fbpx
10.03.2015

Әнине үтерер идем!


Мөгаллим язмаларыМин әнине үтерер идем!

Үзләрен ташлаган балаларда әни дигән изге затка менә шундый мөнәсәбәт.

Ел саен татар теле атналыгын апрель аенда Тукайга багышлап үткәрә торган идем. Бу уку елында татар теле мөгаллименә  «этлек» эшләргә теләделәрме, атналыкны ноябрь аена куйдылар. «Нишләп алай?» дип сорагач, завуч ханым: «Ноябрь аенда үткәреп кара әле бер», – дип серле генә елмаеп җавап бирде.

Яхшы, хуш. Үткәрергә тек үткәрергә. Мөгаллим башы әллә нинди көтелмәгән хәлләрдән дә чыгу юлын таба. Шуның белән чәч агарган, шуның белән пеләшләнгән. Рус мәктәбендә татар теле атналыгы үткәрүнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары бар. Монда сиңа бер бала да «мин шуны ятлыйм, тегене сөйлим» дип тормый. Безнеке шикелле мәктәпнең дебилл балалары бигрәк тә. Булды ди аңа атналык, булмады ни. Ләкин икенче атна башында дирекция эшеңә бәя бирәчәк, нәрсәләр эшләгәнеңне яки эшләмәгәнеңне бөтен коллегаларың каршында чәчеп салачак.

Мин монда атна буе ниләр майтарганымны сөйләргә җыенмыйм. Әйтергә теләгәнем – атналыкның соңгы көне турында. Ул Халыкара әниләр көненә туры килде. Менә шул көн турында бераз шәрехләп үтәргә булдым. Безнең мәктәптә әниләрен, әтиләрен белмәгән балалар укый. Аларның күбесен әниләре бала тудыру йортында ук калдырып чыккан. Кайберләрен приют ишеге төбендә калдырып киткәннәр. Күбесенең әниләре эчкече, бомж яки төрмәдә утыра. Бу балалар үз гомерләрендә бер тапкыр да «Әни» сүзен әйтеп карамаган. Аларга әниләргә багышланган шигырьләрне укыту да бик кыен. Чөнки әти-әни тәрбиясе күрмәгән, гаилә җылысын тоймаган балаларга «кадерле әнием» дип шигырьләр уку бөтенләй ят, алар аны аңламый, кабул итми. Әни турындагы шигырьләрдән бигрәк этләр, мәчеләр турындагы хикәяләрне яратыбрак тыңлыйлар. Шуңа күрә мин Әниләр көне уңае белән рәсем конкурсы үткәрдем. Башта әниләренең фотоларын зурайтып берәр альбом эшләү теләге дә булган иде. Ләкин миңа бары ике укучы гына әниләренең ертылып-бөгәрләнеп беткән кечкенә фотоларын алып килә алды. Шуннан соң үзләреннән әниләренең рәсемнәрен ясатырга булдым.

Безнең балалар рәсем ясарга ярата. Ләкин әниләрен күрмәгән-белмәгән балалар ул рәсемнәрне ничек ясарлар икән дип үзем дә шикләнә калдым. Балаларның берничәсе баштан ук әниләрен ясаудан баш тартты. «Мин ул алкашны ясамыйм!» – диде берсе. «Үземне ташлаган кешене күрәсем дә килми!» – диде икенчесе. Ә өченчесе: «Мине монда яшәткән өчен мин аны үтерер идем», – диде. Менә нинди мөнәсәбәт бу балаларда әни дигән изге затка. Үз баласын ташлаган, көчек урынына типкәләп чыгарган ана шундый бәягә лаектыр да. Тик каян килә кешегә мондый шәфкатьсезлек, кансызлык? Аракыны баласыннан кадерлерәк иткән хатын-кыз хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшә. Чөнки ерткыч җанварлар да үз балаларын беркайчан ташлап качып китми. Ә кеше…үзенең җан кисәген салкында урамга куып чыгара, кыйнап үтерә, бер шешә аракыга кызын сата, чүп савытына ташлап китә.

Менә шундый әниләренең сурәтләрен ясады балалар. Исемнәрен генә язып куя алмадылар, чөнки белмиләр. Барысы утыздан артык рәсем ясалды. Бу балаларның күңел җепләре әниләреннән өзелмәгән әле. Алар үзләрен бу якты дөньяга китергән әниләрен белмәсәләр дә, йөрәкләре белән аларны тоя, сизә икән бит. Шулай булмаса, андый матур әниләр ясамаслар иде. Рәсемдәге әниләр чыннан да ма_турлар, мөлаемнәр иде. Йөзләрендә елмаю, карашлары шәфкатьле, назлы. Их, чыннан да әниләрегез шундый булса иде сезнең. «Балам» дип башларыгыздан бер сыйпауларына әллә ниләр бирер идегез…

Мин ул рәсемнәрнең һәр-берсенә әниләргә багышланган шигырь юллары язып куйдым. Нәкъ үз әниләренә әйтелгән шикелле килеп чыкты. Шуннан ятимнәрнең әниләрен бөтен мәктәп хозурына залга элдек. Искиткеч матур манзара тамаша кылды балалар. Димәк, әнисез балалар белән дә әниләр турында сөйләшергә була икән. Була гына түгел, кирәктер дә. Үз әнисен хыялында йөртеп, шул хыялын кәгазьгә төшергән бала үз баласына мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк булыр, бәлки.

Интернат-мәктәпләрдән чыккан балаларның бик азы гына гаилә корып, бала үстереп яши. Гаилә тормышын, ана назын бөтенләй күрмәгән ятим, шуның өстенә дебил да булган баладан башканы көтеп тә булмыйдыр. Әмма һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Ә ятимлек бәхет була алмый.

Менә шундый гыйбрәтле уйлар уятты бу атналык миндә. Ноябрь аенда үткәртүләренә дә үпкәм бетте. Әле өстәвенә «әйбәт булды» дип, рәхмәт тә белдерделәр. Укытучыга җылы сүздән башка тагын ни кирәк. Киләсе уку елында хет сентябрь аена куйсыннар, бер сүзем юк. Тукай гына үзен оныттылар дип үпкәләмәсен.

Фәрит ВАФИН.  ”Мәгърифәт” газетасы архивыннан.22март,2008ел.

 

Шәрехләү