fbpx
25.11.2021

Без кайда да, профессорлар кайда


без  “Татарстан яшьләре”нең  7нче октябрь (№39) санында минем “Чиратта кайсы мәктәп?” дигән мәкаләм чыккан иде. Анда мин мәктәпкә мылтык күтәреп килүнең сәбәпләрен ачыкларга тырыштым. Мәкаләдәге төп фикер: укыту-тәрбия эшенең зәгыйфь, дөресрәге бөтенләй гарип булуы шушындый фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнлеген күрсәтү иде. Һәм менә 28нче октябрь санында педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәеновның “Мылтыксыз мәктәп нинди була? дигән язмасы басылды.

Профессор нинди булырга тиешлекнең җиде шартын китерә. Минем мәкаләдәге тема булгач, һәр пунктын бик игътибар белән укып чыктым. 50 елга якын мәктәптә кайнаган, тәмам пешкән укытучы буларак, профессорның кайбер фикерләре белән килешәсем килмәде һәм шушы язманы кайтаваз буларак сезгә дә юллыйм. Һәр пунктка аерым тукталып, үз карашымны белдереп барам. Килешү-килешмәү сезнең эш. Җавап язсагыз бик рәхмәтле булыр идек.

Мылтыксыз мәктәп булуның 1нче шарты. Профессор яза: “Русия Федерациясенең ил күләмендәге тәрбия-укыту системасы төзек түгел. Шуны җайламыйча, тамырдан үзгәртмичә, мондый фаҗигаләр тукталмаячак.” Моның шулай икәнлеген мин  мәгариф фәненең , мәгарифнең нигезе булмавы аркасында дип язган идем. Шуңа күрә тулысынча бу сүзләр белән килешәм.  “Русиянең Көнбатыштан һәм Көнчыгыштан аермалы буларак, үзенә генә хас тәрбия-укыту системасы булырга тиеш”.  Ә менә Җ. Хөсәеновның бу сүзләре белән килешеп бетеп булмый. Мин монда дөньядагы бөтен прогрессив педагогиканы бетереп ташлауны күрәм. Без хәзер педагогиканың нигез ташларын салган  Ян Амос Коменский , И.Г. Пестолоции, М.Монтессори, Р. Штайнер, И.Ф. Гербарт һ.б. күренекле педагогларны педагогика фәненнән сызып ташласак, нәрсә була? АКШ, Англия, Германия, Канада, Швейцария Финляндия, Швеция, Япония, Кытайның алдынгы укыту-тәрбия алымнарын кире кагу мөмкин түгел һәм алай эшләү дөрес тә булмас иде. Ә “үзенә генә хас тәрбия-укыту алымнары” нинди булырга тиеш соң ул? Ни өчен педагогика фәннәре докторы шул алымнарның һич югы берничәсен тәкъдим итми? Мәктәпләр үз эшләрендә аларны кулланма итеп алырлар иде. Укытучыларга файдасы тияр иде. Мин дә, мәсәлән, Татарстанның үз милли мәгарф системасы булырга тиеш, дип саныйм. Һәм аның нәрсәләргә нигезләнгән булуын санап чыга алам. Санап торуның файдасы юк, чөнки аны тормышка ашырмаячакларын белеп торам. Профессор да Россиянең үз мәгарифе булуына ышанмый, ахыры.

2нче шарт итеп, язмада укытучының абруе калмау күрсәтелә. “Бала укытучыдан өстен булган вакытта, мәктәпкә укытучының кирәге калмый”. Бүген бала мәктәптә өстен. Әмма укытучылар үз урыннарында һәм алар бик тырышып хезмәт итәләр. Укытучы социаль якланмаган. Бала берәр тәртипсезлек эшләсә, тулысынча укытучы җавап бирә. Мин бу урында укытучының дәрәҗәсе төшү сәбәпләрен ачыклар идем. Җәмгыять гаеплеме, әллә укытучы үземе? Дәрәҗәне берәүгә дә ябыштырып куеп булмый. Ул йә бар, йә юк. Аннан дәрәҗә дигәннән без нәрсәне күз алдында тотабыз. Укытучының айлар буе укытмыйча, конкурска әзерләнеп, “ел укытучысы” дигән яки башка титуллар алуынмы? Бу дәрәҗә түгел. Бу укыту вакытын бушка сарыф итү. Аны балалар да, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә күреп-белеп торалар.  Дәрәҗәле укытучы булу өчен аның тирән белемле, тәрбияле укучылары булырга тиеш. Мәктәптә физиканы укып кайтканнан соң, ул бала кич белән акча түләп репетиторга китә икән, әлеге физика укытучысының нинди дәрәҗәсе булсын? Хәзер бит ярты укучы шулай укый.

3нче шарт.” …укытучының абруе төшүгә әти-әниләр үзләре гаепле”. Юк! Әти-әниләрнең бер гаепләре дә юк монда. Моңа тулысынча дәүләтнең административ идарә итү системасы гаепле. Укытучының дәрәҗәсен хөкүмәт шулай түбән төшерде. Ул 18 сәгать дәрес укытканга акча ала, әмма аны 36 сәгатьлек эш эшләргә мәҗбүр итәләр. Әгәр укытучы яхшы машина алырлык акча эшләсә, шәп фатирда торса, өс киеме укучыларыныкыннан бер башка югарырак булса, елга бер тапкыр чит илләргә барып, ял итәргә хәленнән килсә, бушлай сәламәтлеген ныгыта алса, коммуналь хезмәтләрне түләүдә ташламалар булса,бәлки, азрак кына булса да дәрәҗәсе артыр иде. Совет заманында укытучыларның абруе югарырак иде. Совет мәктәбен җимереп ташладылар, алмашка заманга ярашлы мәктәп төзи алмадылар. Материаль байлыклар беренче планда торган дәүләттә  укытучыны  да ул байлыклардан мәхрүм итәргә ярамый.

