fbpx
22.03.2012

СССРны сагынмыйм мин…


  Гаҗәпләнәм мин СССРны сагынып,СССРда теге яхшы иде,бу шәп иде дип күз яшен түккән кешеләргә.Аптырыйм,валлаһи.Нәрсәсе шул кадәр сагынып сөйләрлек булды соң ул советлар иленең?СССРда хат язышканнар ,имеш.Яз,кем тота,почта эшли,адрес буенча теләгән кешегә илтә дә бирә.Кесәсендә кәрәзле телефоны,компьютерында скайп булган кеше хат сырлап утырыр микән соң бүген.Хатынның сеңлесе Троицк шәһәрендә яши.Скайпны кушабыз да апалы-сеңелле туганнар өчәр сәгать өйдә утырган шикелле рәхәтләнеп сөйләшәләр.Бушка!Советлар вакытында без моны ишетеп тә белмәдек.Белгән булсак та ЦК кешеләре безнең халыкны якын да китермәячәкләрләр иде аның ише әйбер янына.Тагын нәрсәне сагынып була? Шушы сорауга җавап эзләп мин бик озак баш ватып йөрдем.Әллә кая еракка китмичә,тирән фәлсәфи фикерләргә бирелмичә җавапны иң элек үзем яшәгән авылдан эзли башладым. Әйдәгез ,социализм “котырып үскән” 60-70нче еллар авылын бүгенгесе белән чагыштырып карыйк әле.Җир белән күк арасы бит.Өйләргә газ кергән,су кергән.Урманга менеп ,урман каравылчысына ялына-ялына аракы эчертеп утын кисәсе,трактор табып аны алып төшәсе(тагын эчертәсе!), кисәсе,ярасы(үзең эшли алмасаң,тагын эчертәсе!) юк.Озын салкын кышларны беркайгысыз,рәхәтләнеп җылы өйләрдә үткәреп чыгабыз.Хатыннарыбыз көннәр буе изаланып кер юмый.Һәр өйдә дип әйтерлек халык теленә “килен” дип кереп киткән автомат кер юуу машиналары утыра.Аның рәхәтлекләрен сөйләп бетерерлек түгел.Кышкы салкыннарда чишмәгә я бәкегә кер чайкарга төшүләрен сагынып сөйләгәннәрен әлегә кадәр бер хатын-кыздан да ишеткән юк.Өйләрдә спутник антенналары.Кичләр-төннәр буе йөзләгән канал арасыннан теләгәнен сайлап карый аласың.Советлар вакытындагы ике канал күрсәткән галәмәт зур яшнек-телевизорлар урынына ярты стенаны биләп торган бармак калынлыгы ЖК телевизорлар.Интернет дигән могҗиза СССР заманында төшебезгә дә кермәде.Ә хәзер аннан башка яшәп булмый.Интеретны наданнар сүгә,акыллылар файда таба.Гыйнвар суыкларында шулай канализация катты.Су агып китми,чиләк белән чыгарып түгәбез.Хатын фикеренчә,торба катуда мин гаепле,шулай булгач суны да мин түгәргә тиеш булып калдым.Моңа өйрәнмәгәч,эч поша бит малай.Болай булмас дип утырдым компьтерга, интернеттан каткан торбаны ничек җебетеп булуын эзли башладым.Таптым,рәхмәт төшкере.Бик тәфсилләп язылган,хәтта рәсемнәре,сызымнары белән өйрәтелгән.Шул ысул белән җебеттек торбаны.  Күңелләр күтәрелеп китте,яшиселәр килә башлады.Шул кадәр тормыш җайлыга көйләнгән,бер сәгать ут бетеп торса,яшәү туктаган кебек була.Кранда су бетсә, тизрәк ТКХга чылтырата башлыйбыз.Бер дә совет заманындагы кебек чиләк тотып коега суга  чыгасыбыз килми.Хәтта хуҗалыкта җыелган чүп-чарны да үзебезгә түгеп йөрисе юк, әйтүгә- кирәк көнгә,кирәк сәгатькә трактор арбасын капка төбенә китереп куялар.Авылда яшәү өчен шушындый уңайлыклар тудырылган заманда СССРны сагынып сөйләнеп йөрү  көферлек булмасмы икән? Шәһәр фатирлары кайбер авыл өйләре янында ташка үлчим генә булып кала.Тырыш, эшчән,булган кешеләр туалеты,ваннасы,душы булган йортларда торалар бүген.Әгәр СССРда калган булсак булыр идеме икән мондый муллык,мондый иркенлек.”Нык үскән социализм”чорында өй салган кешеләр кадак,кирпеч эзләп тегендә-монда чаптылар,түбә ябарга калай сорап айлар буе исполком ишек төбен таптадылар.Ялкау ,эчкече булмаган кешегә тормышын җайлы,ипле алып бару өчен бөтен шартлар да бар бүген.Сез “авылда эш юк бит” дип миңа каршы чыгарга мөмкин.Әйе,кем эленке-салынкы йөри,хезмәт сөйми,эчәргә ярата ,аларга эш юк  һәм булмаячак.Ә кемнең кулында һөнәре бар,кем тормыш итү турында уйлый -ул эшен дә,акчасын да таба.Мисалга үзебезнең авыл кешесе Рашат Салихҗанов  турында язып үтәм.Бу ир-егет үзенең алты-җиде кешелек бригадасы белән өйләр,коттеджлар,мунчалар салып бирә.Агачын үзе әзерли,бурый,бөтен  төзелеш кирәк-ярагын үзе кайтарта-кыскасы ишегеңә йозак куеп,ачкычын кулыңа тоттыра.Шәп бит ә! Мин үзем язга,Аллаһ боерса,Рашатка өй салдырырга җыенам.Инде көздән алты почмаклы бураны бурап куйдылар.Ком,цемент,түбә калае ише әйберләр кайткан.Бүген тәрәзә-ишекләрне ясап яталар.Җир кардан ачылу белән эшкә тотынырга исәп.Бу егетләрнең эшсез торганнары юк.Шушындый төзү, ремонт эшләре белән эш итә торган бригадалар авылда унга якын.Эшлиләр,эшләтәләр.Кем өр-яңадан йорт сала,кемдер –мунча,кемнәрдәр лапасын,сараен ремонтлый.Дөрес,СССР заманындагы шикелле тиеннәргә эшләп йөрмиләр  инде бу егетләр.Аның каравы эшләтүчеләргә җиңел:акчаңны бирдең-эш бетте.Унбиш-егерме көндә менә дигән өр-яңа өйгә кереп утырасың.

