fbpx
09.01.2019

Фатих Кәрим. “Гармун турында.” 4 сыйныфта Ф.Кәрим иҗатын өйрәнү дәресе.


Фатих Кәрим

Мөслим районы Тойгелде  дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы Тимерова Ландыш Насим кызы.Тема: Фатих  Кәрим.  “Гармун турында.” 4 сыйныфта Ф.Кәрим иҗатын өйрәнү дәресе.

 

Максат: Бөек шагыйрь Ф. Кәрим иҗаты белән таныштыру; “Гармун турында” әсәре белән таныштыру, укучыларның шигъри текстларны аңлап уку күнекмәләрен ныгыту; лирик шигырьгә  анализ ясап, әсәрнең темасын, автор теләген- идеясен табу; балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Фатих  Кәрим портреты, компьютер, экран, слайдлар,  шагыйрь китапларыннан төзелгән күргәзмә, яңа сүзләр язылган сүзлекчә, 2-3 гармун.

Материал: Р.Х.Ягъфәрова  4 нче сыйныф өчен Уку китабы  80-82 нче бит.

 Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү дәресе.

 Метод: Эзләнүле, аңлатулы-күрсәтмәле.

                               Дәрес барышы

        I Дәресне оештыру.

         1.Исәнләшү, дежур укучының рапорты.

         2.Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә

сезнең сөйләмәгез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш? ( Дөрес, уйлап, эзлекле,    эчтәлекле,ачык). Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур

фикерләр көтәм.  Дәрестә сезгә уңышлар   телим.

         II.       Актуальләштерү.

         1.  Н. Думавиның  “Җәйге айлы төн” шигыре сәнгатьле  итеп укыла.

      2.Бу төшенчәләрне ничек аңлыйсыз? ( Рифма, строфа, эпитет). Укучылар җавабыннан соң тактага бу сүзләрнең кагыйдәләре куела.

            III.  Яңа материал өстендә эш.

            1.Укытучының кереш сүзе.

    Без сезнең белән бик күп язучыларыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Ә бүген әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе – Фатих Кәрим белән танышырбыз.

            2. Укучыларның игътибарын слайдларга юнәлтү һәм Фатих Кәрим булып сөйләүче укучыны тыңлау.

        Укучылар алдында хәрби киемнәр килгән югары сыйныф укучысы, Фатих Кәрим булып, аның биографиясен сөйли. Ә тактада аның тормыш мизгелләрен яктыртучы фоторәсемнәр, аның туган йорты, һ.б. күрсәтелә.

        “ Фатих” сөйли:

       – Мин, Кәримов Фатих Вәлиевич, 1909 нчы елда Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Ает авылында дин хезмәткәре – мулла гаиләсендә туганмын. Балачактан сукыр булган әтиемнән калган гаилә членнары игенчелек белән шөгыльләнгән. 1918 нче елда 65 яшендә әтием авырып үлде. Мин әнием тәрбиясендә калдым һәм, 1922 нче елга кадәр алар белән бергә яшәп, авыл мәктәбенең ике классын тәмамладым. 1922 нче елда абыем Габдулла Кәримов кайтты. Ул мине Бәләкәй шәһәренә алып китте һәм педагогия  техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштырды. Мин анда ике ел укыдым һәм 2 нче хәзерлек группасын тәмамладым, шунда ук 1923 нче елда пионерлар оешмасына кердем. Ә 1924 нче елда шул ук абыем Габдулла Кәримов мине Казанга чакырды. Мин аның янына Казанга килдем.

       Мине яшь чактан ук әдәбият кызыксындырды һәм 1925 нче елдан әдәбият белән шөгыльләнә башладым, ә 1927 нче елдан комсомолның татар өлкә матбугатында әдәби әсәрләрем чыга башлады. 1931 нче елның көзендә Кызыл Армиягә алындым…

       1941 нче елның 30 декабрендә мин Бөек Ватан сугышыны киттем…

      Төп хәрби эшем белән бергә, Бөек Ватан сугышы темасына актив әдәби иҗат эшемне дәвам иттем, үземнең барлык сәләтем белән совет сугышчыларының бу бөек дөньякүләм тарихи көрәшендәге каһарманлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым. Туган илгә, туган халкыма булган ялкынлы мәхәббәтем миңа бөтмәс-төкәнмәс көч бирде,аны үстерде, иҗатыма бөркет канатлары чыгарды. Әмма миңа иҗатымны дәвам итәргә насыйп булмады.Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач,1945 нче елның 19 нчы февралендә 36 яшемдә мин сугыш кырында үлеп калдым.

                   Кала дөнья ,кала бар матурлык,

                   Ак чәчәкләр кала болында.

                   Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,

                   Җырым кала үткән юлымда…

3.Укытучы дәвам итә.

      Әйе ,укучылар, әгәр Фатих Кәрим исән булса, гыйнвар аенда аңа 103 яшь тулган булыр иде. Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда үлемсез әсәрләр иҗат иткән шагыйрьләребезнең берсе. Кайчан гына, кем генә татар поэзиясенең  казанышлары турында сөйләмәсен, Һади Такташ исеме белән рәттән ул һәрвакыт ике якты исемне – Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим исемен әйтер.

