fbpx
07.02.2017

Бозау телне саклармы?


Бозау телне саклармы?
Авыл кечерәя, картая. Россия күрсәткечләре буенча ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими.Әмма ул безне акламый һәм бизәми. Без авылның йөзе югалуын күрәбез. Бары авылларда гына без үзебезнең үзенчәлекләребезне – гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклап кала алабыз. Казанга килеп югалалар: русы – татарга, чувашы керәшенгә өйләнә. Шулай буталып бетәбез дә, ана телен онытабыз.
(Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында чыгыш ясаганда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.)

Авыл халкы гомер буена шәһәр тормышына кызыгып яшәде.Шәһәргә барып урнашкан кешеләргә көнләшеп карадылар.Әти-әниләр, мәктәп тә авылда калуны булдыксызлыкка санап,яшьләрне шәһәр ягына карап үсәргә өйрәттеләр.Шуңа күрә бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе авылдан чыккан кешеләр.Элеккеге вакытларда бүлмәле,фатирлы булу өчен эшкә урнашу да җитә иде.Минем үземнең дә классташларның күбесе сигезне бетергәч, шәһәргә китеп, тире фабрикасы,макарон заводы кебек авыр-пычрак урыннарга кереп,тиз генә фатирлы булдылар.Бүгенге көндә эшләп кенә фатир алып булмый.Шуңа карамастан,яшьләр һаман да авылдан качарга,шәһәргә китеп урнашырга тырыша.Миллион сумлык ипотека коллыгына төшеп булса да авылдан котылырга омтылуның сәбәбе нәрсәдә? Белгәнебезчә,соңгы елларда авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек шактый кимеде,кечерәк авылларда бөтенләй калмады.Бу һич кенә дә авыл халкының ялкаулыгыннан түгел.Эш шунда ки, ит,сөт,май бәяләре еллар буе үзгәрмичә калып,аларны җитештерү өчен кирәкле бензин,солярка,фураж,печән,салам бәяләренең котырып өскә үрмәләве сәбәпле, һәртөрле эш файдасызга әйләнеп бара.Бәрәңге бакчаларында бүген печән я чүп үсә.Элеккеге шикелле 15-20 сутыйлы бакчалар юк хәзер.Чөнки хуҗаларга бәрәңгене үстерүгә караганда сатып алуы күпкә арзангарак чыга.Бәрәңгене базга салганчы, бакчага 5 тапкыр трактор кертергә (сукалау,утырту,рәт араларын эшкәртү,төбенә өю,алдыру) кирәк.Шуңа колорадо коңгызына каршы сиптерү өчен ике-өч тапкыр агу алуны да өстә. Бу- якынча 3 меңгә төшә.Моның кадәр акчага 2-3 кешедән генә торган гаиләгә кыш чыгарлык бәрәңгене сатып алып та була. Терлек үстереп сатуның да бер тиенлек файдасы юк. Шәһәр кешесе болай уйлый: “Авыл халкы ботлап ит сата. Берьеллык  бозауның үзеннән генә дә ике йөз килога якын ит чыга, шуны 280 нән генә сатса да күпме акча эшли”,-дип керемнәрне санарга маташа.Бозауның исәнлеге,хәлле булуы,киләчәктә ничек үсүе сыерның ел буе ничек ашавына бәйле.Сыерга бер ел дәвамында ким дигәндә 2 тонна фураж кирәк.Мин  көз көне тоннасы 9 меңнән-18 меңлек арпа алдым.Шуңа өстәп ай саен тагын 2 меңлек көрпә алып торабыз.Хәзер елгыр егетләр авылларда йөреп искергән икмәк сата башладылар.Ай саен 4-5 капчык шуны да алып калабыз.Тагын 2 меңне өстибез.Сыер көн саен ашарга сорый,шулай булгач бу икешәр меңне 12гә тапкырларга кирәк. Сыер бит әле печән белән саламсыз да тора алмый.Печәне кыш буена 5 рулон,саламы 4 рулон китә.Тагын өстибез барысына 12 меңне.Арифметиканы белсәгез,кушып барыгыз.Әле укол кадаткан,тояк кистергән өчен түләүләр дә бар.Бездә көтү чыкмый.Көтү йөргән җирләрдә үзең көтәргә чыга алмыйча, кеше ялласаң тагын 5-6 меңне чыгарып салырга кирәк.Булгач барысы да булсын,шуларга үзара салым акчаларын да өстик инде.Кара исәп белән генә дә 70 меңгә җитә язды түгелме, әллә узып ук киттеме? Хәзер ике йөз килолы түшкәне авыл кешесенең шәһәргә транспорт яллап алып килүен һәм килосын 280 сумнан сатуын хисап итсәк, 56 мең килеп чыгар.Теге якта-70, ә бу якта-56 мең.Менә елдан артык асраган бер бозауның “файдасы”.Моңа шушы терлекне асрар өчен авыл кешесенең иртә таңнан торып кичкә кадәр чабуын исәпкә кертмибез әле.Бүген кемнең авыл баласы шушы хезмәткә риза булыр икән? Булдыклы,тырыш,башында уе-гаме булган яшь егетләр һәм кызларның берсе дә мондый бушка эшләүгә риза түгел.Һәм алар хаклы да.Беренчедән, алар эшләп түгел,ә урлап баюны күреп үскән буын.Икенчедән,аларга акча иртәгә түгел,ә бүген кирәк.Алар безнең буын шикелле киләчәктә “якты матур киләчәк төзү” хыялы белән яшәмиләр.Чөнки аның булмасын белеп торалар.Җәмгыятьтәге социаль гаделсезлек,түрәләрнең башбаштаклыгы һәм караклыгы; ялганга,коррупциягә корылган илдә гадел хезмәт куеп уңышка ирешеп булмавын инде күпләр аңлады. Шуңа күрә укуларын тәмамлагач, миллион сумнар биреп табибларны,укытучыларны авылга кайтартырга тырышуның да файдасы ташка үлчим генә.

