fbpx
27.03.2015

Умартачылык


              Мөгаллим язмалары Умартачының язгы мәшәкатьләре

Умарталар уяна

Яз кояшы көннән-көн турырак һәм җылырак карый. Кар күмгән корт ояларын кар астыннан чыгарыр вакыт җитте.Бу эшне сузмаска,тиз арада эшкә тотынырга кирәк.Умартачылар өчен иң кызу һәм  җаваплы чорларның берсе башлана.Чөнки җәен җыелачак балга нигез нәкъ менә хәзер салына.Минем үземнең умарта оялары  калын стеналы,шуңа күрә курыкмыйча ояларны  бакчада калдырам.Көздән ояларны рубероид белән тышлыйм.Ул җилдән,суыктан һәм дымнан саклый.Иң әһәмиятлесе: тишекләр кар белән күмелми һәм кортлар томаланмый. Кортларны тышта калдырганда бал запасы 3-4 килограммга  артыграк калдырыла.Бераз кар яуганнан соң,ул гадәттә,ноябрь ахырларына туры килә,бөтен ояларны тирә-яктан түбәсенә кадәр кар белән күмеп куям.Әгәр җил карны тузгытып,ояларны ачып бетермәсә,язга кадәр оялар янына барып торуның кирәге булмый.

Хәзер эшләнергә тиешле иң беренче әһәмиятле эш: ояларның тирә-ягын кардан чистарту һәм кортларның исән-саумы,азык запасларының җитәрлекме икәнлекләрен ачыклау.Моны белү бик җиңел.Йөрәк тибешен тыңлау өчен кулланыла торган   фонендоскопны очу тишегенә куеп тыңласаң,кортларның акрын гына гөжләүләрен ишетергә мөмкин.Чөнки корт оясында тормыш февраль аенда ук башланды инде. . Умартада шартлар яхшы булганда корт анасы апрель ахырында тәүлеккә 500-800 йомырка сала. Чама белән өч атнадан алардан яшь кортлар чыга.Гөжләү тавышы көчле булса һәм тигезле-тигезсез булып ишетелсә,шикләнерлек сәбәп бар дигән сүз.Оя стенасына бер-ике тапкыр агач чүкеч белән суккалап карагыз.Гөжләү кинәт көчәеп китеп,озак вакыт тынмый торса: яки корт анасы үлгән яки ашарларына беткән.

Кортларны ашату.

Теләсә нинди очракта да, кичекмәстән ашарларына азык бирергә кирәк.Һава температурасы 6-8 җылылык булганда,кояшлы көнне тиз генә ояны 2-3 минутка ачып,азык тыгып куярга мөмкин.Бу вакытта әле баллы кәрәзләр куеп мәшәкатьләнүнең кирәге юк. Иң җайлысы җәймә астына канди кую.Ул болай эшләнә: фумагиллин белән 1,5-2 шәр кг зурлыгындагы камырсыман шикәрле бал катнашмасы ясала.Үлчәме: 20 кг шикәр пудрасына (ярмасыз) 45-50° температурада сулы җылыткычта эретелгән 5 кг бал, ярты стакан суда җебеттелгән 100 г фумагиллин. Аларның бөтенесен бергә камырсыман массага кадәр җиткәнче болгатасың һәм 1,5-2 шәр кг га бүлеп марляга төрәсең дә умарта эченә рамнардан өстә киндер тукыма астына куясың.Әмма болай эшләгәндә шактый корт марляга эләгеп-чуалып һәлак була.Шуңа күрә  җайлырак юлын өйрәтәм. Үзем ике-өч ел инде шулай эшлим. Үтә күренмәле юка балык консервысы савытларын беләсезме? Кечкенә чәк-чәк яки торт савытлары да бара. Өйдән шуларга бал тутырып алып киләсез  дә,савытны йөзтүбән әйләндереп тиз генә җәймә астына урнаштырыгыз.Умарталар янына алып барырга да,ояга куярга да бик җиңел.Бу әле ояны беренче тапкыр  ачу,онытмагыз,корт оялары суына күрмәсен,азык бирү 2-3 минуттан артыкка сузылырга тиеш түгел. Бер тапкыр гына азык кую белән эш бетми: оялардагы азык запасларын даими тулыландырып торырга кирәк: алар тотрыклы җылы һава урнашканга кадәр җитәргә тиеш (бер умартага 8-10 кг). Ә менә ояда гөжелдәү тавышы бөтенләй ишетелмәсә,кортларның исәнме-юкмы икәнлеген тәгаен белү өчен җәймәне күтәреп карарга туры килә.Бер минут эчендә оядагы хәлне ачыкларга мөмкин. Кышын кортлар, нигездә, салкыннан түгел,ә азык җитмәүдән үлә. Ояда кышка яфрак балы калу (кортлар яфракларда һәм үсемлек сабакларында яшәүче бет, гөблә, борча бүлеп чыгарган матдә), сырхау яки карт ана аркасында ояда корт саны азлыгы, шулай ук тычкан кебек җәнлекләр бимазалау, үтәли җил яисә тынчу һава, шулай ук озакка сузылган  кышта җылы-салкын көннәрнең еш алышынып торуы гаиләнең һәлак булуына сәбәпче булырга мөмкин. Кышын ояда үлгән  кортлар саны 200-300 данәдән артмаска тиеш.Мин үзем үлгән кортларның берсен дә ташламыйм,алардан эчү өчен төнәтмә ясыйм.(Бу турыда “Т.Я.”нең  №3 ,5 июль, 2014 санында язып чыккан идем инде).Кортлар әгәр һавалар болай җылы торса,эчләрен бушату өчен тышка чыгачаклар һәм кояшлы җылы көнне беренче очышларын ясаячаклар.

Беренче очышны күзәтү мөһим

Кортларның беренче очышларын карап –күзәтеп торырга кирәк.Аннан күп нәрсәләрне белергә мөмкин. Никадәр бердәм булып югары күтәрелсәләр,шулкадәр тизрәк эчләрен бушаталар.Көчсез кортлар бик сүлпән оча яки бөтенләй һавага күтәрелмиләр,оя стенасында гына йөреп бушаналар.Очу тишеге янындагы урыннар пычранып бетсә,бу умарталарны тикшерергә һәм дәваларга кирәк дигән сүз.Ана кортсыз калган оялар да бик сүлпән оча.Алар очып куну тактасында бертуктаусыз йөренеп торалар.Ач кортлар шулай ук һавага күтәрелми.

Шушы вакытта бик күп корт карга төшеп һәлак була.Шуның өчен оя тирәли кар өстенә салам җәеп чыгарга кирәк.Рубероид кисәкләре җәйсәң дә әйбәт.Моны һичшиксез эшләргә кирәк,чөнки яз көне һәр корт кадерле, кышлап чыккан кортларны киметү  ояның көчсезләнүенә китерә. Бу чорда кортларның сәламәтлеген тикшерү кичектергесез эшләрнең берсе булып тора. Умарта кортлары һәм аларның личинкалары еш кына умарта гаиләсенең эшчәнлеген бозуга, ә кайчакта һәлак булуына китерә торган төрле авыруларга дучар була. Авыру гаиләләр, үзләренең хәле, продуктлылыгы буенча, сәламәт, гөжләп эшләп торганнарыннан нык аерыла. Алар кышлаудан ук хәлсезләнеп, күп санлы үле кортлар белән чыга. Яз көне әкрен үрчеп, аз үрчем чыгара. Авырган гаилә ояларын да чит кортлардан начар саклый.

Авырулар белән көрәшү.

Умарта гаиләсендә нозематоз дигән авыру еш очрый, ягъни черек авыруы. Куышка әнкәләре сала барган серкәдән личинкалар үсми, ә бәлки күзгә күренеп чери. Үлгән, картайган кортлар урынына яшьләре үсеп, чыгып тормагач, гаилә хәлсезләнә. Тиешле чара күрелмәсә, бөтенләй һәлак була.

Язгы тукландыру вакытында төрле авыруларга каршы көрәшә башлау да зарур.Чөнки әле варроатоз талпаны бу вакытта бик үрчеп-җәелеп китә алмый,шуның өстенә химик препаратларны да куллану мөмкинчелеге булмый.

Варроатоз белән көрәшү өчен шикәр сиробына укроп мае өстәргә кирәк (1литрга 3грамм). Сироп 4-5 көн аралаш 2-3 тапкыр бирелә.Эвкалипт сыекчасы да өстәргә мөмкин.10-15 г. эвкалипт яфракларын 1 л.суда кайнатырга,шуңа 1 кг.шикәр комы өстәргә һәм җылы урында тондырырга кирәк.

Умарта кортлары азыкларына чыршы һәм нарат инәләре төнәтмәсе өстәсәң,шулай ук яхшы үрчиләр һәм авыруларга бирешмиләр.Аны суда 20 минут кайнатып ясыйлар.Төнәтмәне сөзәләр һәм 1л.суга 30-40 мл.исәбеннән азыкка кушалар.

Акарапидоз, баллы чык токсикозы кебек башка авырулар һәм агу-химикат белән агулану да умартачылыкка зур зыян ясый. Еш кына умартага төрле паразит һәм умарта корты ерткычлары да зур зарар китерә. Умарта кортларының авыруларын төп ике группага – йогышлы һәм йогышсызга бүлеп йөртәләр. Авыру гаиләдән сәламәтенә күчми торганнары йогышсыз авыруларга керә.

Кортны дөрес карамау да авыруларга китерә: мәсәлән, ояны начар җылытсаң, үрчемгә салкын тия. Шуның аркасында йомырка (серкә), личинка һәм курчакның, ә кайчакта әле яңа гына йомыркадан чыккан яшь кортларның һәлак булуы мөмкин.

Авыру гаиләләрдән сәламәтләренә тарала торган авыруларны йогышлы дип йөртәләр. Ул бер гаиләдән икенчесенә бактерия эләгүдән күчә. Мәсәлән, умарталыкта еш очрый торган Америка череге авыруын – ларве бацилласы, Европа череген – плютон бактериясе, нозематозны нозема паразиты китереп чыгара.

Йогышлы авыру китереп чыгаручы бактерияләрне гади күз белән генә күреп булмый. Кортларыгызның сүлпән эшләвен сизсәгез яисә куышларда черек личинка күренә башласа, район үзәгендәге ветлабораторияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Авыру таралмасын өчен умарта ояларын чиста-пөхтә тотарга кирәк.Моның өчен бер-ике буш оя булуы мөһим.Ул оялар көздән бик әйбәтләп юып,дезинфикцияләнеп калдырыла.Яз көне бер баш умарта шунда күчерелә.Бушап калган ояны иркенләп юарга һәм йогышсызландырырга мөмкин.Аңа чираттагы умарта күчерелә һәм шулай дәвам итә.Кортлы килеш ояны берничек тә тиешле дәрәҗәдә чистартып бетереп булмый.

Чын-чынлап эшкә тотыну.

Һава температурасы күләгәдә 14-16° ка җиткәч  корт семьяларын җентекләп карау башлана. Бу юлы һәр оя тулысынча сүтелә, корт семьяларының көче билгеләнә. Карап-тикшерүнең төп максаты: умарта кортларына мөмкин кадәр күбрәк уылны тизрәк үстерергә ярдәм итү. Хәлсезләнгән умарта кортларына ярдәм күрсәтәләр: рамнарны, барысы да кортлар белән сарылырлык итеп, 6-7 гә кадәр кыскарталар, аларны көчле семья умарталарыннан алынган бер-ике үскән корт уыллы рамнар хисабына көчәйтәләр. Шушы ук чорда анасыз семьяларга запас корт аналы нуклеуслар куялар, ояларны өстән һәм ян-якларыннан яхшылап җылыталар.

Ай барышында, беренче тапкыр тирәләп очканнан соң, кышлап чыккан карт умарта кортлары акрынлап үлә бара, аларның урынын яшь кортлар ала.   Шуңа күрә умартачылар яз көне үз вакытында, корт семьяларының үсүенә карап, умарталардагы ояларны киңәйтәләр, ясалма кәрәзле һәм коры кәрәзле (яңа кәрәз) рам аскуймалары (магазиннар) ясыйлар, һәр умартаны кортлар капламаган кәрәзле 3-4 буш рам белән тәэмин итәләр. Ул рамнарга умарта кортлары бал һәм бал икмәге сала. Аларны шуннан соң алалар һәм складта саклыйлар, ә киләсе елда умарта кортларын өстәмә тукландыру өчен умарталарга чыгарып куялар. Ояларны үз вакытында киңәйтү төп табыш башлану алдыннан һәр семьяда төрле яшьтәге 40-50 мең корт һәм күпсанлы печатьле уыл булдырырга мөмкинлек бирә һәм аларның ил аеру инстинктын бераз баса төшә. Төп табыш вакытында андый семьялар һәр көнне умартага 2-3 кг югары сыйфатлы бал алып кайталар.

  Кортларны суытмас өчен, ояны саклык белән генә киңәйтергә кирәк. Башта   берәр рам, ә семьяда кортлар саны арту белән – ике-өчәр рам куела. Аларның икесе кортларга, ә берсе уртага, печатьле уыл янына урнаштырыла.

Әгәр умарта кортлары яхшы өстәмә ашату белән бергә үзләре дә яңа нектар һәм серкә җыеп умартага алып кайтса яз көне яхшы үсәләр. Умарта кортлары баллы үсемлекләргә никадәр якынрак булса, алар нектар һәм яшь серкәне шулкадәр күбрәк җыялар.

Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Ә умарта кортлары белән эшләү – тулы бер фән ул. Умартачы тырыш кына түгел, галим дә булырга тиеш.Берәүнең эш алымнарын башкалар бөтенләй кулланмаска мөмкин.Иң дөресе: күпьеллык эшчәнлек нәтиҗәсендә үзең туплаган тәҗрибә нигезендә эшләү.

Татарстан яшьләре.26март,2015ел.

Tags:

Шәрехләү