fbpx
08.09.2012

Укытып кем баеган?..


Укытучы халкы яңа уку елын һәрчак шомланып, шөбһәләнеп каршы ала. Бәйрәм дип сөйләнелсә дә, борчу-мәшәкатьләре күбрәк була аның. Кемнеңдер дәресләрен алып бүтәнгә бирәләр, кемгәдер үз фәне буенча дәресләр җитми. Сыйныфлар алышына, укучылар үзгәрә, нәтиҗәдә, укыту-тәрбия планнарын өр-яңадан төзергә кирәк була. Өстәвенә ел саен үзгәрүчән реформалар хафага сала. Утыз елдан артык мәктәптә эшләп, минем әлегә кадәр йә укытучы тормышын җиңеләйткән, йә укыту-тәрбия эшен җайга салган үзгәрешләрне күргәнем юк. Шуңа күрә укытучыларга хезмәт хакын эшенең сыйфатына карап түли башлаячаклар дигән хәбәр мине тагын куркуга салды.

Әлегә аның ничек булачагын, бөтен нечкәлекләрен берәү дә төгәл генә аңлатып бирә алмый. Ләкин яхшы булачак, хезмәт хакы күтәреләчәк, дигән язмалар матбугатта күренгәли башлады инде. Әйтик, “Т.Я.”ның 28 август санында Назилә Сафиуллина “Артистта да банкир язмышлары” дигән мәкаләсендә: “Яңа система искесеннән күпкә отышлырак, файдалырак булырга тиеш”, – дип яза. Ләкин гомере буе мәктәптә эшләгән минем кебек кешеләрне ышандырып бетерми торган нәрсәләр бар шул бу яңалыкта. Төп сорау: укыту-тәрбия эшенең сыйфатын нинди критерийлардан чыгып бәяләп була? Баланы белемле-әдәпле итү хезмәте станокта тукмак кырып ясау түгел бит ул. Сыйфатлы эшләүче башкалардан ничек аерылыр икән соң? Укучыларның югары уку йортларына керүеннәнме? Юк, хәзер аның укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе түгеллеге бөтен халыкка мәгълүм. Көчкә “өчкә” укыганнар да акча түләп менә дигән уку йортларына керәләр. БДИ нәтиҗәләре дә эшнең сыйфатын билгеләми. Чөнки берәр түрәнең яки акчалы кешенең баласына “5”ле кирәк икән – ул аны барыбер алачак. Мәктәпләрдә чәче белән җир себереп эшләп йөргән сыйныф җитәкчеләре бар. Көннәрдән беркөнне аның берәр укучысы урлашмас, кыйнашмас, эчмәс яки бәби тапмас дип берәү дә әйтә алмый.

Без, укытучылар, сыйфат артыннан кууның нәтиҗәсен бик әйбәт беләбез. Эшнең сыйфатына карап түләү системасы сыйфатсызлык тудырды да инде. Ул – ялган “5”леләр, ялган ударниклар, ялган отличниклар дигән сүз. Ул шулай ук эшкә бер тиен файдасы булмаган ялтыравык папкалар, театральләштерелгән ачык дәресләр дигән сүз. Ул тагын бер төркем хөрәсәннәрнең җитәкчеләргә куштанлануы, ялагайлануы дигән сүз дә. Болай да куркудан дерелдәп торган укытучы кавеме мондый түләү кертелгәч, бөтенләй телен тешләячәк. Укытучыларны кысу, изү, рәнҗетү өчен директорларга менә дигән тагын бер рычаг өстәләчәк. Дирекциянең “ә” дигәненә “җә” дип тормаган укытучылар премиясен дә, өстәмә түләүләрне дә күрмәячәк. Менә шуңа күрә өстәрәк телгә алынган мәкаләдәге “һәр бюджетчы эшенә күрә акчасын алыр, җитәкчеләр гадел эш йөртер дип ышаныйк” дигән җөмләгә бер дә ышана алмыйм мин. Ышанасы килә, ләкин расписание төзегәндә үк үз кешеләренә уңайлы итеп “тәрәзәләр” куйган завучлар буа буарлык. Җәйге ялында эшкә килмәгән өчен директор бәйләнүенә түзә алмыйча мәктәптән китүчеләр дә бар. Һәм булачак та, чөнки безнең җәмгыять шулай корылган. Гаделсез җәмгыятьтә гадел мәктәп, гадел укытучы була алмый. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә акча белән эш итүче гади хезмәткәрләрнең хезмәт хакы – 25 500 сум тәшкил итә. Ә банк хуҗаларының күпме өстәмәләр, процентлар, премияләр белән алган йөз меңнәре безгә билгеле түгел. Аның каравы, мәдәният хезмәткәрләренеке билгеле – 7981 сум. Хәзер яңача түли башлагач, артистлар, укытучылар, китапханәчеләр 25-30 мең хезмәт хакы алырлар дип уйлыйсызмы? Тоттырдылар ди, көтеп тор! Ә менә начар эшлисез дип булганын киметергә мөмкиннәр. Авылдагы сырхауханәләрне, китапханәләрне, фельдшерлык пунктлары, мәктәпләрне акрынлап бетереп баралар бит инде. Түләрлек кешесе дә калмаска мөмкин әле аның. Моңарчы укытучының һөнәри осталыгын 5 елдан 5 елга аттестация (укытучылар телендә – ”сират күпере”) үткәреп бәяләделәр. Мин үзем, мәсәлән, югары категория алу өчен ике ел хәзерләндем. Аның өчен махсус курсларда укып педагогика һәм фән буенча имтихан тапшыру, республика күләмендә чыгыш ясау, “Мәгариф”тә мәкаләләр бастыру, район укытучыларына ачык дәресләр бирү һ.б., һ.б. кирәк булды. Хезмәт хакын шушы аттестация нәтиҗәләре буенча арттырып булмый микәнни? Әлегә югары категория белән I категория арасындагы акча аермасы көлке дәрәҗәсендә аз бит. Яңача түләү системасы, бәлки, боларны исәпкә аладыр. Ни өчен аның эчтәлеге бюджеттагы халыкка җиткерелми? Дөрес, Саба районында һәм Чаллыда тәҗрибә үткәрелә үткәрелүен. Кем белә, бәлки ул бик яхшыдыр. Ләкин соңыннан, бер түрә әйтмешли, “әйбәт булыр дип уйлаган идек, гадәттәгечә килеп чыкты”, дип, җилкә сикертерлек булмасын иде.

Язмамны “укытучыга да банкир акчалары биреләсе көннәр килә икән” дип төгәллисем килә. Әмма булдыра алмыйм, җәмәгать. Гафу итегез, ышана алмыйм. Бөтен теләгем – әлегә кадәр алган хезмәт хакы кими күрмәсен. Акыл белән аңлап бетереп булмый торган нәрсәләр бездә күп эшләнә. Укытучы череп баермы, әллә тагын ярык тагарак янында утырып калырмы?

“Т.Я.”архивыннан.№34,2008,18.08

Tags:

Шәрехләү