    Инде өйләрдән чыгып кибетләргә килик.Советлар илендәге кибетләрдә нәрсә бар иде? Барыннан бигрәк югы күбрәк иде.Бүген Казаннан авылга күчтәнәчкә алып кайта торган әйбер юк.Авыл уртасындагы 13кибеттә җаның ни тели,шул бар.Иртәнге сәгать сигезгә кибетләргә күпереп пешкән ипи,күмәч кайтарып тутыралар,кыш буе лимон,йөзем,груша,алма шикелле җиләк-җимеш,кыяр,помидор бетеп тормый.Әллә нинди тәм-том,пешкән әйберләр,төрле соклар тезелеп тора кибет киштәләрендә.Шушы муллыкны күрә торып совет заманының буш кибет киштәләрен мактап буламы соң? Акча юк дип зарланалар.Ләкин минем бер генә кибеттә дә чират тормыйча әйбер ала алганым юк.Бөтен кибеттә көннең көн буе кеше әйбер ала.Шулай булгач акча бар,булмаса ул кибетләр күптән ябылып беткән булырлар иде .

   Үзем укытучы булгач мәктәп турында да берничә сүз әйтмичә булмый инде. Ул совет елларындагы мәктәпне ,андагы укыту белән бәйләнмәгән хуҗалык эшләрен искә төшерсәң,тәннәр чымырдап китә.Мин гомерем буе мәктәптә эшләгән укытучы буларак үз җилкәмдә андый газапны шактый татыдым.80 нче еллар башында булса кирәк,хезмәт тәрбиясе бирәбез дигән булып,югары сыйныф укучыларын атнага бер көн фермага сыер саварга йөртә башладылар.Гыйнвар суыкларында аякларына резин итекләр кигән балаларны укытучылар иртәнге сәгать биштә фермага эшкә алып бардылар.Укытучылар өстән шундый фәрман булгач аны үтәргә мәҗбүр булдылар,мин аларны аңлыйм.Укытучы югарыдан килгән боерыкны карышусыз үтәүче халык.Элек тә шулай иде,хәзер дә шулай.Ләкин балаларын сыер саварга чыгарып җибәргән әти-әниләрне  хәэергә кадәр барыбер аңлап бетерә алмыйм.

