22.07.2015

Озак яшәү


Озак яшәү сере

1Бернардо ЛаПалла гаҗәеп кеше.Ул 1901 елның 17 августында Бразилиядә туган,әмма гомере буе АКШта яшәгән.Круиз судноларында озак еллар буе шеф-повар булып эшләгән.Ашарга пешерергә яраткан.Бүген аңа 113 яшь.Ла Палла үз гомерендә бер тапкыр да авырмаган.Моның сәбәбе ,ди ул,ит ашамауда. Ул гомере буе органик продуктлар белән генә тукланган.Һәм аның озак яшәвенең сере очраклылык түгел.Аның әтисе табиб булган һәм ул туклану серләрен әтисеннән үзләштереп калган.Бернардның бер сере,дөресрәге озак яшәвенең 5 сере бар.Хәтерләп кал: алар сиңа да озак һәм сәламәт яшәргә ярдәм итәр. 

Сарымсак.

Бу ашамлык дөньяның барлык кыйтъгасында дип әйтерлек дару буларак кулланылган.Ул антисептик һәм  бактерияләргә каршы тору  сәләтенә ия. Сарымсакның бернинди эыяны юк.

 Бал.

Балның файдасын санап бетерерлек түгел.Бернардо азыкны балландыру өчен бары тик бал кулланырга тәкъдим итә.

Дарчин (Корица)

Бу тәмләткеч,сарымсак шикелле дару буларак кулланылган.Ул кандагы холестиринны киметә һәм шикәр диабетыннан саклый.

Шоколад

Шоколадны балалар гына ашый дип ялгыша күрмә.ЛаПалло озак яшәү өчен даими рәвештә шоколад ашарга кирәк дип раслый.

Зәйтүн мае

Бу май өчен тарихта сугышлар булып торуы билгеле.Куллана башлап кара әле,организмдагы уңай үзгәрешләрне бик тиз сизәрсең.

Акыллы кешенең киңәшләренә колак сал.Ул озак яшәвенең серләрен башкалар да шулай яшәсен дип ачкан.Шушы ризыкларны даими куллан һәм син дә авыруларыңны онытырсың.

Tags:

Шәрехләү