fbpx
21.02.2015

Урысны актарсаң…


Урысны актарсаң, татарны та­барсың, дигән әйтемдә хаклык бар. Моны бигрәк тә рус сүзләре арасында төрки сүзләрнең күп булуы ачык күрсәтә. Дәлилләүне рус телендәге слово сүзен тикшерүдән башлыйк. Ул татарның сөйләү, сөйләве [сөйләүе] сүзенә бик тә охшаш. Сүз рус теленә күчкәндә бераз үзгәргән, әлбәттә. Татар телендәге сөйләү [сөйләүе] кемнеңдер нәрсәдер турында сәйләүен аңлатса, рус телендәге слово аерым сүз мәгънәсендә йөри. Мондый үзгәрешләр бер телдән икенче телгә күчкән һәрбер сүздә дә була. Шуңа күрә дә слово белән сөйләү сүзләрен бер та­мырдан чыккан тугандаш сүзләр дип әйтмичә булмый.

Хәзер рус телендәге рана сүзен алыйк. Рана ул ачык җәрәхәт, яра (ярын), ярылган, яраланган урын. Татарда яраланган урын турында әйткәндә — яраны карау, яраны бәйләү, яраны төзәтү дип сөй­ләшәләр. Монда рана сүзенең яра (ярын) сүзенә охшаганлыгы кү­ренеп тора. Тик яра (ярын) сүзен­дәге беренче «я» авазы рус теленә күчкәндә төшеп калганга, сүз рана диеп әйтелә. Гомумән, сузык авазга башланган төрки сүзләр рус теленә күчкәндә алдагы сузык авазларның төшеп калуы күп күчмә сүзләрдә күренә.

Русларның отец дигән сүзен алыйк. Аның татардагы әтисе (атасы) сүзе белән охшаш икәнен әйтеп була. Икесе дә төркиләрдәге ата сүзенең рус һәм татар тел­ләрендәге әйтелеше. Икесенең дә бертөрле кулланыштагы ата сү­зеннән барлыкка килүе ярылып ята.

Менә папа сүзе. Ул төрек те­лендәге baba (баба) сүзенә мәгъ­нәсе белән дә, әйтелеше белән дә охшаган. Чөнки төрекләр үз ата­ларына baba дип дәшәләр. Безнең татарда да шуңа охшаган сүз бар -бабай. Тик без аны атадан да өлкәнрәк булган кешегә әйтәбез. Мондый мәгънә үзгәрүе булуына карамастан, бу сүзләрнең (папа, baba, бабай) чыгышлары бер икәнен күреп була.

Рус телендәге роды сүзен алыйк. Ул да чыгышы белән төрки сүз. Тикшереп карыйк. Бу сүзне ике иҗеккә бүлеп була. Ро-ды. Ә хәзер сүзләр күчеше кагыйдәсен кулланып сүзне кире торгызып карыйк. Ро-ды – яра-туа. Яра туа, яралгы туа, бала туа. Хәзерге вакытта без яра дип әйтү урынына күбрәк яралгы һәм бала сүзен кулланабыз. Ә ул вакытта шулай сөйләшкәннәр.

Долг – түләк сүзеннән. Түләк, түлә, түләү. Түләк, түлә сүзенең бер төрләнеше, кайтарылырга тиешле бурыч.

Цена – сана сүзеннән. Сана, санау. Сана дип бар алынган әй­бернең гомумхакын санап бирүне сорыйлар.

Дело – үтәлү, үтәлә сүзеннән. Үтәлү, үтәү, эш. Нинди дә булса эшнең йомышның яисә боерыкның үтәлүе, үтәлү эше.

Хлеб – хл-еб – көл ипие. Көл ипие, ипи, күмәч (күмәч дип әйтү дә көлгә күмеп пешерелгән ак ипигә әйтүдән калган). Элекеге вакытта утын янып бетеп, мич кызганнан соң көл өстендә ипи пешерү.

Гражданин — граждан-нин -көрәштән мин. Көрәштән мин, сугыштан мин, мин илебезне дошманнардан саклауда катнашучы. Шуңа да мин шушы илнең тулы хокуклы кешесе

Шәрехләү