Таланган,эшсез,юлсыз, мәктәпсез, яшьләрсез калган авыллар чорына килеп кердек.Кемнәрдер әле һаман да өметләрен җуймый,шушы мескен авыл татарның телен,моңын,рухын саклап калыр дигән утопиягә бирелә.Чынлыкта,бу- җаваплылыкны үз өстеңнән төшерүнең бер юлы гына. Телнең бетүенә китерүче бер гыйбрәтле хәл турында сөйләп үтмичә булмый. Минем авылда яшәүче бер оныгым әле укырга кермәгән. Шәһәрдә тагын бер онык яши, анысы алтынчы сыйныфта укый.Каникулларда,бәйрәмнәрдә ике онык очрашалар.Һәм шушы әле мәктәпкә дә кермәгән кызыбыз кунакка кайткан абыйсы белән шартлатып урысча сөйләшә! Бернинди акцентсыз,хәтта әйтергә читен булган сүзләрне дә дөрес кулланып сөйләшә.Өйдә әби-бабай, әти-әни бер авыз сүз русча әйтмиләр.Балалар бакчасында иртәдән кичкә кадәр бары татар теле. Сәбәп нәрсәдә? Мин укытучы булгач моның төбенә төшәргә тырыштым.Һәм бердәнбер сәбәп: телевизор карау дип таптым. Көн саен урысча мультфильмнар карап, бала телне шулкадәр тиз һәм камил өйрәнә ала икән. Ә без дистә еллар буе рус балаларына татар телен өйрәтә алмыйча җәфа чигәбез.Чөнки безнең кулларда бары чиле-пешле дәреслекләр.Татарның үз ана телендә ни милли телевидениесе, ни мультфильмнары юк. Шулай булгач, авыл татар телен саклый дигән сүзләр сафсата, безнең авылда балаларның  күбесе хәзер урамда урысча сөйләшәләр. Шәһәрдән авылга кайта башладылар, дип әйтүчеләр булырга мөмкин .Әйе,андый хәлләр дә очраштыргалый. Кемнәр кайта? Шәһәрдәге фатирына түләр хәле калмаган эшлексез,алкаш бәндәләр кайта.Аннан,череп баеганнар саф һава суларга кайта һәм авыл халкының ачуын чыгарырлык  коттеджлар салып куя.Тегеләренең дә,боларының да авылны торгызу һәм яшәтү өчен сукыр бер тиенлек тә файдалары булмавын  күреп-белеп торасыз. Бозау турында гади арифметикага корылган нәрсәләр турында гына язармын дигән идем.Тагын сәясәткә чума яздым.Менә шул бер бозауны асрау мисалында бүгенге авылның тулы бер тормышын һәм анда яшәүчеләрнең хәлен күз алдына китерергә мөмкин.Ә тел мәсьәләсе ничек хәл ителер дисезме? Ул хәл ителгән инде. Февраль башында булып узган Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында рус телендә чыгыш ясаган (биш ел эчендә 301 китапханәсе ябылган) мәдәният министры Айрат Сибагатуллин  мәктәпләрдә татар әдәбиятын урыс телендә укыта башларга чакырды! Аның сүзләренә хилафлык килмәсен өчен сүзләрен русча китерәм: “”Учитывая многочисленные обращения родителей о сложности изучения русскоязычными учениками татарской литературы на языке оригинала, мы считаем возможным часть татарской классики давать детям в переводе.” Күрәсезме,без ничек булдырабыз!  Юкса моңарчы бер генә халыкның да мәгариф тарихында мондый тәҗрибәнең булганы юк иде әле. Патша вакытында да гимназияләрдә хәтта үле тел булган латин, борынгы юнан әдәбиятларын оригиналда укыганнар.Сатлык морзалар язмышы тагын кабатлана.Мәскәү абзыйлары татар теленә чабыласы балтаны татарларның үзләренә тоттыралар. Ә алар телне бетерү өчен уңга-сулга селтәнәләр.  Әле җитмәсә бозау асраучыларга телне сакларга кушкан булалар. Гарьлегеңнән шартларсың… Фәрит Вафин

Шәрехләү