fbpx
27.04.2013

Татар теле Интернетны яулый!


 

Интернетта ике ел элек  “Татар иле” порталы эшли башларга тиеш иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, аңа фатиха биреп,”ул интернет киңлекләрендә милләттәшләрне берләштерергә тиеш “дип даими әйтә килде. Татарстан хөкүмәте бу проект өчен 15 миллион сум акча бүлеп бирде. Әмма “Татар иле”нең ачылышы берничә тапкыр кичектерелде. Өстәвенә аның тирәсендә хәйран гына шау-шулар да булгалап торды. Башта аңа күпме акча бүленгәне яшерелде, ул ачыклангач, интернет кулланучылар арасында “Ни өчен юк сайтка мондый зур акча исраф ителә?” дигән сорау туды, аннары акчаның кем кулында икәнен ачыклый башладылар.Безнең татар шундый бит ул:төпченергә,тикшерергә ярата.Акча күренсә,бигрәк тә.Бер-берсенә ярдәм итәсе урында каршы чыга,аяк чала,юк урында бәхәс чыгара.Хәзерге заманда шундый дөньякүләм проект өчен бу акча төкерек кенә,югыйсә.Чехиягә сәфәре вакытында Татарстан Президенты ярым шаяртып: “Акчасын дивидент итеп түләгәннәр, ә програмы юк. Менә бит, үзебезнең милләттәшләребез дә шундый эшләр эшли. Күңелсез һәм яхшы түгел инде”, дип үзенең ризасызлыгын белдерде. Мин үземнең кара акылым белән шулай уйлыйм: бу проектны булдырырга тиешле кешеләр арасында теләк һәм бердәмлек җитеп бетмәгән,нәфес дигән нәрсә өстен чыккан.

 

Менә ,ниһаять,көннәрдән беркөнне, 12нче апрельдә электрон почтама “Белем.ру”дан хат килеп төште.“Белем бирүдә “Татар иле” татар социаль челтәре ресурсларын куллану”дип исемләнгән иде ул. “Белем.ру” порталы укытучыларга һәм татар мәгарифе белән кызыксынган кулланучыларга “Татар иле” татар социаль челтәрен тәкъдим итә,дип башлана язма.Укучыларга тулырак аңлашылсын өчен хаттан кечкенә генә өзек китерәм. “”Татар иле” интернет-проекты (http://tatarile.org) – портал технологиясе элементларын кулланып төзелгән мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре. Проект беренче этапта үз эченә 12 эре проектны берләштерде. Шулай ук, проектны төзү барышында ВКонтакте социаль челтәре тулысынча татар теленә тәрҗемә ителде, смартфоннар һәм планшет компьютерлар өчен Android 2.3 һәм 4.0 версияләре татарчалаштырылды, бүгенге көндә Facebook социаль челтәрен инглиз теленнән татар теленә тәрҗемә итү бара. “Татар иле”нең төп битендә – http://tatarile.org – Татарстан Республикасы һәм татарлар турында статистик мәгълүматлар урнаштырылган, әлеге биттән проект кысаларында башкарылган башка бүлекләргә кереп китеп була.”

 

