Әйдэ, әйдә, җырласын!

Арсен:  Кунак кызы, бәлки безгә такмаклар җырларсың?

Кунак кызы: Җырлыйм, ник җырламаска?

( Кунак кызы җыр башкара)

Иртән торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кара сарык гармун уйный.

Сыер чәбәкәй итә.

Иртән торып тышка чыксам,

Сыер кершән бизәнә.

“Мина да бир”дигән идем,

Сәнәк белән кизәнә.

(Егетләр, кызлар кул чабалар)

Бергә: Молодец, булдырдың! Афәрин, кунак кызы!

(Егетләр алгы планга килеп, сөйләшәләр)

Данил:  Егетләр, безнең Ильяс кайда икән соң?

Әнвәр:  Белмим шул, йоклап калды микәнни?

Арсен :  Кунак кызын узем озатам, дигән иде бит, әнисе җибәрмәгәндер әле! Ха-ха!(көлешәләр)

Азалия:  Егетләр, кемне бүлешәсез анда? Әйдәгез, « Капкалы» уйныйбыз!

Бергә: Әйдәгез!Әйдә!

Ильяс:  Кызлар, кунак кызы белән үзем капка булыйм әле, ә? ( Музыка астында уен башлана. Капка астында Арсен кала)

Азалия:  Арсен калды, нишләтәбез?

Бергә: Җырлатабыз, биетәбез!

Арсен:  Юк , кызлар, җырламыйм да, биемим дә!. Кунак кызына баянда уйнап күрсәтим әле, шаккатсын!

Кызлар: Әй, мактанып торган була тагын, син бит ялындырырга яратасың! ( Кызлар шаярып җырлыйлар)

Ялындыра-ялындыра

Ялындыра килми ул!

Килер иде, уйнар иде,

Бию көен белми ул!(Көлешәләр)

Арсен: Ярар инде, кызлар, кунак кызы алдында оятка калдырмагыз!( баянын ала да уйный)

Бергә:( кызлар кул чабалар) Молодец, булдырдын! Шәп булды бу!

Арсен:  Уенны дәвам итәбез!

(Капка эчендә Әнвәр кала)

Гөлинә:  Әнвәрне нишләтәбез?

Бергә: Әтәч булып кычкырсын!

Әнвәр:  Туктагыз әле, кызлар, кунак кызына җырлап күрсәтим әле!

Әминә:  Белмим шул, кунак кызының синең җырлавыңны тыңлыйсы килэ микэн?

Кунак кызы: Минем колакларым бик начар ишетә шул.Әйдәгез әле, Әнвәрне көянтә астыннан чыгарыйк әле!

Бергә: Әйдэ, эйдэ,чыгарабыз!

Егетләр: Давай, Әнвәр, сынатма!( Әнвәр көянтә аркылы чыга)

Бергә: Молодец! Афәрин!(Әнвәрне мактыйлар)

( Шул арада Ильяс кунак кызын читкәрэк алып китә дә, сүз башлый:)

И: Карале,кунак кызы, минем Ильяс исемле бик чибәр, бик матур абыем бар, аның синен белән танышасы килә!:

Кунак кызы:  Танышасы килгәч, ник үзе кичке уенга килмәде соң?

Ильяс:  Әле ул печән чабып калды, кичке уеннан соң, төнге сэг 12 дә, сине әнә теге агач төбендә көтеп торырмын, диде!

Лилия:  Әй, кунак кызлары! Нәрсә пышылдашасыз анда! Әйдэгез эле, кызлар, егетләр узебезчә- бер татарча биеп алыйк әле!

Бергә: Әйдәгез!

(татарча бию көе  астында бииләр, кинәт егетлэр Ильясның аягындагы  кроссовкаларын  куреп алалар һәм үзара сөйләшәләр)

Арсен:  Әй, егетләр , карагыз әле, кунак кызының аягы бер дә ошамый әле миңа!

Данил:  Нәрсә, кәкре  дисенме?

Арсен:  Юк ла инде, озын һәм бик нечкә!

Әнвәр:  Аягында егетләр кроссовкасы бит аның!

Бергә: Нэрсә?

Данил:  Что-то, ни- то монда, егетләр!

Арсен:  Кызлар!  Кунак кызлары белән якыннанрак танышыйк әле.  Берсе- оста итеп җырлый икән, ә икенче кунак кызының нинди һөнәрләре бар икән?

Данил:  Әйдә, кунак кызы, сүз -сиңа, җырлыйсыңмы,. биисеңме?

Кунак кызы:  Мин сөйли генә беләм шул!

Арсен: Ник, алай булгач, әйдә бер тизәйткеч сөйлә, булмаса!

