fbpx
11.10.2021

Икмәк өстәлгә ничек килә. 5 класста сыйныф сәгате.


икмәк
Мөслим районы “Сәламәтлек  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шайгарданова Илсөя Ринат кызы. Тема: “Икмәк өстәлгә ничек килә” 5 класста сыйныф сәгате.

Максат: 1. Балаларның игенчеләр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү; Икмәк кадерен белергә өйрәтү.

  1. Хезмәт күнекмәләре булдыру; үстерү.
  2. Икмәккә, игенчеләр хезмәтенә карата яхшы караш тәрбияләү.

Җиһазлау:  “Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр”китабы, плакатлар. “Икмәк – ил көче”; “Ашлык – кыйммәтенә тиңе юк хәзинә”; “Икмәк – тормыш тоткасы” һ.б.

Дәрес барышы:

Укытучы: Исәнмесез! Кулымда яңа гына мичтән чыккан күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, синнән башка табында ямь юк! Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы ул! Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Шушы икмәккә караган саен хозурлыгым арта, горурлыгым арта. Борыныма бәреп кергән хуш исендә иркен кырлар исен, җылысында туган туфрак җылысын тоям.

Ап – ак булып күпереп пешкән

Икмәк килгән өстәлгә.

Тирә – якка хуш ис сибә,

Табынга ямь өстәлә.

Укучы:   Кеше белгән гел янәшә Икмәк,

Кырда, юлда, табын янында.

Иң беренче өйгә икмәк керә,

Яңа йортка күчкән чагында.

Һәммәбездән өлкәнрәктә ул,

Яшәсәктә җирдә нихәтле,

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.

Укытучы: Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да – берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң? Әллә авыр, кыен көннәр шулай кадерле иттеме сөң сине?.

Ф. Хуҗинның “Икмәк” нәсерен уку.

Бардыр анда картлар олылыгы

Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы.

Садәлеге бардыр сабыйларның,

Әниләрнең күңел аклыгы.

  • Әйе, өлкәннәр олылыгы бар ул икмәктә.

Иген игү борын – борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннанда шулай булган. Бабаларыбыз ризыкны Алтын – көмештән, якут – зөбәрҗәттән һәм асыл ташлардан өстен санап “Алтын тавы өстендә утырып та, ачуа үлүең бар” дигәннәр.

Бу чыннанда шулай.

З.Файзуллин “Икмәк булса табында” шигырен уку.

Тау актарып гәүһәр эзләгәндәй,

Ул авырлык белән табыла.

Күкрәгеңә терәп кискән чакта

Хуш исләре аңкый табынга.

  • Балалар, шушындый тәмле икмәк кемнәрнең хезмәт җимеше микән? (игенчеләрнең)
  • әйе, игенчеләрнең тырышлыгы белән ул безнең өстәлгә килә.
  • Ә игенчеләр кыш буе нинди эшләр башкаралар соң? (кар тоту, тракторларны ремонтлау һ.б)
  • Кар тоту ни өчен кирәк соң ул? Ни өчен тоталар аны? (җавапны тыңлау)
  • Әйе, бу турыда халкыбызның сынамышларын искә төшерү дә урынлы булыр:

“Кырда кар калын булса, ашлык мул булыр”

“Агач бәсләнсә, уңыш яхшы булыр”

  • Кыш көне тагын нинди эшләр башкарыла? (тирес чыгарыла)
  • Әйе, бу хакта халык: “Бирсәң алырсың, иксәң уңарсың дигән”
  • Яз җиткәч нинди эшләр башкарыла? (сөрү, тырмалау, чәчү)
  • Нинди чүп үләннәрен беләсез? (алабута, песи тарысы һ.б)
  • Чәчкечләр һәм чәчүләр ни өчен кирәк?
  • Орлыклар тишелеп чыккач нишлиләр? (ашлыйлар)
  • Игенчеләр ел әйләнәсенә нинди эшләр башкаралар инде?

Аларның хезмәтләре белән горурланасызмы?

Сөрәләр, тырмалыйлар  – чәчәләр – уралар – он ясыйлар – пешерәләр

Менә нинди эшләр, хезмәтләр башкарырга кирәк икән  икмәк өстәлгә килер өчен. Тикмәгә генә икмәкнең игенчетиреннән үсә димиләр икән. Тир түкми генә икмәкле булып булмый икән шул.

Икмәк үсә, игенченең

Тиреннән дә,

Каныннан да

Шуңа күрә гомер бакый

Шул икмәккә табынганнар.

  • Әйе, нәкъ шушы шигырьдәге кебек шул.

Язгы эшләр, игенчеләр, икмәк турында, гомүмән хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?

  1. Язгы көн ел туйдыра.
  2. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
  3. Сабанчы тирләгән төштә, игенче биеп йөрер.
  4. Кешене эше матурлый.
  5. Эше юкның көче юк.
  6. Чебиләрне көз көне саныйлар. Һ.б.
  • Өйдәгез әле табышмаклар әйтешик.
  1. Башы алтын чук (бодай)
  2. Озак,озак,

Юлга тозак. (басу)

  1. Ура, суга, җилгәрә,

үзе төяп җибәрә. (комбайн)

  1. Диңгез түгел – дулкынлана. (иген кыры)һ.б.

Укытучы: Яшәү чыганагы – кояш нурын

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Әйе, иртән йокыдан тору белән һәр гаиләдә табын әзерләнә. Алда эшче һәм укытучы, галим һәм солдат, враг һәм очучыны – гомумән, һәр кеше өчен кирәкле ризык, хуш исле икмәк куела.

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир – ананың кадер хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

  • Икмәкне һәркем кадерли һәм хөрмәт итәргә тиеш. Аны әрәм – шәрәм итмәскә, ташламаска тиеш.

Безнең иң кадерле кешеләребез әти, әни һәм илебез, Ватаныбыз белән тиң ул икмәк.

Менә алар турында ни диләр:

Әти – әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә – тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме –

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе!

– Икмәк турында белгән шигырьләрне сөйләп китик әле

  1. Р. Миңнуллин “Ипи булса”
  2. Р. Гәрәй “Табындагы арыш икмәге”
  3. Э. Мөэминова “Икмәк” шигырьләрен уку.

– Бүгенге класс сәгатендә икмәккә мәдхия җырладык. Ул шулай тиеш тә. Тау чаклы хезмәт җимеше булган икмәккә без битараф карарга тиеш түгел. Һәр бөртек ашлыкны,һәр телем ипи – күмәчне изге итеп карый белергә өйрәнергә кирәк безгә. Икмәкне кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.

– Сау булыгыз!

Күчереп алу өчен файл: икмэк

Шәрехләү