Мин “Татар иле” белән күптән кызыксынып торам, аңа теркәлгән дә идем инде.Шуңа күрә хатта язылганнар минем өчен әлләни яңалык булмады.Ләкин хат белән бергә күңелгә куаныч һәм горурлык хисләре килеп керде.Ниһаять,бөтендөнья интернет киңлекләрендә  татарларның үзләренә ана телендә саф татарча аралашу мәйданы барлыкка килде! Бер яктан,бу зур яңалык,икенче яктан яңалык та түгел.Чөнки татарлар күптән инде социаль челтәрләрдә аралашалар,татарча язышалар,сөйләшәләр.Кызганычка каршы,”Татар иле” 5-6 елга соңга калыбрак туды.Кем әйтмешли,соң булса да уң булсын.Кулланучылар саны 1 миллиардтан арткан Facebook челтәрендә, теркәлгәннәр саны 100 миллионга якынлашып килгән Вконтакте сайтында инде күптәннән татарлар үзләренең битләрен булдыралар,төркемнәргә тупланалар. Facebook та,мәсәлән,татар әдәби телендә сөйләшергә чакырган “Татар дөньясы” төркемендә  2700 дән артык  кеше бар.Көннән көн анда катнашучылар ишәя бара.Минем үземә бу төркем бик ошый.Зыялы,фикерли белә торган чын татар җанлы кешеләр туплана монда. Ләкин татар телен әйбәт якка да кулланып була,кире якка да борып була.Мисалы,шушы ук челтәрдәге “Типищный татарин” төркеме.Монда туган телеңә төкерәләр,аяк астына салып таптыйлар. Еш кына әхлак кысаларына сыймаган юморы белән танылган бу төркемгә 59 мең кеше язылган. Тагын TATARLAR дип аталган төркемне 23 мең кеше ошаткан, дөрес, анда аралашу чиста татар телендә түгел, төрек һәм кырымтатар телләрендә дә бара.

 

Мин шуннан куркам, ”Татар иле”н туган көненнән үк үтермәсеннәр иде.Әгәр андагы аралашу “Матбугат.ру” чатындагы шикелле бер-береңә бәйләнү,төртмәле сүзләр яудыруга кайтып калса,аралашу “чәйнәшүдән.мыраулаудан” торса,“Татар иле”нең татар телен үстерүгә зыяннан башка файдасы булмаячак.Интернеттагы мондый татар чатларының булуыннан булмаулары хәерлерәк.Моның өчен “Татар иле”ндә ник артына качып сөйләшүне баштан ук булдырмаска кирәк.Кеше һәрвакыт һәм һәркайда үз исеменнән сөйләсен.Куян йөрәклеләр генә язма астына үз исемнәрен куярга курка.

 

“Татар иле” әлегә тәпи йөрергә өйрәнә башлаган бәбине хәтерләтә,чөнки тест тәртибендә генә эшли.Фейсбуктан чыгып,монда килеп кергәч,үзеңне шәһәрдән авылга кайтып төшкән  шикелле хис итәсең.

 

Соңгы елларда шушы  “Татар иле”ннән башка татар телендә ниндидер зур, яңа ресурслар барлыкка килде дип әйтеп булмый. Татар интернетчылары шул ук элекке сайтлар, проектлар,форумнар,чатлар тирәсендә тупланып утыра.Ләкин булганнарының күбесе мактауга лаек,һәрберсе татар телен интернет киңлекләрендә таратуга хезмәт кертә.“Белем.ру”дагы Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-җыены (форумы)шикелле форумнарның күбрәк булуы  кирәк.

 

Тел өйрәтә торган Education First компаниясе белән  “Ана теле” програмы эшләнде.Анда 10 мең кеше теркәлгән. Ул әлегә 10 мең кулланучыга исәпләнгән, ә актив кулланучылар 2200 генә.Бу татар телен өйрәтү буенча беренче адымнар, җитешсезлеге бәлки бардыр, әмма бөтенләй бернәрсә дә булмаганга караганда, нидер булу яхшырак. Тагын бер компания белән интернетта татар телен өйрәнү турында сөйләшүләр алып барыла.

 

Татарстанның Мәгарифне үстерү институты һәм “Татармультфильм” берләшмәсе “Бала” интернет-китапханәсен тәкъдим иттеләр. Әлеге ресурста татар балалары һәм татарчага өйрәнүче башка балалар татар телендә китаплар укый, карый һәм тыңлый алалар.Сайт татар һәм рус телләрендә эшләүгә корылган.Бүгенге көндә бу мультимедияле интернет-китапханә татар интернетында  үзенең ныклы урынын алып килә.Китапханәнең адресы: бала.рф Проектның төп максаты – балаларда кечкенә яшьтән үк татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, төрле рәсемнәр, тавышлар, мультипликация чаралары ярдәмендә дәресләрне күңелле итү, шул рәвешле укучыларны татар телен өйрәнүгә өндәү. Балаларны заман таләпләренә туры китереп тәрбияләү, аларны интеллектуаль яктан үстерү дә төп бурычларның берсе.

