fbpx
09.12.2021

Инстаграм күршеләр. Уены-чыны бергә


инстаграмКүз алдына китерегез әле: кәрәзле телефоныгыз каядыр төшеп ватылды йә кайдадыр онытылып калды ди. Нишләр идегез? Тубы суга тәгәрәп  төшкән Әминә кебек акырып елар идегезме? Әллә тизрәк кибеткә яңа телефон алырга чабар идегезме?

Ул телефон шундый нәрсәгә әйләнде: иписез-тозсыз тора алмаган кебек кеше телефонсыз тора алмый хәзер. Мин яшьләрне әйтмим дә инде. Алар телефоннарын кочаклап йокларга яталар, иртән шуны сыйпап уянып китәләр. Урамда бертуктаусыз шуның белән сөйләшеп йөриләр. Минем 6-7 ел элегрәк янымнан сөйләшеп барган малайга “Нәрсә дисең?” дип сораганым да булды. Соңыннан гына колагындагы наушнигын күреп алдым. Ул шулай авызы белән сөйләп, колагы белән тыңлап бара икән.

 Яшьләр генә түгел, картларга да кагылды телефон “җене”. Инстаграм битләре әби-бабайларның шаяртулары белән тулды. Яшьләрдән уздырып, көлә-көлә эчең катарлык видеолар куялар. Хәзер бит кеше-кешегә йөрми, күрше-күршегә керми. Ә һәркемгә яңалык кирәк. Ә яңалык Инстаграмда.

Җитмешкә җитеп килгән Нәкыйп абзый белән дә Инстаграм менә шундыйрак хәлләр китереп чыгарды.  Ничек дисезме?

Казандагы малае әтисе Нәкыйпкә үзенең иске телефонын калдырып китте. Ничегрәк эшлисе, кайсы төймәләргә басасы икәнен дә аңлатты. Рәхәтләнде Нәкыйп шул телефон белән. Бигрәк газап чиккән икән күршесенең нәрсә эшләгәнен койма ярыгыннан  тикшереп. Хәзер карыйсы юк, күршесе Шәрифулла бөтенесен Инстаграмга куеп бара. Сыер ашатканын да, печән чапканын да, сыер бозаулаганын да, тавыкларының ничә күкәй салганын да. Шәрифулланың бөтен тормышы шунда куелган.

Нәкыйпнең холкы шундый инде. Күршесенең чүкеч каккан тавышы йә агач кискәне ишетелсә, тизрәк койма ярыгыннан күрше ягын карарга керешә иде. Тик соңгы вакытта моңа чик куелды. Шәрифулла такта коймасын калайга алыштырды. Бер ярык та калмады. Бик кыен булды Нәкыйпкә.

Беркөнне күршесенең нәрсә эшләгәнен күрә алмагач, утын түмәре куеп, шуңа менеп үрелеп карап ятканда, түмәр авып, җиргә барып төште. Аягы бик каты авыртты авыртуын, әмма күршесенең такталардан ниндидер яшнекләр эшләп ятканын күрергә өлгереп калды. Нәрсә икәнен ахырдан барыбер белде Нәкыйп. Чөнки Шәрифулла үзе эшләп бетергән умарта оясын Инстаграмга куйды. Шуны күргәч, Нәкыйпкә җиңел булып китте.

Менә беркөнне Шәрифулла Инстаграм битенә хатыны пешергән кабак бәлешен куйды. Авызыннан сулар килде инде Нәкыйпнең. Әле җитмәсә ул кабак бәлешен кискәләп, ничек ашаганнарын видеога төшереп, анысын да элеп куйды. Чыдый алмады Нәкыйп. Видеоны хатынына күрсәтеп, кабак бәлеше пешерергә кушты. Хатын сүгенә-сүгенә бәлеш пешерә башлады.

Икенче көнне Шәрифулла урманнан җыеп кайткан өч чиләк гөмбәсе белән мактанды.Түзмәде Нәкыйп, машинасына хатынын утыртып, урманга җилдерде. Гөмбә таба алмадылар. Аның каравы биш чиләк миләш җыеп кайттылар һәм инстаграмда шуның белән әй мактандылар.

Өченче көнне Шәрифулла Инстаграм битенә галәмәт зур чуртан тотып, авыз ерып төшкән сурәтен урнаштырган иде. – Каян өлгерә бу тәре?- дип күршесен сүкте Нәкыйп. Әмма балыкка чыгып китмәде, чөнки балык тотарга кармаклары да, теләге дә юк иде. Ләкин Шәрифулланың шул чуртанны кыздырып, тәмләп ашап утырганын күргәч, йөрәген тотып диванга ауды.

Кичке якта Шәрифулла ягында шак-шок нәрсәдер кага башладылар. Бер сәгать барды шакылдау, ике сәгать барды…. Түзмәде Нәкыйп, ыңгырашып ишек алларына чыкты. Күршесе һаман нидер кага да кага. Койма тирәсендә әйләнгәләп йөрде. Ник бер тишек булсын ичмасам калай коймада. Кайдадыр кечкенә баскычлары бар иде. Эзләп карады, таба алмады.

Кичен генә белә алды Нәкыйп күршесенең нәрсәгә шулай шакылдатуын. Он салырга лар эшләгән икән Шәрифулла. Инстаграмнан шуны күргәч, җиңел сулап куйды Нәкыйп.

 – Әле ярый Инстаграм бар, ничек яшәр идең бу дөньяда ул булмаса-, дип шатланды ул.

“Татарстан яшьләре” 9.12.2021

                                                 Фәрит Вафин

Шәрехләү