fbpx
22.11.2023

Саннарның ясалышы. 6 сыйныф


саннар Саннарның ясалышы. 6 сыйныф
  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле  укытучылары Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы һәм Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы.  Тема: “ Саннарның ясалышы”.  6 нчы сыйныф.

 

Тема. Саннарның ясалышы

(6 нчы сыйныфта татар теле дәресе)

Максат: 1) саннарның ясалышы турында мәгълүмат бирү;

2) укучыларның мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;

3) Укучыларда халык авыз иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

– күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

– үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

 

Танып-белү гамәлләре:

– мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

– тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

Коммуникатив УУГ:

– сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

– төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

– күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

Регулятив УУГ:

– укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

– кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

Предмет нәтиҗәләр:

– сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, математика.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, интерактив такта, ноутбук, карточкалар, рефлексия бите.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, мотивлаштыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә.

Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Укучылар, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

Сез яңа белем алырга, “татар теле иленә” сәяхәткә әзерме?  Әйдәгез, “Белемгә кыска юл юк”, дип дәресебезне башлыйк. Уңышлар сезгә.

II Актуальләштерү.

“Нинди сүзләр яшеренгән?” уенын уйнау.

Йөзә, тун, көч.

  • Болар нинди сүз төркеме?

Түбәндәге сораулар буенча  төркемнәрдә эшләү. Укытучы сорау бирә, төркемдәге укучылар һәрберсе 1әр тапкыр чиратлашып шул сорауга җавап бирәләр.

-Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә?

-Сан нинди сорауга җавап бирә?

-Сан белән ачыкланган сүз ничек атала? (Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала).

-Җөмләдә сан нинди җөмлә кисәге булып килә?

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

Җөмләләрне уку. Һәр җөмләдән саннарны табу. Ясалышлары ягыннан ачыклау. 

Безнең  класста  ун укучы укый. Унбер  укучы  концертта катнашты. Мин  укырга  бер-ике китап алдым. Мәктәптә барлыгы илле дүрт бала укый.

– Ун.  Бу сан ничә кисәктән, тамырдан тора ?

– Әйе, бер сүздән, ягъни тамырдан гына. Димәк, бу саннар ничек атала? (тамыр саннар).

– Унбер. Бу санга игътибар итегез әле. Ул  ничә тамырдан тора һәм ничек языла?

– Илле дүрт. Ул ничә сүздән тора һәм ничек языла? (ике яисә берничә тамыр саннан тора һәм тезелеп аерым языла.)

Димәк, аларны нинди саннар дип әйтә алабыз? (тезмә саннар).

– Бер-ике. Бу санның язылышына игътибар итик.

(Бу сан ике саннан тора һәм сызыкча аша язылган. Димәк, бу парлы сан).

Нәтиҗә ясау. Укучыларның җавапларын тыңлау.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

Укытучы. Бүгенге дәреснең темасы һәм максаты ничек булыр?

Көтелгән җавап: без бүген саннарның  ясалыш ягыннан төрен өйрәнәбез.

Бу безнең бүгенге тема:Саннарның  ясалышы

  1. V. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Дәфтәрләргә сан моделен сызу.

Сан сүз төркеменең ясалышы үзенчәлекле. Алар бары тик үз эчләрендәге сүзләрдән генә төзелә, башка сүз төркемнәреннән саннар ясалмый,  ә саннардан башка сүз төркемнәре ясап була.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Карточкалар белән эш Укучыларга саннар язылган карточкалар бирелә һәм алар үз почмакларын сайлыйлар, парлашалар һәм шул сан турында фикер алышалар.

Ике, ун, алтмыш, йөз, мең

Унике, унөч, унсигез, унбиш

Кырык  алты, йөз егерме ике, мең тугыз йөз кырык

Биш–алты, ун-унике, кырык-кырык биш

  1. Саннарның ясалышы. Бирелгән җөмләләрдәге саннарны ясалышы ягыннан таблицага дөрес итеп тутырырга.

 

  1   2  3    4  5  6
Тамыр++
Кушма+
Парлы+
Тезмә++

1.Маратка бүген биш яшь .

  1. Йосыф өч-дүрт иптәше белән урманга китте.
  2. Авылга җитәргә илле алты чакрым юл калды.

4.Унберенче сентябрь көнне театрга барабыз.

5.Дәү әниемә сиксән җиде яшь тула.

  1. Егет сүзе бер булыр.
  2.  Парларда эш. Бирем: Саннарның язылышына бәйле хаталы очракларны табыгыз .
    1. Хикәяне биш алты кат укып чыктым.
    2. Ун ике ай сизелми дә үтеп китте.
    3. Әниемә утызалты яшь.

Физкультминутка

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез сорауларның җавабына карап берләшергә тиеш буласыз. 1.Ике икең ничә ? (Дүрт ) 2. Сыйныфта ничә тәрәзә бар ? (Өч). 3. Икегә өчне кушкач ничә була?(Биш). 4.Класста ничә малай бар? (Өч).

  1. Санлы ребусны чишү

6н,  100ек,   1дәм

К3 , 5мәт,  1лек

Т10,  100ү,   1үк

  1. Текст белән эшләү.  Саннарны сүз белән язарга,  ясалышын билгеләргә.

Колибри – җирдәге иң кечкенә кош. Иң кечкенә колибриның авырлыгы өч граммга да җитми. Ә иң зуры – 21 сантиметрга, авырлыгы – 20 граммга кадәр җитә. Алар канатларын бер секунд эчендә 50-80 тапкыр җилпергә сәләтле. Кечкенә генә кошчык өчен бу бик күп инде. Ә менә тизлекләре тагын да шаккаткыч – 80 км/сәгатькә җитә. Колибри күчеп йөрү (миграция) вакытында бер тәүлек эчендә мең километр араны үтәргә сәләтле. Тагын бер үзенчәлеге – ул һавада булганда гына туклана. Россиядә колибри юк, ләкин аларны зоопаркларда күрергә мөмкин.

VII. Рефлексия.

  1. Укучылар, дәресебез ахырына да якынлашты. Үзегезгә бүген нинди яңа белемнәр алдыгыз? Ясалышы ягыннан саннарның нинди төрләрен белдек? Язылышларында нинди аермалар бар? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

VIII. Өй эше:

1) Мәҗбүри:  152  нче күнегү (дәреслектәге бирем)

2) Ярым иҗади: ясалышлары ягыннан төрле саннар кергән 3санамыш язып алырга.

3) Иҗади: “Авылыбыз тарихыннан сәхифәләр” дигән темага, ясалышлары ягыннан төрле саннар кулланып, 7-8 җөмлә язарга.

Шәрехләү