 

«Китап, китапханә кебек сүзләрдән балалар көннән-көн читләшә бара. Ә китап уку исә элек-электән тел ачкычы, тәрбия баскычы булып саналган. Заманча интернет-технологияләрне һәм гуманитар белем бирүне берләштерү асылыбызга кайтырга, балаларда китапларга, телгә карата хөрмәт уятырга мөмкинлек бирәчәк», дип саный «Татармультфильм» берләшмәсенең җитәкчесе Марат Ганиев. Чыннан да, әлеге проект балалар алдында зур мөмкинлекләр ача. Әлеге интернет-китапханәдән алар бер яки берничә китап «яздырып» кына калмый. Биредә нәни укучыларга аудиокитап, рәсемле альбом, әдәби караоке кебек «уку әсбаплары» да тәкъдим ителә.

 

Соңгы көннәрдә бер уңай күренеш: сирәк татар архивлары интернетка чыга башлады.Алар миллион сумнарга  эшләми,һәвәскәрләр,ләкин милләткә эшләгән эшләре җәүһәрләргә торырлык. Красноярски, Түбән Кама һәм Актаныштан берничә яшь һәвәскәр татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау юнәлешендә кызыклы проект башлап җибәргән. Активистлар гарәп һәм латин графикасындагы татар китапларын, вакытлы матбугатны җыеп интернетка урнаштыра. “Мирасыбыз”дип аталган бу кызыклы проект шушы елның март аенда пәйда булды.Шуңа да карамастан, сәхифәдә элекке басмалардан төзелгән саллы гына архив тупланып килә. Мисал өчен, хәзер анда Һади Максуди, Һади Атласи, Муса Бигинең узган гасыр башында язылган һәм төрле нәшриятларда басылган дин белеме, татар тарихына кагылышлы материалларын табырга була. Сайтны төзүчеләрнең төп максаты – татар әдипләренең хезмәтен һәм иҗатын читтәге милләттәшләргә җиткерү.Бу егетләр,татар язучылары,әдәбият галимнәре башкарырга тиешле эшкә алынып,милләткә игелекле хезмәткә тотынганнар.Афәрин,башлаган эшләре татар милләтен,татар телен үстерүгә өлеш кертсен.

 

Шушы урында тагын бер кешенең исемен әйтеп китмичә булмый.Шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әхмәт Дусайлы булыр ул. Аның “adiplar.narod.ru “ (Татар әдипләре)исеме белән теркәлгән татар язучылары порталы бар. Өч меңгә якын татар язучысы турында мәгълүмат урнаштырган ул интернетка! Фидакарь интернетчының бу сайты 2010 елда “belem.ru” интернет-форумы оештырган I “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты булган иде.Дөресен әйткәндә,татар интернеты менә шундый һәвәскәрләр көче белән үсә хәзерге вакытта.

 

“Белем җәүһәрләре” турында сүз чыккач, аның турында әйтми калу гөнаһ булыр иде.Чөнки Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы оештырган бу бәйге татар телендә сайтлар эшләүчеләргә ярдәм итү, аларны үстерү һәм башкаларны да шул эшкә тартуны максат итеп куйган бердәндер бәйге. Оештыручылар башкарган иң зур эш – ул татар телен саклап калу, үстерү. Бәйгене оештыручылар арасында «Белем.ру» сайты һәм аның җитәкчесе Раил Гатауллин да зур өлеш керткән кеше.Бу бәйгедә инде йөзләгән татар сайтлары катнашып,үз осталыкларын күрсәттеләр. Иң күп катнашучылар һәм җиңүчеләр- республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Укытучы халкының 20-30 мең түләп сайт ясатып алырга мәмкинлеге юк.Әле ярый безнең шикеллеләргә бара торган түләүсез “ucoz” программасы һәм хостингы бар.Күңелен шуңа биреп, иренмичә эшләгән кеше бүген Интернет кырында әллә нинди могҗизалар тудыра.Бөтендөнья пәрәвезенә бер килеп эләксәң тиз генә ычкына алмыйсың. Татар тел белгечләре арасында Гүзәлия Тарханованың сайтын белмәгән һәм аннан файдаланмаган кеше юктыр дип уйлыйм. Арчадан Эльмира Газизова сайты карап туймаслык:күзләрне иркәләп,күңелләргә рәхәтлек биреп тора.Һәр сайт үзенчә,һәрберсе кешене җәлеп итәрлек итеп төзелгән.Җәлилова Гөлназ,мәсәлән,сайтында белем бирү эшен дәвам итеп,төрле бәйгеләр үткәрә,укучыларга киңәшләр бирә..Билгеле,мин монда үземә охшаган затлы сайтларның барысын да санап чыга алмыйм.Теләгән кеше үзе карый ала.Сез анда Ләйсән Рәүф кызы,Энҗе Хиразованы,Резидә Әхмәтҗанованы,Гөлнара Хакимова һ.б.һ.б.укытучыларның төрле-төрле күпләгән сайтларын күрә аласыз.Аларның күбесе “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесендә катнашучылар һәм җиңүчеләр.Киләчәктә «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесе тагын да үсәр, катнашучылар артыр, татар телендә эшләнелгән сайтлар күбәер дип ышанасы килә.Менә нәрсәләр яза Загирова Гөлнара үзенең сайтында:” Хәзерге заманда бер-берең белән аралашмыйча, үзеңнең шәхси тәҗрибәң белән уртаклашмыйча, башкалардан күреп өйрәнмичә уңышка ирешеп булмый. Шуның өчен дә сайтларның әһәмияте бик зур.Барлык мәгълүмат диярлек шунда тупланган, аралашу да хәзер виртуаль челтәргә күчә, ул зур мөмкинлекләрне ача. Халкыбыз бөтен дөньяга таралган һәм интернет безне берләштерә: без еракта яшәгән милләттәшләребез белән аралаша алабыз, хәбәрдә торабыз, уртак планнар, чаралар корабыз”.Бу юлларда Татнетның бүгенге максаты да,бурычлары да,эчтәлеге дә әйтеп салынган.

 

Ике ел элек интернетта укытучылар өчен махсус сайтлар ясау мәйданчыгы барлыкка килде.Аның авторы:.Арча егете Сәләхетдинов Рафиль.Адресы: : RafilSalahutdin.ru. Ул махсус сайт булдырган, http://mugallim.com дип атала.Анда укытучыларга сайт ясау мөмкинлекләре оештырылган. Үрнәк шаблоннар куелган.Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап ала яки икенчерәген ясата аласыз.Рафилнең ярдәме белән 100гә якын сайт эшләнде һәм аларның кайберләре “Белем җәүһәрләре”ндә катнашып лауреатлар булдылар.Сайтларны эшләү һәм тулылыандыру  бик җайлы,материалларны искиткеч тиз урнаштырып була.Компьютерда ул кадәр оста булмасагыз да башкарып чыга алачаксыз. “Mugallim.com” проекты авторы Рафиль Сәләхетдиновның шәхси сайты “Татнет йолдызлары – 2011″ интернет-проектлар бәйгесендә “Эшмәкәрлек һәм иҗтимагый эшчәнлек (Предпринимательство и общественная деятельность)» номинациясендә өченче урынга лаек булды.

 

Бүген популяр татар сайтлары арасында “Туган тел (www.tugan-tel.at.tt),”Китапханә” (www.kitapxane.at.tt),  “Татарча текстлар” (www.tatarca.boom.ru),  “Татар теле порталы” (www.tatartele.ru). үзләренә аерым мактаулы урын алып торалар.Моннан тыш артистларның,музейларның,театрларның,газеталарның,аерым язучыларның, мәктәпләрнең, авылларның татарча сайтлары бар һәм аларның саны көннән-көн артып тора.

 

Соңгы көннәрдә генә зур яңалык: Татарстан мәгълүмат чараларында “Татар теленең электрон сүзлеге” эшләп китәчәк дигән хәбәрләр булды. Хөкүмәтнең электрон сүзлек эшләргә кирәк дип карар кабул итүе заман таләбе.Бу – дәүләт, тел, милли сәясәтнең бер юнәлеше. Әлегә сүзлек ябык. Ул әзер булгач та tatarstan.ru доменында республиканың рәсми порталы эченә керәчәк. Адресы халыкка аерым тәкъдим ителәчәк.

 

Дәүләт шурасы порталы ике телдә эшли башлады. Президент аппараты порталы аннан да алдарак ике телдә эшләп китте. 2007 елдан, эш башланганнан бирле, хәзер барлык министрлыкларның сәхифәләре дә ике телдә алып барыла. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләрнең сайтлары һәм барлык дәүләт порталлары да ике телдә булсын өчен тәкъдимнәр кертелгән иде.

 

Тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз.

 

Татарстанда телләр турында закон кабул ителүгә 15 елдан артык вакыт узды. Шушы вакыт эчендә республикада телләргә бәйле вәзгыять бераз үзгәрә башлады. Төгәлрәк әйткәндә, татар теленең кулланылыш даирәсе киңәйде. Татар теле мәктәпләрдә сизелерлек үсешкә иреште. Урам исемнәре, белдерүләр ике телдә язылды. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә татарча чыгыш ясый башлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары да татар теленә ешрак мөрәҗәгать итәләр. Сәүдә хезмәте күрсәтү, дәүләт идарәсе һәм кайбер башка өлкәләрдә татар теле сирәгрәк кулланыла.

 

Шулай да, дөресен әйтергә кирәк, татар теле тулысынча дәүләт теленә әйләнмәде. Кызганычка каршы, татар халкының күпчелеге үз теленең язмышына битараф дигән тәэсир кала. Ә бу исә безнең үз-үзебезне саклау тойгысының (инстинктының), рухи нигезнең югала баруын аңлата. Киләчәк гасырларга бербөтен милләт булып аяк басар өчен безгә үз динебезне һәм үз телебезне күз карасыдай сакларга кирәк».

 

Хәзерге заманда татар телен саклауда интернет гаҗәеп зур роль уйнарга мөмкин, чөнки яшьләрнең күбесе көне-төне интернетта аралаша. Инде бу өлкәдә кайбер үзгәрешләр дә күренә шикелле: татарча Twitter яки Facebook кебек иҗтимагый челтәрләр булдыру көн тәртибенә басты, хөкүмәт оешмалары, күбесе «үле» булса да, татарча рәсми сайтлар ача. Интернет челтәрендә татар телен саклауда максатчан эш-гамәлләр булырга тиеш. Анда татар телендә генә язсак, татар телен пропагандалау, өйрәтүне киңрәк оештырсак, яшьләр өчен яңа мавыктыргыч сайтлар арттырылса, уеннар татарчага тәрҗемә ителсә, һәрбер татар газетасы, журналы, массакүләм  мәгълүмат чарасы үз сайтларын актив яшәтсә(“Безнең гәҗит”,”Татарстан яшьләре”,”Мәгариф” журналы кебек) татарча форумнар саны артса, интернет татар телен саклау һәм үстерү өчен алыштыргысыз бер мәйдан булыр иде.

 

Россиядә татарларның өчтән бер өлеше генә Татарстанда яши, калган милләттәшләребез башка төбәкләрдә гомер итә.Үзенең бер чыгышында Рөстәм Миңнеханов: “Без бердәм булып кына, көчле була алабыз”,дигән иде. Ә бу бердәмлек бүгенге көндә Интернетта.Көн саен,ай саен корылтайларга ,конференцияләргә  җыелып булмый.Ә Интернет һәркемнең кул астында,һәркемнең өендә.Татар теле Интернет челтәрен бар куәтенә колачларга һәм татар телен саклау,үстерү,таратуның үзәгенә әйләнергә,милләтне берләштерүче төп көчкә әйләнергә тиеш.Туган телен,халкын яраткан һәркем бу изге эштә үзеннән өлеш кертә ала.

 

 

 

Tags: ,

Шәрехләү