                 Үлем турында уйлама,

                  Илең турында уйла;

                 Илең турында уйласаң –

                  Гомерең озын була,-

дигән канатлы сүзләрне Фатих Кәрим язды. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен гомер юлы, бөтен иҗаты белән расланды. Үзе турында шагыйрь бик хаклы рәвештә:

                 Гамьсез гомер өчен тумадым мин,

                 Ялкынланып яшәү- теләгем,

                 Шаулы шигъри хисләр диңгезенең

                 Дулкынчысы минем йөрәгем,- дип белдерде.

Укучылар, Ф.Кәримнең сез яратып укый торган “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” шигыре белән таныш. Бүген аның тагын бер шигыре белән танышырбыз, ул “Гармун турында” дип атала.

  1. Шигырь белән танышу.
  2. Балалар шигырьне “гөжләп” укыйлар.Аңлашылмаган сүзләрне билгеләп баралар.
  3. Сүзләрнең мәгънәсен аңлату. (Слайд ачыла, сүзлекчәләргә күчереп языла)

Тальян гармун- телләр рәте бер генә булган гармун.

Мещан- тар карашлы, үзе турында гына кайгыртып яшәүче кеше.

         5.Физминутка

  1. Әсәргә анализ ясау.

        Тын гына гармун тавышы ишетелә. Музыка астында укытучы шигырьне укый.

  1. Бу нинди шигырь? (Лирик)
  2. Лирик әсәрдә төп герой кем? (шагыйрь ,автор үзе)

Балалар шигырьне өлешләргә бүлеп укыйлар һәм өлешләргә исем кушалар.

1нче өлеш өстендә  эш.

–   Шагыйрь нинди булырга тиеш? Ул нәрсәне тоеп яши?Шагыйрьлек нәрсәне аңлата? (Шагыйрь табигатьнең матурлыгын күрә белергә, хис -кичерешне тоя белергә һәм үзенең шигырендә чагылдыра белергә тиеш).

 – Шигырь нәрсә турында? Әйтегез әле, ни өчен тальян гармунга багышланган? Шул юлларны табып укып күрсәтегез .

                                Гармун безгә

                                Күп җырлады,

                                Аз җырладык аның турында,

                                 Тукай мәрхүм оныткандыр.

                                  Һади Такташ әйтә:

                                  –  Ерунда.

 – Укучылар, Габулла Тукай иҗатында ,аның әсәрләрендә гармун турында язылганнары юк. Шулай ук Һади Такташ та язмаган. Ул күбрәк кызлар,яшьлек, мәхәббәт турында яза.

  Шигырьнең 2 нче өлешенә анализ.

-Икенче бүлектә сүз нәрсә турында?(Шагыйрь бу бүлектә халык тормышын, табигатьне, сандугачны гармун белән бәйләп сурәтли. Илдә ярлылык хөкем сөрә. Әтәч, сандугач, баш астына салган чабата,өстәге бишмәт авыл тормышын,аның фәкыйрлеген сурәтләүче дәлилләр). Сандугач ничек сайрый? (Укучылар җавабы) Аңлатмасы җәя эчендә бирелгән.

                   (Ил чәчәкле чакта

                   Матур сайрый

                   Бик тиз сыза менә

                   Кар булгач.)

   Әйе, тормыш матур булса, шатланып сайрар иде, ә бу шигырьдә ярлылыктан калтыранып, бизгәк тоткан кешене хәтерләтеп сайрый.

     3 нче өлешкә анализ.

       – Гармунның гадилеген шагыйрь нинди музыка коралы белән чагыштыра?

       – Гармун үзе нинди зур хисне аңлату өчен чагыштыру итеп файдаланыла?

   ( Өченче бүлек гармунның гадилеген ача. Ул мещан, ягъни тар карашлы түгел. Скрипка кебек назланмый да.Тальян гармун булганда, гайбәтләргә урын калмый.Ул кайгыда да, шатлыкта да, салкында да, ямьле язларда да уйный.

  Шагыйрь  ватанын, туганнарын, табигатьне шушы тальян гармун кебек якын күрә.)  (Укучылар белән чагыштыруларны табу)

            – Нәрсә соң ул чагыштыру? (Слайд ачыла).

Бер күренешне яки предметны икенчесенә охшатып, янәшә куеп сурәтләүне чагыштыру дип йөртәләр. Тиңләү өчен гадәттә үтә таныш, ачык билгеле әйбер алына.Бу шигырьдә автор гармунны кеше, мещан, скрипка, сандугач белән чагыштыра.

  1. Шигырьне укучыларның сәнгатьле укулары.
  2. Ныгыту.

    – Укучылар , без бүген кайсы шагыйрь иҗаты белән таныштык?Аның нинди әсәренә анализ ясадык? Ул сезгә ошадымы? Бу шигырь аша автор ни әйтергә теләгән?

    – Балалар, Фатих Кәрим йөзләгән шигырьләр, поэмалар,балладалар, повесть, хикәяләр авторы гына түгел, ул әле ватаныбызның  тугрылыклы солдаты, безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен гомерен дә кызганмаган патриоты. Без аларны онытырга тиеш түгел. Тынычлыкның кадерен белеп яшик.

       9.   Өй эше.

 Бөек Җиңүнең  69 еллыгы уңаеннан “Җиңү көннәре безнең хәтердә” дигән темага иҗади эш. Теләгән кеше шигырь чыгарырга, кечкенә күләмле инша язырга мөмкин.

 

Tags:

Шәрехләү