Кунак кызы: Сөйлим, тыңлагыз:

Җиктем үрдәк,

Киттем үрләп,

Җиктем күркә,

Баганадан өркә.

Чанам кабык,

Төядем чыбык-чабык.

Барам чабып,

Киттем авып,

Тәртәсе салам,

Төшәм дә калам,

Төшәм дә калам,

Ничек кайтып җитәргә?

Аптырадым бит, тәмам.

Бергә: Молодец, кунак кызы. Булдырдың!

Әнвәр:  Кунак кызы,сине бик матур бии диләр, әйдәле бер биеп  тә күрсәт инде!!

Бергә: Әйдә, әйдә, бие ,кунак кызы!

( Ильяс бии башлый, шулчак башыннан яулыгы шуып төшеп китә)

Кызлар: ( бергә)  Ах!!!!!

Ильяс:  Ай үләм,оятка калдым, хур булдым!(Ильяс  йөгереп чыгып китә)

Арсен:  Абау, кем булды бу? Әй, туктале?( Ильяс артыннан йөгерә)

Данил:  Безнең Ильяс тугелме сон бу? Ильяс, Ильяс!( Ул да Ильяс артыннан йөгерә)

Әнвәр:  Менә сина, мә! Әйтәм бит,  что-то ни-то монда, дип. Әй егетләр, туктагыз әле? Ильяс?(шулай ук Ильяс артыннан йөгерә)

Лилия:  Кызлар, безнең Ильяс бит бу! Ха-ха-ха!( көлешәләр)

Азалия:  Менә,  кунак кызы,безнең авыл егетләре шундый хәйләкәр дә әле! Кунак кызы белән танышыр өчен нинди хәйлә уйлап тапкан бит, Ильясыбыз! Ха-ха-ха!( көлә)

Кунак кызы: Әйе…., бик кызык һәм күңелле икән сезнең авылда!

Әминә:  Әйе шул!. Менә шулай куңелле яши, Дөбъяз яшьләре!

Гөлинә:  Ну, кызлар, уйлаганнан да әйбәтрәк килеп чыкты безнең планнар! Әйдәгез, чиләкләребезне тутырыйк та, таралышыйк, булмаса!

Лилия:  Әйе шул, кызлар, таралышыйк, буген безне озатучы булмас, ахры!

Альбина:  Әйе шул! Иртәгә иртук печәнгә чыгасыбыз бар.Әйдәгез кайтабыз!( музыка астында кереп китәләр)

Йомгаклау

Халык авыз иҗаты-күп еллар дәвамында тупланып килгән олы байлык ул. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бәяләгәнчә,”Халык авыз иҗаты ул-безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр, халкыбыз күңеленең һич тутыкмас саф вә раушан көзгеседер..”.Димәк, ул югалырга тиеш түгел. Ни кызганыч, бүген мәктәпләрдә фольклор дәресләре яки тәгәрәкләре юк диярлек, балалар бакчаларында да халык авыз иҗаты әсәрләренә игьтибар бик аз, мәдәният йортлары да бу юнәлештә эш алып бармыйлар. Ә бит балаларыбызны кече яшьтән үк халык авыз иҗаты әсәрләре йогынтысында тәрбияләсәк, милләтебезнең йөзек кашы булган төрле йолаларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен балаларыбызның көндәлек тормышына кертә алсак,буыннар бәйләнеше югалмас иде.

Йомгаклау сүзе итеп, шуны әйтәсем килә: халкыбызның рухи хәзинәсен пропогандалау һәм кече яшьтән үк балалар белән эшләүне тиешле югарылыкка күтәрәсе иде. Очкыннары бар, әмма шул очкыннан ялкын ясаучылар да күбрәк булсын иде.

Кулланылган әдәбият

1.С.Г.Исмәгыйлова. Ф.М.Исмәгыйлова  “Тәрбия хәзинәләре” (Чаллы “КамАЗ” нэшрияте, 1992.)

2.М.Нигъмәтҗанов. “Татар халык җырлары” (Казан татар китап нәшрияты,1976.)

3.Н.Исәнбәт.”Отканга мәкаль, тапкырга табышмак” (Казан Татарстан китап нәшрияты, 1973)

4.И.Надиров.”Җырлыйк әле” (Казан Татарстан китап нәшрияты.1980)

5.Р.Ягъфәров.”Кәҗә-мәкәрҗә”(Казан”Мәгариф”1994)

Өстәмә

Ә. Бакиров музыкасы,Риза Ишморат сүзләре “Балыкчы җыры” (Марсель Мусавиров башкаруында)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү