fbpx
18.02.2014

Нинди дару эчәбез?


   Ялган дарулар белән көрәшүче Халыкара институт күптән түгел кот очарлык мәгълүматлар бәян итте: җир шарында ел саен 700 мең кеше ялган дару эчеп вафат була икән.Ләкин бу саннар малярия һәм туберкулез белән авыручыларга гына карый.Ә башка авыруларны да саный китсәң,дүрт урынлы саннар барлыкка килә.Ялган даруларның күбесе төрле чирләр китереп чыгаралар яки кешенең үлеменә сәбәпче булалар.Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ялган дару эшләп сатучыларга карата кешенең тормышына аңлы рәвештә зыян китергән өчен җинаятьчеләрне хөкем иткән шикелле кырыс кануннар кулланырга кирәк дип тәкъдим итә.

 Интерпол даими рәвештә Интернет аша сатылган даруларны конфискацияләү операцияләре үткәрә.Миллион тартма дарулар сатуга чыгарылмыйча кала һәм аларны сатучы йөзләгән аферистлар кулга алына.Конфискацияләнгән даруларның бәясе миллиард долларлар белән исәпләнә.Ялган даруларга каршы көрәшнең кыенлыгы шунда: аларның күпчелеге бүген Интернет аша сатыла.Интерпол соңгы вакытларда гына ялган дарулар белән сату итүче өч йөзләп җинаятьчел сайтларны ябуга иреште. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре исәпләп чыгаруынча,пәрәвездә сатылган даруларның яртысы ялган.Алардан кергән табыш 80,5 миллиард доллар!

 Хәзерге көндә 50гә якын дәүләт авыруларга бернинди файдасы булмаган дарулар сатуга каршы көрәш алып бара.Соңгы вакытта ачылган фактлар:чәчләрең үрә торырлык.Вьетнамда,мәсәлән,малярия белән авыручыларга бирелгән даруларның 64%ы чын дару түгел,ә Нигериядә сатылучы даруларның 70%ының кайда һәм кемнәр җитештергәне бөтенләй билгесез.Көнчыгыш Европада исә төрле ялган витаминнар,потенция,эрекция препаратлары тонналап сатыла.Антибиотиклар һәм ракка каршы дарулар,ябыктыручы,холестиринны киметүче,эпилепсиягә каршы ялган дарулар аеруча куркыныч.Хәтта иң алдынгы илләрнең берсе булган Швейцариядә дә ялган дарулар очраштыргалый.Соңгы бер ел эчендә бу илнең контроль органнары илгә ялган дару кертергә тырышуның илле мең очрагын ачканнар.Сәбәп шунда: бу илдә дарулар бик кыйммәт,шуңа күрә читтән җыен чүп-чар кертергә тырышучылар саны арта бара.

 Дөньяда җитештерелүче ялган даруларның яртысы Һиндстанда,Сингапурда,Анголада ясала.35%ка якыны Бразилия,Германия,Англия илләренә туры килә.Бүген инде дару тартмасындагы Made in India дигән язу хәтта таләпчән табибларны да шикләнергә мәҗбүр итә.

 Еш кына кешеләр яхшы даруларның арзанлы аналогларын алырга тырышалар.Мондый очракта акбурдан катырылган төймәләр эләксә,бик яхшы.Димәк,тәнеңә зыян килми.Әйе,ялган даруларның барысы да куркыныч түгел,ләкин файдалары да юк.Әмма шундый хәлләр дә була:2009нчы елда Франциядә,мәсәлән, ялган диабет даруыннан 2мең кешенең гомере өзелә.

 Үзебезнең Россиядә дару базарындагы хәлләр дөньяныкыннан бер дә калышмый.Минздрав мәгълүматлары менә нәрсә күрсәтә: илдә сатылучы антибиотикларның 47%ы,гормональ препаратларның 11%ы,ашказаны-эчәклек даруларының 7%ы ялган.Ялган даруларның өчтән икесе үзебезнең Россиядә җитештерелә.Даруханәләрне тикшергән вакытта 20% тауар ялган булып чыга. Социологик сораштырулардан күренгәнчә, Россия халкының 60-80 проценты, гомумән, даруларга ышанычын югалткан. Андый кеше хәзер үзенә үзе табиб. Өстәвенә аларга телевизор экраннары аша киңәш бирүчеләре дә җитәрлек.Бүген бездәге барлык ялган даруларны ачыклау мөмкин түгел. Чөнки бу хәзер гаять киң масштаб алган. Күп очракта ул рәсми җитештерү тармагын да узып китә. Мәсәлән, узган ел дару базарында мониторинг үткәрү ярдәмендә 37 төрдә ялган дару барлыгы ачыкланган. Ләкин бу айсбергның су өстендәге өлеше генә. Ә аның астагы күренми торган өлешен хәтта күз алдына да китереп булмый. Русиядә ялган дару чыгару проблемы көннән-көн кискенләшә. Күп очракта халык еш сатып ала торган ялган дарулар чыгаралар. Русия сәламәтлек күзәтү оешмасы белдерүенчә, үткән елларда но-шпа, эссенцияле, кавинтон кебек дарулар ялган булса, бүген бу исемлеккә виа-гра даруы да өстәлгән. Җинаятьләр кодексында ялган дару җитештереп саткан өчен тиешле җәза чаралары каралган каралуын,ләкин аңа карап ялган төймәләр җитештерү кимеми,киресенчә арта бара.Шуңа күрә һәр даруны тикшереп,шикләнеп сатып алырга кирәк.Иң мөһиме: дару кабарга ашыкмагыз һәм…сәламәт булыгыз!

Tags:

Шәрехләү