  Бер елны шулай заготконторадан мәктәпләргә куяннар өләшеп чыктылар, мәҗбүри.Аласыңмы-алмыйсыңмы,сорап тормадылар,бушаттылар да киттеләр.Ул куяннар мәктәпләрдә үлеп беттеләр ,билгеле,әмма газабы,сүзе күп булды.Үзәккә үткән бәрәңге,чөгендер алулар…Октябрь бәйрәмнәренә кадәр,яуган кар астында куллары салкыннан күшегеп беткән балалар белән чөгендер алуларны әле дә онытып булмый.Колхозларның очы-кырые күренмәгән бәрәңге басулары тулысы белән мәктәп өстендә булды.Аннан мәктәпләргә комбайннар бирә башладылар.Укытучы җәйге ялы вакытында комбайнга утырды.Җәйләр буе урманга менеп яфрак җыю,дару үләннәре тапшыру,язын агач утырту кебек мәшәкатьләр алда саналган эшләр янында күңелле ял итү кебек кенә күренә.

 Әйе,безнең дә балачак,безнең дә яшьлек советлар илендә үтте.Без пионер да булдык,комсомолда да тордык.Сагынып сөйләрлек нәрсә бирде бу оешмалар? Атна саен көл,кош тизәге җыйдыртулары,өйдән-өйгә кереп кәгазь,тимер эзләп йөрүләр истә калган.Тагын нәрсә? Көн саен галстук тагып  килүне тикшерүләр,чәчең җитү булса кайчы белән кыркулар.Кышлар буе өстән пәлтә төшмәде, кайбер көннәрне дәрестә хәтта кулга бияләй киеп утыра идек.Иртән без килешкә язу каралары каткан була,аны өреп җебетә торган идек.Ә барыбер укыганбыз,укытучыларыбыз университетларга керерлек белем биргәннәр.  Ул заманда әле блат,акча түләп керү дигән нәрсәләр юк иде.Бүгенге мәктәпләр без укыган мәктәпләр белән чагыштырганда оҗмах йортлары.Авылыбызда ике мәктәп бар.Шуның берсе-яңартылып,янкорма төзелеп ,күптән түгел генә лицейга үзгәртелеп яңадан ачылды.Бүгенге көндә 15 авылдан килеп 491бала белем ала үзендә.

Икенчесе-интернат-мәктәп.Интернатта сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен бөтен шартлар тудырылган.Үзебезнең Арча һәм якын-тирә районнардан 99 бала белем һәм тәрбия ала.Соңгы өч елда мәктәп танымаслык булып үзгәрде.Монда ,билгеле,мәктәп директоры булып бездә эшләп киткән Гарифзянов Рамил Илгиз улының роле зур булды.Менә күрсәтте ул ичмасам җимереләргә җиткән мәктәпне кеше сокланырлык кыяфәткә ничек кертергә мөмкин икәнен.Спонсорларын да үзе эзләп тапты,акчасын да юнәтте.Бүгенге заманда акча бар.Аның кайда ятканын гына белергә  кирәк.Күп мәктәп директорлары акча юк дигән сылтау белән ыштан туздырып утырудан башканы белмиләр.Ә Рамил Илгизович кебекләр балаларга,укытучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен җан-фәрман тырышалар.Ләкин шунысы эчне пошыра,эшләгән кешене тизрәк районга алалар.Безнең директорны да Арча районы Мәрхәмәтлелек Үзәген җитәкләргә алдылар.Уңышлар юлдаш булсын үзенә,бөтен коллектив белән шушы теләктә калдык.

     Сүзебез СССР турында иде бит әле,шуны дәвам итик.Әле генә язган соңгы мисаллар белән мин бүгенге көндә җитәкчеләр эшләгән урыннарда мәктәпләрнең хәле һич кенә дә СССРныкыннан ким булмавын,киресенчә яхшы икәнлеген күрсәтергә теләдем.Шушы урында мәктәпләре ябылган авыллар күтәрелеп миңа каршы чыгачак.Тик башта әйбәтләп уйлагыз әле,ул ябылуларда сезнең үз өлешегез дә юкмы?Үзең яшәгән авылда үзең хуҗа була алмау,үз балаңны үз авылыңда укыта алмау нәрсәне аңлата?Татар авылларындагы мәктәпләрне татарлар бетерә.Юл куйганга,кол булганга,куркак булганга бетерә.Болар барысы да СССРдан калган авыр мирас,СССР бетте,ләкин өрәге һаман яши.Менә шуңа күрә минем советлар иленә мәхәббәтем юк,аны сагыну хисләре миндә була алмый.Шулай да бөтен күңелле балачак,университетта укыган студент елларын күңелдән сызып ташлап булмый.Нинди генә система булмасын  матур истәлекләр һәрвакыт кеше йөрәгенең түрендә саклана.Ә болары инде СССР белән түгел,кеше гомере белән бәйле хатирәләр.

 

Tags:

Бер шәрехләү “СССРны сагынмыйм мин…”

  1. Таһир Says:

    Әлхәмдүлилләһ,Фәрит абый!

Шәрехләү