4нче шарт. “Тәрбия эшен беренче планга куеп, укыту эшен икенче планга кую кирәк”. Профессор гафу итсен, әмма бу юлларны елмаймыйча укып булмый. Гомер-гомергә педагогикада укыту-тәрбия эше бербөтен, бердәм бүленмәс процесс дигән кагыйдә яшәп килде. Беренче, икенче планга бүлүнең  ничек булырга тиешлеген мин күз алдыма китерә алиыйм. Укытучы һәр дәресенә план язганда белем бирү максаты белән бергә тәрбияви максатны да язып керә. Тәрбия дәреснең һәр этабында, һәркөнне тормышка ашырыла. Минем әлегә кадәр башта тәрбия бирим, аннан укытырмын дип эшләгән укытучыны күргәнем булмады. Укытучы үзе, аның сөйләме, киеме, үзен тотышы, балаларга мөнәсәбәте, белем бирүе – шушылар үзе тәрбия түгелме соң инде? Аннан соң гына патриотик тәрбия, мәдәни-әхлак тәрбиясе, эстетик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, сәламәтлек һ.б. китә. 1нче сыйныф баласына “А” хәрефен дөрес язарга өйрәтү аны тырышлыкка, матурлыкны күрергә өйрәтә. Үзенә ышаныч тудыра. Хезмәткә өйрәтә. Хәзер уйлап карагыз. Башта бу сабыйны тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбиялик, аннан хәреф язарга өйрәтербез, дип эшләп буламы? Абсурд!

5нче шарт.”Укытучының эше дәрес планы төзүдән артмасын иде”.  Җ.Хөсәеновның бу сүзләренә бөтен укытучы халкы бишкуллап риза. Монда сүз укытучының кәгазь боткасы эчендә калуы турында бара. Бу сүзләр инде 20 ел буе сөйләнә. Әмма укытучы үз вазифасына өстәп, йөзләгән төрле кәгазь язуын дәвам итә.

6нчы шарт.Укытучылар аерым дәүләт педагогика институтында белем һәм тәрбия алмаган очракта, төпле белемле, нигезле белгечләр булып чыга алмыйлар”. Билгеле, шулай. Ни өчен, мәсәлән, татар теле мәктәпләрдә шундый хурлыклы дәрәҗәгә төште. Чөнки баштарак татар теле укытырга белгечләр җитмәгәнлектән, татарча аз-маз сукалый белгән һәркемне: заводта эштән кыскарган инженерны, базарда сатуы бармаган сатучыны, тагын әллә кемнәрне татар теле һәм әдәбиятын укытырга алып бетерделәр. Өстәвенә галимнәр үзләренең бер тиенгә ярамаган укыту алымнарын керттеләр. Татарча сөйләшергә өйрәтәсе урынга, балаларга диктант яздырып, китап күчертеп, күнегүләр эшләтеп үзәкләренә үттеләр. Нәтиҗә билгеле: рус балаларының ата-аналары татар телен бетерүгә ирештеләр. Махсус белемле белгеч укытмаган һәр фән шундый хәлдә калырга мөмкин. Ә менә авторның “ элек-электән университет – булачак галимнәр әзерләү учагы булды” дигән сүзләренә үзем университет тәмамлаган укытучы буларак, шикләнеп карыйм. Чөнки безнең группадан бары 1 кеше генә фән юлыннан китте. Калганнар бөтенесе дип әйтерлек мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыттылар. Дөрес, мин бүгенгесен белмим. Бөтен илнең асты өскә килгән чорда инде ул да үзгәреп беткәндер.

7нче шарт. Мәктәпкә мылтык күтәреп килүне Интернетка бәйләп аңлатырга тырышу. Ләкин бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнгән белгечләр Интернетка сылтауны чын сәбәпләрдән качарга тырышу дип исәплиләр. Оксфорд лабораториясе, Кардиффа университеты һәм дистәләгән башка институт тикшеренүчеләре видеоуеннарның мәктәпкә мылтык күтәреп килү белән бернинди уртаклыгы юк дип раслыйлар. Әгәр шулай булса, мәктәптә мылтык шартлаган тавышлар кыңгырау чыңлавыннан күбрәк булыр иде дип әйтәләр алар. Япония ату, шартлау уеннары буенча дөньяда беренче урында тора, әмма аларда мәктәпкә иптәшләрен атарга дип мылтык тотып килгән психопатлар юк. Шулай булгач, сәбәпне өстә күренеп торган нәрсәләргә сылтамаска, ә башкадан, черек җәмгыятьнең үзеннән эзләргә кирәк. Ату коралларын сатуга тиешле контроль булмауга да дәүләт үзе гаепле.

Йомгаклап шуны әйтәм: бу тема бик актуаль һәм галимнәрнең киләчәктә  төпле фикерләрен ишетәсе килә. Баласы яки оныгы мәктәптә укыган кешеләр балаларын мәктәпкә хәвефләнеп озатмасыннар, мәктәптә кан коешлар булмасын, һәр бала исән-сау килеш өйләренә шатланып кайтып керсен иде. Ә моның өчен без, бары тик олылар җаваплы.

Бу мәкалә “Татарстан яшьләре” газетасының 25нче ноябрь санында басылып чыкты.

                                                         Фәрит Вафин

Шәрехләү